«Син булмасаң, телгәләнер дөнья…»

Эльвира Һади. Таныш исем. Татар яшьләре аны белә. Чибәр, чая, чит илләргә йөрергә яратучы, хыялый кыз ул. Ләкин күпләргә аның исеме шагыйрә буларак таныш. Журналның март санында Эльвираның шигырьләре «Әдәби суд»ка тәкъдим ителә.

***
Ишетәсеңме, кемдер ишек кага.
Ә без ачмыйк – өйдә юк кебек…
Төн карасын ярып сүгенсен дә,
Кире китсен, туксан ат җигеп.
Һәм кайтмасын,
Юлны буташтырып,
Башка бусаганы таптасын.
Кара төнне уттай көйдерүче
Ул кара көч безне тапмасын.
Тапласын соң, әйдә, ишекләрне,
Кабат орсын, койсын тынлыкны.
Бер кара төн – бары бер төн генә,
Бер кара төн гомер буйлыкмы?!
Юк,
Сыенып ныграк бер-береңә,
Уздырасы тик бер сулышта.
Әнә офык канга бата:
Кояш
Караңгылык белән сугыша.
…Ишетәсеңме, кабат ишек кага.
Диварларга тибә, котыра.
…Япа-ялгыз уздырырмын димә,
Ул бит эчтә, бездә утыра.

ҖЕН ТУЕ
Тынлык.
Башта бик тын иде монда.
Тамчы пышылдавын ишетерлек.
Кинәт җирне басып алды ят көч:
Җеннәр, шамакайлар, төрле терлек…

Каян килеп чыкканнардыр тагын –
Һәркайсында битлек арты битлек.
Көлгән йөзләренә карый алмыйм:
Күңелемне шөбһә баса.
Шикле:
Менә алар чатыр корып куя,
Буяу түгә юлга, казан аса.
Түргә чакыралар – селкенмим дә,
Һәм каршыма берсе килеп баса:
«Ятсынма, – ди. – Безнекеләр генә,
Чит-ят кеше чакырмадык, әйдә,
Аш – казанда, чәй кайнады күптән,
Тилеләрме?
Ә тилеләр бәйдә.
Син бит – кунак. Син нәкъ безнең төсле.
Ике кесәң тулып ташкан сердән,
Кер дә, әйдә, кунак итик сине,
Бер сөйләшик, әйдә, безгә кер дә…»

Ул елмая, алар барысы да
Күзгә карап елмаерга оста.
Ни кызганыч, бар антлары – ялган,
Ни кызганыч, сөюләре кыска.

Яннарына керсәм – яздырырлар,
Китсәм – миңа нәфрәтләре сөрсер.
Кача калсам, эзем төшсен диеп,
Әнә, юлга буяу түкте берсе…

Эзләремнән килеп төнгә каршы
Тәрәзәмне тырнап улар алар.
Көндезләрен морҗаларга качар,
Төннәр буе төшләремне талар.

Юк, җиңелдән котылырмын димә,
Андыйлар бит җанга керә белә,
Битлекләрен килештереп киеп,
Хәнҗәр кадарга дип сиңа килә:

«Син булмасаң, телгәләнер дөнья,
Бер урамый китсәң – үпкәләрбез,
Синең өчен дога иткән – бездер,
Күз яшен дә син дип түккәннәр – без!»

Тезләнәләр, имеш, ә аркадан
Берсе кылыч тери – сизеп торам,
Мин – аларның яңа уенчыгы,
Яшәү көчен бирә алган корбан.

…Әкрен-әкрен буа барган уйдан
Бер уянсам саф һавага сусап,
Торам икән өнсез генә шулай
Җен туеның уртасында…
Юкса,
Башта бик тын, бик тын иде монда.
Тамчы пышылдавын ишетерлек.
Кинәт җирне басып алган ят көч:
Җеннәр, шамакайлар, төрле терлек…
Алар безгә ау ачарга тора,
Бу – аларга тапшырылган нәзер.
Ә без исә ялгыз-ялгыз гына
Көрәшәбез.
Һәркем – батыр хәзер.

***
Сез әле дә сүзсез сөйләшәсез.
Көлешәсез, күз яшьләрен йотып.
Гел сорыйсым килә:
Бу уенда
Кем отылып калды, кемнәр – отып?
Аны-моны күрми, исәрләнеп,
Диварларны егып җилдердегез.
Искә төшсен иде хушлашканда:
Ирек һәм Ялгызлык – ике игез.
Таратылган учак җылы бирми,
Кемдер – уйный, кемдер – газап чигә.
Бер-береңә үчләнүләр була…
Сөюне соң үтерергә нигә?

АЛАР
…вопреки всему, жизнь продолжается, и все ждут появления света в конце затянувшегося тоннеля.
Р. Мухаммадиев

Уяндыңмы, кала?
Ала-кола
Кышка кереп барыш яңадан.
Соры чынбарлыкны чемердәтер
Яңа кеше кирәк, яңа кан.
«Сез киләсез, – дия узган бере, –
Сезгә кала шәһәр тулаем».
Юк, теләмәм, бары бер йөрәккә
Наз һәм яз кояшы булаем.
Безгә кадәр килгән меңле гаскәр
Дан өченме бетте кырылып?
Бәрелештә – җиңдек, сугышта – юк:
Әйләнде дә кайтты сорылык.
Монда, ахры, башкачарак кирәк:
Баштан аңламадык уенны.
Һәркем үз учагын саклый калса,
Җирне җылытуы кыенмы?
Әллә кышның тәэсиреме инде,
Гел бер фикер керә уема:
Үз кешесен сакламаган затлар
Милләт коткарырга җыена…
Җиңеләбез диеп чаң кагалар,
Сүзләреннән тама кара кан…
Уяндыңмы, кала?
Ала-кола
Кышка кереп барыш яңадан.

Комментарий язарга