СОҢГЫ СҮЗ

Ай-һай кар күп булды быел! Урам тулы бала-чага, чана-чаңгы шуалар, катокта уйныйлар.Олыраклары кардан «баррикадалар» ясап, «окоплар» чокып атышлы уйныйлар.Башта кар атышалар, аннан көрмәкләшеп алалар, инде соңыннан күзләр күгәреп, борыннан кан киткәнче пыр тузышып сугышалар.Булат та инде дүртенче сыйныфта укый-аның әле окоп та исән, «граната»лар да шактый күренә.Тик дәрес кенә әзерләнмәгән-өй эшләре өелеп тора.Инде әнисе Кәримә чыгып ике тапкыр чакырса да, Булат кызган уенны калдырып китә алмады…

Инде «дошман»ны кысрыклап, оборонасын өзеп,үзләренең өнендә тар-мар итәбез дип торганда якыннан гына Кәримәнең шактый гына катгый тавышы ишетелде.Балалар күмәкләшеп уйнаган стадион алдында Булатның әнисен күреп, туктап калдылар.

-Кайт тизрәк өйгә, дәресеңне дә оныттың хәзер!Әйдә дим!-Хатын кулын сузып, малаена таба атлады.Тик шул чак көтелмәгән хәл булды-шугалакка аягы таеп китеп, Кәримә искә алмыйча егылып китте… Башына ураган яулыгы чишелеп, йөзе ачылды.Шунда малайлар Булатның әнисенең йөзен күреп шаккаттылар… Кәримәнең сул күзе юк иде! Ул тиз генә торып басты, яулыгын башына урап,өстендәге карын какты да ашыгып өенә таба атлады.Малайлар дәррәү көлергә тотындылар-алар Булатның әнисенең йөзен тәү тапкыр күрүләре иде.Кәримә һәрвакыт битен каплап, я булмаса чәчен төшереп күзен күрсәтмичә куя торган булды.32 яшендә 2 группа инвалидлылык алды-хәзер өйдә генә!20 яшендә Булатның әтисе Дамир белән танышты.Уфа шәһәрендә эшләп йөри иде, кич белән ялгызы гына паркта ял итеп утырганда, аның кырына кыюсыз гына бер егет килеп утырды…

Малайларның ирешенеп көлүеннән Булат түзеп тора алмады,әнисенең артыннан йөгерде.Куып җитеп,әнисенә кычкыра, кар ата башлады:

-Нигә монда чыктың инде шул йөзең белән! Ичмасам үлмисең дә бит!!!

Көн артыннан көн узды, Булат та инде буйга җитеп егет асылы булды.Урта белем алып, документларын шоферлар хәзерләү курсына бирде.Күрше авылдан Нәфисә исемле кыз белән танышты, ничә тапкыр Нәфисә әниең белән таныштыр инде дисә дә, Булат кырт кисте, төрле сәбәпләр тапты.Совет Армиясе сафларында хезмәткә алмадылар Булатны-ак билет бирделәр.Сабый чакта бик каты егылган, шуның нәтиҗәсе диделәр.Беркөнне Булатның ай-ваена карамыйча, Нәфисә белгертмичә генә үзе өйгә килеп керде.Кәримә дә яңа мунчадан юынып чыккан килеш чәй эчеп утыра иде.Талгын гына ишек шакыдылар.Булат эчке бүлмәдән чыгып, ишекне ачып җибәрсә-Кояш сыман йөзләрен балкытып, Нәфисә атылып дигәндәй килеп керде.Кәримә битен дә капларга өлгермәгән иде шул… Кызыксынудан нишләргә белмәгән Нәфисәгә Булат аңлатып бирде:

-Минем әни инвалид ул-тере гарип, аның сул күзе юк!-дип,әңгәмәне икенче юнәлешкә борып җибәрде.Икенче көнне пропискадан төшеп, Уфа шәһәренә моторлар төзү берләшмәсенә моторист булып эшкә урнашты.Ике ай эшләгәч, Нәфисәне дә Уфага алып килде һәм медучилище тәмамлаган кызга да шушы берләшмәдә эш табылды.Тиздән алар никахны теркәү өчен гариза бирделәр һәм малосемейкада яши башладылар… Шулай яшәп, еллар узды-Ана белән Ул бер-берсен күрмәде! Беркөнне Булат эштән кайтып, подьездга керәм дигәндә, акрын гына ишетелгән тавышка борылып караса…әнисе басып тора! Картайган, чәчләре ап-ак булган!!!

