СИНСЕЗ

Таңнар да ата икән…
синсез…
кояш та бата икән…
синсез…
йолдыз да калка икән…
синсез… 
гөлләр дә үсә икән…
синсез…
җилләр дә исә икән…
синсез…
тик…
таңнары –
никтер төссез…
гөлләре – моңлы,
иссез…
йолдызлар сүрән,
хиссез…
кояш нурлары –
көчсез…
Синсез…

***

Cинең елмаюда яшәдем мин.
Синең елмаюда
Табылдым…
Бәхетемнән шашкан ул мизгелне
Кайтарасым килә!
Сагындым…
Телгәләнеп,
Меңгә бүлгәләнеп,
Тынгы тапмый үксез җаныңа.
Елмаюың эзләп, бәргәләнеп,
Сарыласың ятлар ярына…
Кояш калган әнә гаҗизләнеп…
Нур табалмый безнең көннәргә.
Без бит инде күптән әсирлектә —
Йолдызларсыз кара төннәрдә…
…Синсезлектә йөрим үрсәләнеп
Юллар эзләп бүген үземә…
Тап син мине…
Кайтыйм әле кире —
Елмаюың булып йөзеңә…

***

Мин бит бары яңгыр синең өчен! Тәрәз
яңагыңа сарылам да… Үксим.
Калтыранып ,томалыйсың пәрдәләрең.
Карашларың — гамьсез. Никтер төксе.
Ә өстеңдә шул ук күлмәк.Соры. Ямьсез.
Үз итмисең ап-ак бураннарны.
Килә адашасың.Үзең алдашасың:
«Җиһан аклый минем сыманнарны!»
Алдашасың. Тәрәзәңдә шәүләң чит-ят.
Чалымыңнан таныйм.Син әрнисең.
Күтәр пәрдәң! Бер бак! Бүген, әнә, тагын
су эчендә зәңгәр кәрнизең.
…Яңгыр койган, дисең. Мин бит бары яңгыр
синең өчен! Соры томан синдә…
Соры күлмәк.Ак күңелең тансык! Ишет!
Киләм! Агартканчы киләм! Көн дә!

 

Комментарий язарга