Ә син Сәләт ВикиМәктәбе укучысы булырга теләк белдердеңме әле?


Гаризалар 21 октябрьгә кадәр кабул ителә – соңга калма!

Проект гаризасын «Сәләт» оешмасы» сайтында  таба аласың. Сайтка керүгә «Сәләт ВикиМәктәбе» дигән төймәне күрерсең — шунда бас һәм гаризаңны калдыр!

ВикиМәктәп кысаларында:
• Википедияче-спикерлар катнашында 7 сәгатьлек уку-укыту программасы;
• Татарстанның мәдәни объектлары буенча вики-сәфәрләр;
• ВикиМәктәпнең күчмә сессиядә катнашу мөмкинлеге;
• Сәләт ВикиМәктәбе курсларын үтүне раслаучы Викимедиа таныклыгын алу.

Онытма: проектта дөньяның төрле почмагында яшәүче татар телле бала катнаша ала.

Проект кысаларында Викимедиа дөньясы мөмкинлекләре белән таныштыра торган уку-укыту программасы каралган.
Соңыннан программаны узган катнашучылар өчен практика чоры да булачак.

vk

Комментарий язарга