«Соңгы әсәр»гә 3 караш

15 сентябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында К.Тинчуринның “Утыз өч көн” автобиографик новелласы буенча куелган “Соңгы әсәр” драмасы сәхнәләштерелде. Премьера булгач кешеләр гадәттәгедән күбрәк, бөтен зал, купон, балкон тулырлык итеп килгән. Яше дә, студенты да, хөрмәтле һәм танылган артистлар, галим кешеләр дә бар. Менә барысы да урыннарына утырды, спектакль башланды. Кайдадыр телефоннар шалтырый, сәхнәдә үз рольләренә кереп бетеп артистлар «уйный». Карый торгач, бу инде мәхәббәт турында гади генә спектакль түгеллегенә төшенәсен, тарихны белмичә, спектакльне аңламаячагың көн кебек ачык. Антракт… кеше каядыр кузгала, кемдер танышы белән сөйләшеп хәлләрен сораштыргалый, кемдер үзен тәртипкә китерергә көзгегә бара. Икенче өлеш башланып китте. Купонда утырганга, астагы зал күренеп тора. Тәк, кеше кимегән. Ни сәбәпле? Әйе, бу гади генә спектакль түгел шул. Эмоцияләр ярату турында барган спектакль карагандагы кебек түгел, бөтенләй үзгә. Ә нинди хисләр икән, спектакль нинди тәэсир калдарган икән тамашачыда?songy-1180x788

Беренче караш. Зилә, тамашачы, 26 яшь: Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына карата мәхәббәтем күптәннән инде. Һәрбер анда караган спектакльне хәтерлим, һәрберсен үз йөрәгем аркылы чыгарам. Үз гомерен ул театрга багышлаган режиссерларга, рәссамнарга, музыкантларга, актерларга олы хөрмәтемне белдерәм, алар белән горурланам, чөнки алар татар әдәбияты, татар культурасы сакчылары. Спектакль буласын белгәч, театр сөюче буларак, бу вакыйгадан ерак кала алмадым. Барганыма бер дә үкенмим. Комедия караганнан соң кебек “Соңгы әсәр” спектакленнән күтәренке кәеф белән китмисең, яки мәхәббәт турында лирик мелодрама күзәткәннән соң кебек хисләнеп, канатланып та чыгып “очмыйсын”. Бөтенләй башка хисләр биләп ала…

Нинди хисләр соң алар һәм нигә шундый тирән йогынты калдырды бу “Соңгы әсәр”? Безнең тарихыбыз халкыбызның кызыл каны белән язылган. Сугыш, революция афәте бер гаиләне дә узып китмәгән. Газаплар, кайгы-хәсрәтләр, үтерүшеләр – гади кешегә барысын да күрергә туры килгән. Сугыш, революция чорының иң ачысын гади кешеләргә, эшчеләргә, иҗади хезмәткәрләргә татырга туры килгән.

Менә бу спектакль дә Сөләйман Тимербаев исемле язучының Октябрь революциясе вакытында булган газап чигүләре турында. Кош кебек сайрысы, кояш кебек яктыртасы, болыт кебек агыласы килгэн язучы җаны ничек бу кырыс чордагы вакыйгаларга түзә алсын инде?! Әлбәттә, кеше гомерен бер тиенгә дә куймаган идеологияне ул кабул итә алмый. Язучының ачы язмышын Артем Пискунов (минем яраткан актерым) бик оста һәм талантлы башкара. Драманың эчтәлеген бик тирән мэхэббэт хисе бизи. Ул спектакльнең үзе бер бизәге дип саныйм мин, чөнки мондый авыр чорда кешеләргэ өмет, яшәү көче бирә торган нәрсә – ул тик мәхәббәт.