-Улыыым! Булатыым!-Кәримә кулларын сузып, улына таба килә башлады.

-Кит каршымнан шыксыз карчык! Балачагымда синең аркада интегеп яшәдем, инде хәзер тагын мине эзәрлекләп килдеңме??? Эзең булмасын убырлы карчык!-дип,әнкәсен битәрләде.Кәримә, нишләргә белмичә, бер урында таптанып торганнан соң, тамагындагы төерен чак йотып, исән күзеннән бәреп чыккан яшен сөртә-сөртә, борылып китеп барды.

Булат инде Сипайлово бистәсендә өч бүлмәле фатирда тора.Нәфисә белән икәүләп ике малай һәм кыз үстерделәр, инде оныклары бар! Хатыны да,үзе дә бик тырыш булдылар, эшли-эшли читтән торып икесе дә институт тәмамлады.Нәфисә югары белемле врач, Булат инҗенер булды.

Заманалар үзгәрү белән Булат берләшмәдән эштән чыгып, эшкуар булып эшли башлады.Өлкән малае Азамат әтисенең уң кулы инде!

Беркөнне Булатка классташы Камил шылтыратты,25 июндә классташлар очрашуга чакыра-туган авылга, мәктәпне тәмамлауга да чирек гасыр үтеп киткән ләса! «Авылга кайтмый булмас инде !»-дип эченнән генә уйлап куйды Булат.Мәктәпкә бүләккә бер компьютер, затлы эчемлекләр алып кайттылар алар авылга! Бер арада Булат Камил белән авылны урап килергә уйладылар.Хатыннарына әйтмичә генә Камилнең «Нива»сына утырып, акрын гына авылга таба кузгалдылар.Үзенең туган нигезен күргәч, Булатның йөрәк тибеше ешайды, тыны кысылды.Ул киң итеп ишекне ачып җибәрде…

Камил дә бер сүз дәшмәде-тик иптәшенең авырсынган йөзенә генә карап утырды, аннан «бордочок»ны ачып, конверт һәм ачкыч сузды:

-Мә, Булат дус, Кәримә апа былтыр гүр иясе булды, авыр туфрагы җиңел булсын инде! Бик изге күңелле кеше иде!Үләр алдыннан мине чакыртып алды да, шушы конвертны һәм өй ачкычын сиңа тапшырырга кушты!…

Булат авыр сулап, кулындагы конвертны әйләндереп-әйләндереп карады да, ачып укый башлады:

СОҢГЫ СҮЗ.

Улыкаем… Газизем!!! Йөрәгемдә булган соңгы көчне җыеп, сиңа соңгы сүземне, гомер буе яшереп килгән серемне ачырга булдым! «Без капчыкта ятмый!» диләр, ләкин Ана күңелендәге сер мәңгелек! Синең әтиең улым-исән, син Чакмагыш районы Калмашбаш авылында яшәүче Нурисламов Дамирның улы!1960 елны май аенда дөньяга килдең.Әй, сөенде инде әтиең син тугач, ике ай эчте шатлыгыннан.Тик эчсә дә холыксыз булмады-сабыр холыклы иде! Төзәлер әле, төзәлер әле дип түздем-минем өстемнән йөрде! Тешемне кысып түздем-балам хакына, синең хакка улыкаем! Шулай көн артыннан көн узды, сиңа да ике яшь тулды.Тик бәла ялгыз йөрми шул-урамда йөгереп йөргәндә егылып, сул күзеңә чыбык төртелеп, күзең чыкты!!! Шул вакыттагы сыкрануларым, елауларым-ярый изге күңелле кешеләр киңәш бирде Уфага күз авырулары институтына алып барырга.Тик мондагы табиблар сине бик җентекләп тикшергәч, миңа бик шомлы хәбәр әйттеләр:

-Кызганычка каршы улыгызныың күз нервлары өзелгән, капиллярлар да сафтан чыккан! Күзне алып, ясалма хрусталик куярга кирәк…

