Сигурдфлордбрадсен авыр әйтелешле рус сүзләрен тәнкыйтьли…

Футбол буенча Исландия җыелма командасы җанатары Гундермурд Сигурдфлордбрадсен Россиянең авыр әйтелешле шәһәр атамалары һәм фамилияләре булуына зарлана. Җанатар сүзләрен Eurosport.ru сайты рус теленә тәрҗемә иткән.

“Россиягә дөнья чемпионатына мине рус дустым чакырды. Россия картасын карагач, ул ил миңа артык зур булып тоелды. Аңлый алмыйм, ни өчен дәүләтләргә шулкадәр җир кирәк? Мине тагын тартыклары аз санда булган шәһәр исемнәре аптыратты: Сочи, Казан, Мәскәү”, — дип белдерде Сигурдфлордбрадсен.

Ләкин шуңа да карамастан, ул үзенең россияле дустын Исландиягә чакырырга җыена. Биредә ул аңа Киркьюбайарклейстур һәм Фаскрудсфьордур авылларын һәм Эйяфьядлайекюдль вулканын күрсәтәчәк.

D группасына караган Исландия җыелма командасы тарихта беренче тапкыр мундиальдә чыгыш ясады. Кызганыч, әлеге команда үз төркеменнән чыга алмады.

ФОТО: vk.com

ФОТО: vk.com

Комментарий язарга