Татьяна Тарасовна (бу рольне зур талант иясе Гүзәл Галиуллина башкара) һәм язучы Сөләйман Тимербаев арасында тирән хисләр барлыкка килә. Бу спектакльнең иң зур әһәмияте, беренчесе – бөек татар драматургы, режиссеры, актеры К. Тинчуринны искә алуда, аның авыр тормышы белән тамашачыны таныштыруда; икенчесе – яшь буында безнең тарихка карата кызыксыну хисе уятуда.

Икенче караш. Алия, театр хезмәткәре: Мин, гомумән документаль фильмнарны, китапларны бик яратам. Ләкин, өзек- өзекләрен генә булса да, репетицияләрне караганда «ничек инде 2 сәгать 30 минут дәвамында бу спектакльне йоклап китмичә карармын», дип уйлаган идем.

Ләкин, тулаем алганда спектакль миңа бик ошады. Мин инде аны икенче кабат карыйм. Беренче караганда, бәлки игътибарым җитеп бетмәгәндер, тегендә барасы, кешеләрне карыйсы, кисәтәсе бар дигәндәй, аңламадым. Икенче көнне инде бөтеләй башкача хисләр, фикерләр. Менә шул ике карауда, мин бу спектакль миңа ошый дигән нәтиҗәгә килдем. Әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанович беренче көнне дә, икенче көнне дә күренде. Әдәбият белгече булгач, барлык нечкәлекләренә, беренче көнне «күзгә чагылмаган» өлешләрен, икече көнне отып аласы диеп кабаттан килгәндер. Минем шуңа да бик исем китте. Антракттан соң күп кеше кайтып китте, күбесе студентлар, урыннар буш калмасын диеп чакырылган кешеләр. Бу чыннан да бик җитди темага багышланган спектакль, бик күпләр аңламагандыр.

Бәлки теләкләре дә булмагандыр. Шулай ук телефон сүндермәүчеләр хакында,»концертка барасыңмы, театрга барасыңмы, җитди кешеләр белән очрашуга барасыңмы «тавышсыз»га куерга онытмаска кирәк. Сез иң беренче залда утырган тамашачының игътибарын сәхнәдән өзәсез (Әлфәт Закирҗанович та, телефоны 2 тапкыр шалтырагач, бер ханымга кисәтү ясады), икенчедән сәхнәдәге актерларның игътибарын җәлеп иттеп, әйтәсе фикерен оныттырырга мәҗбүр итәсез.

Спектакль башланыр алдыннан да әйтеп кертәбез, ләкин нишләтәсен, мондый игътибарсыз кешеләр булган, бар һәм булачак. Ахырдан спектакль тәмамлангач бик-бик озак кул чабулар, режиссерны сызгыра-сызгыра каршы алулар,артистларга чәчәкләр тапшыру булды. Бу, әлбәттә инде, тамашачының спектакльне ошатуы турында әйтә . Өйләренә киткәндә дә «бик ошады» дип, безгә рәхмәтләрен әйтеп киттеләр. Димәк кешегә, халыкка ошаган. Гомумән алганда бик матур куелган спектакль булып чыкты.

Өченче караш. Яшь тамашачы, 16 яшь: Спектакльне бик аңлап җиткермәдем, чөнки аны аңлар өчен Россиянең тарихын белергә кирәк. Ә мин бу тарихны укмыйча килдем.

Ләкин шулай да спектакльне ахырга кадәр карап бетердем. Пистолетлардан ату минем йомылып баручы күзләремне ачырга булышты, хәтта бераз игътибар белән карарга, кызын атып үтергәннән соң атасы белән бергә кайгырырга, Сөләйман Тимербаевның гомере турында уйландырды. Антракт булгач кайтып китермен дигән фикер дә килгән иде башыма, ләкин калганыма үкенмим. Икенче өлеш беренчесенә караганда кызыклырак тоелды. Икенче көнне мин «Тарих» китабын алып, бу вакыйга турында күбрәк белергә, аңлап бетермәгән җирләрен төшенергә булдым. Икенче тапкыр билетлар алып бу спектакльне карармын дип уйламыйм, беренчесе дә җитеп тора.

Комментарий язарга