Эх, белсәң иде балакаем, шул чагындагы өзгәләнүләремне, озак еладым һәм тынычланып ныклы бер карарга килдем-үземнең күзне сиңа бирергә! Врачлар каршы килмәде-вертолет белән башта Мәскәүгә, аннан самолет белән Германиягә алып бардылар.Минем сул күземне алып, сиңа куйдылар! Син хәтта белми дә калдың… Шул көннән башлап, мин йөземне кешеләргә күрсәтми башладым.Еллар узгач инвалидлык юлладым. «Миңа күзсез хатын кирәкми!»-дип әтиең безне ташлап чыгып китте.Разводка да бирмәдем, алимент та юлламадым-язмыш җилләренә буйсынып, сине тәрбияләп үстердем… Синең әйткән авыр сүзләреңне дә, куып чыгарган чакларыңны да мин гафу иттем инде балакаем! Дөресен ярып кына әйтергә телем бармады-гомер буе йөрәгемдә сакладым бу серне!Әгәр гафу италсаң гафу ит улым, белмәсеннәр сине минем күз белән яшәгәнеңне дидем! Серемне үзем белән алып китәм, бәхил бул, бәхетле бул! Синең газиз әниең Кәримә. 22 май 2001 ел.

=====================================

Әнисенең язган сүзләреннән Булатның йөрәге ярсып тибә башлады, күзләренә яше тыгылды, сул күзе сызлап-сызлап алды.Үзен-үзе кая куярга белмичә, машинадан чыгып яшел чирәм өстенә ауды.Тамагына төер утырды, башында уйлар чуалды, ул үләнне йолка-йолка:

-Мин бит юләр, диванабаш,үзенең күзен миңа куйдырган әниемне ничә ел буена рәнҗетеп яшәгәнмен!-һәм балаларча үксеп-үксеп елап җибәрде.Бик озак елады ул.Камил, дусына комачауламыйм дип кире акланга килде. «Елап алсын әйдә, күңелен бушатсын!» — дип уйлады.

… Елаудан күзләре кызарган, чәч-башы тузган Булат бенсенә дә бер авыз сүз әйтмичә табынга килеп, бер-бер артлы 3 рюмка аракы коеп эчте.Нәфисә нидер әйтмәкче булып тартылган иде, Камил аның җиңеннән тотты.Булат авыр тын алып куйды, күңелендәге уй-кичерешләрен кемгәдер ачасы килде-йөрәгендә торган авыр йөкне алып ташласы килде…

Кайтканда аракыны шактый гына эчкән булса да, Булат үзе руль артына утырды.Нәфисә дә машинаны оста йөртә, правасы да бар,үзенең җиңел машинасы да бар-тик иренең ихтыярына аның беркайчан да каршы килгәне булмады.Булат акрын гына авыл юлларыннан үткәндә, Нәфисәгә әнисенең хаты-эшнең асылы турында сөйләп килде.Инде «М-5» трассасына чыгып, Уфага юнәлеш алгач, ул җайлап утырды да, плеерда Фидан Гафаровның «Туктап торды-атым чапмады!» дигән җырын табып, кабызып җибәрде…

«… ихх,әниемне исән чагында белгән булсам изгелекләрен,өрмәгән җиргә утыртмас идем!!! Ташбаш мин ташбаш!!!»-дип машина руленә башын бәрә-бәрә үз-үзен битәрләп барды.Инде эңгер-меңгер вакыт җитте, юлда машиналар да күбәйде.Барысы да фарасын кабызган, югары тизлектә очалар гына-кайда ашыгалардыр инде!…

Спидометр 120 не күрсәтә.Югары тизлектә барган машина-Булат ялгыштымы,әллә каршы килгән «МАЗ» мы кинәт кенә барган җиреннән дөбердәп нәрсәгәдер бәрелде дә, аркылы килеп каршы юлдан килгән «КАМАЗ» ның алдына килеп кысылды…

… Булат еракка биеклеккә таба очты! Алдан әнисе бара, канатлар куйган коштай талпынып-талпынып оча… «Әйдә, улым, калышма! Минем арттан гына бар!!!»…Өстә яктыыы…

«Ашыгыч ярдәм» машинасы аврия булган җиргә бик тиз килеп җитте.

Нәфисә ушына килде-артык авырткан җире юк кебек! Аңа ниндидер укол кададылар-җиңел булып китте.Ул, санитарлар ярдәме белән аягына басты да, Булат янында йөгерешкән медиклар янына килде.Булатның өстенә ак простыня ябылган, ясалма сулыш ясап, ушына китерергә тырышалар.

Сул беләгенә капельница да куйганнар.Менә берчак ул ушына килеп, күзләрен ачты һәм уңлы-суллы каранып, иреннәрен кыймылдатты.Акрын гына, балаларга хас карлыккан тавыш белән, сузып: «Әниииееееммм!»-дип кенә әйтә алды һәм мәңгелеккә күзләрен йомды… Кайдадыр еракта, яктылык эчендә Булатны әнкәсе көтеп тора иде!

Комментарий язарга