Синең өчен (җыр сүзләре)

Җәүдәт Дәрзаман бу сүзләрне үзенең сөекле хатыны Тәслимә Бәйрамовага (Фәүзия Бәйрамованың сеңлесе) багышлап яза.

Синең өчен һәрчак аяз,
Зәңгәр һава,
Синең өчен сәйлән сыман
Карлар ява.

Сәйлән карлар бар хәятне
Били акка —
Табигатьне сафлык күмә
Синең хакка.

Елга, тугайлар — синең өчен,
Кырлар, тургайлар — синең өчен.
Җир һәм йолдызлар — синең өчен,
Сөюең калсын минем өчен.

Таң кояшы нурлар сибеп
Көлгән чакта,
Күңелемдә җырлар туа
Синең хакта.
Җырлар илтсен сиңа минем
Назларымны,
Илтсен сиңа назлар тулы
Язларымны.

Елга, тугайлар — синең өчен,
Кырлар, тургайлар — синең өчен.
Җир һәм йолдызлар — синең өчен,
Сөюең калсын минем өчен.

Синең өчен ал гөлләрем
Чәчәк ата,
Синең өчен сайрап туймый
Сандугач та.
Исемең яңгырый бер моң булып
Тирә-якта —
Мин бәхетле бу дөньяда
Син бар чакта.

Елга, тугайлар — синең өчен,
Кырлар, тургайлар — синең өчен.
Җир һәм йолдызлар — синең өчен,
Сөюең калсын минем өчен.

Җәүдәт Дәрзаман

Комментарий язарга