Соңлама..!

Сабыең талпынып, кулларын сузганда
күккә чөй, тезеңдә иркәлә.


Гомер ул тиз үтәр, сабыең буй җитәр,
кем белгән, ни булыр иртәгә…
Кадерлең кадере хакын бел,
вакыт тар, эш күпкә сылтама.
Без киткәч, өч көнлек
эш калыр дөньяда,
Сабыең сөяргә соңлама!

Əнкәең көткәнен белгәндә, кайт очып!
Минутның кыйммәте шул чакта.
Бер вакыт атлыгып, мең эшең калдырып
кайтырсың, ә ишек йозакта…
Кадерлең кадере хакын бел,
вакыт тар, эш күпкә сылтама.
Эш бетмәс, хушлашмый
ул китәр мәңгегә
Əнкәңне күрергә соңлама!

…Иртәгә ни булыр…
…Бүгеннең хакын бел…
Соңлама…

Соңлама…

Соңлама..!

 

father-and-son-2258681_1280

Комментарий язарга