Күңел халәтенең рәхәт чагы

…Күңел халәтенең шушы чагы рәхәт-
Дулкын хисләр ярга бәрелә!
Шавы үтеп, башны әйләндерә,
Кушыла да шушы мәленә,
Сизенмәгән һичкем әлегә!..❤

😍Акчарлаклар сөйли үз хәлләрен,
Аккошлары Сөю аңлата!
Үрдәкләре чумып уйный суда…
Яшәү матур! Дөнья Һәрбер затны
Үзе булган өчен ярата!

Тып-тын калып ала камышлары,
Сикерешеп йөзә балыклар!
Күк йөзендә ничә төрле болыт!😍
Кояш калка, бата көн дә кояш
Иминлекләр теләп Халыкка!❤

Комментарий язарга