Шундый төрле кыш бабай

Кыш бабай дигән персонажның каян килеп чыкканын төгәл генә белеп булмый. Ул күпчелек халыкларда бар. Финнар, төрекләр һәм хәтта кытайлар да Кыш бабайны үзләренеке дип саныйлар.

0642619554cfaecf17bca6ec32cbc29a_RSZ_690
Рус кыш бабаеның килеп чыгышын төрлечә аңлаталар. Аны гадәттә славян халыкларының мәҗүси алласы “Морок”ка бәйлиләр. Морок кыш, суыклык, чир, ялган һәм адашу алласы булган. Шул ук тамырлы “падать в обморок” (хуштан язу), “мор” (чир) һәм “Мороз” (суык). Озын ак сакаллы морок алласы урманнарга кыш китергән, ул үткәндә агачларга бәс кунган, аның аяк астында су бозга әйләнгән.

1-morok-2-2-2-7

Тагын бер версия бар. Аның буенча Кыш бабай ул шул ук Санта Клаус, ягъни изге Николай. Алай булса, чыннан да, Кыш бабайның туган җире Төркия, Дерме шәһәрендә булып чыга.

 

0_1a1f9_f707970_L

Төрле илләрдә Кыш бабай нинди икән соң?
1. Канада, АКШ, Бөекбритания һәм көнчыгыш европа илләрндә Кыш бабайны Санта-Клаус дип йөртәләр. Ул өстенә ак мехлы кыска кызыл куртка, аягына киң кызыл чалбар һәм кызыл калпак кигән була. Рус «Дед мороз»ыннан аермалы буларак, аның таягы юк, ул күзлекле яки кара тәнле булырга да мөмкин.

санта клаус
2. Финляндия Кыш бабае Йоулупуккиның чәче озын, башында конус сыман баш киеме бар. Киеме гел кызылдан була. Йоулупуккиның ярдәмчеләре һәм сакчылары төсле киемнәр кигән гномнар.

0_1287dd_fb0e533_orig
3. Йыулувана – бик авыр исемле Эстония Кыш бабае. Ул фин Кыш бабаеның иң якын туганы, хәтта игезәге.

maxresdefault (1)
4. Швециядә ике Кыш бабай бар. Юлтомтен – бөкре, зур борынлы Кыш бабай, Юлниссаар – кыска буйлы, озын сакаллы. Балалар бу ике бабай бергәләшеп яңа ел төнендә өйдән-өйгә йөреп бүләк китерә дип ышана.

       120117042254юлтомтен швеция
5. Кипрдагы Кыш бабай, рус кыш бабаена охшаган. Аны Кипрлылар изге Василий буларак таный.

Святой Василий (Греция)
6. Франциядә шулай ук Ике кыш бабай бар. Берсенең исеме Пэр-Ноэль (тәрҗемәдә раштуа атасы). Ул яхшы персонаж раштуада балаларга бүләкләр китерә. Икенчесе Шаланд. Бу сакаллы карт, начар, сүз тыңламый торган балаларны җәзалап йөри.

0_671f3_2938d8ad_XXL
7. Ә менә Италиядә Кыш бабай ролен үзенә Бефана әби алган. Шуңа күрә Италияда яңа елда, балалар янына әби килә.

05071810_400
8. Үзбәкстандагы Кыш бабайның исеме Коробобо. Ягъни кар баба. Ул буйлы халат һәм кызыл түбәтәй кигән. Яңа елда ишәккә атланып халыкка бүләкләр таратып йөри. Образы бераз Хуҗа Насретдинне хәтерләтә.

ff646f05d1c8b147c14b00c504dd808b
9. Эхээ Дьыл яки Чисхан – ике исемле Якут кыш бабасы. Аның озын киез пальтосы, башында ике зур мөгезле бүреге бар. Чисханның хатыны Кыхын Хотун һәм Саасчаана, Сайыына һәм Кухукнэй исемле кызлары бар.

vGK2OztJmMg

Ә сез Кыш бабайга ышанасызмы?

i236uye

Якынлашып килүче яңа ел белән!

 

Чәчегез кыш бабайныкы кебек куе булуын телисезме? Монда шәп киңшләр бар!

 

Комментарий язарга