Сихри аһәңнәр экзотикасы (ФОТО)

Әле бу ялда гына кызыклы концерт карарга насыйп булды. Экзотик музыка уен коралларында уйнаучылар чыгышы иде ул, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залының “Sound Story”  (Аваз тарихы) абонементындагы быелгы соңгы концерт.

Экзотика – экзотика инде, татар кешесенә дә гел курай-гармун-думбыра көйләренә генә моңланырга димәгән. Әнә Шотландиядән килгән волынка, Ирландиядән – ике төрле вистла, кельт арфасы, Франциядән – клавесин, Һиндстаннан табла, гармоника, Италиядән чын татар уен коралы – мандолина, Тибеттан – “җырлый торган” касәләр, япон флейтасы, Америкадан – маримба , Әрмәнстаннан – дудук, Африкадан – барабаннар күңелне уята да, дәртләндерә дә, уйландыра да. Билгеле, оештыручылар Русиядә яшәвебезне искә алып, урысның хәзер бик сирәк яңгырый торган калюка белән жалейкасын да программага керткән. Татарстанда туып-үсеп, мондагы чишмәләр суын эчкән тамашачы буларак, концертта берәр традицион милли уен коралын ишетмәсәк, нидер җитмәс иде – курай белән гармунга да хозурландык.

Баштарак, бик сирәк яңгырый торган коралларда уйнаучы моның кадәр музыкантны дөнья буйлап эзләве кыен булгандыр, дигән фикер сызылып үткән иде. Баксаң, дөнья буйлап берәүне дә эзләргә туры килмәгән – башкаручылар барысы да Казаннан. Экзотик музыка уен коралларында уйнаучылар, гадәттә, берничә белгечлеккә ия. Мәсәлән, өреп уйный торган кораллар: волынка, лоу- һәм тин-вистлада чыгыш ясаган егет калюка белән жалейканы да шәп “җырлата”, ә клавесин көе белән сокландырган туташ пианиноны “буйсындыра”. Әйе, кайсы гына өлкәдә булмасын, чын осталар һәрвакыт дөньяга киң карашы, универсальлеге белән аерылып тора.

Җир шары нинди зур, анда яшәүче халыклар нинди төрле-төрле, ә музыка барыбызга да бер төрлерәк тәэсир итә бугай. Ирландия һәм Шотландия “курайлары” гаҗәеп моңлы һәм “татарча” яңгырый икән. Көйләренең бормалары да безнекеләргә аваздаш. Эреле-ваклы Тибет касәләренең сихри авазы дәвалау үзлегенә ия, дип санала. Дөрестер! Металл касәләр чыңын медитация урынына мин әле сәгатьләр буе тыңлый алыр идем.

Татар “экзотика”сын танылган музыкант  Ринат Вәлиев тәкъдим итте. Бу юлысы ул курай уйнады, ә гармуннар аның бәләкәй улы Ибраһим кулына күчкән иде. Р. Вәлиевнең харизмасына, уңай энергетикасына тамашачы беркайчан да битараф кала алмыйдыр, мөгаен. Инде бу концертта атасы янында улы да булгач, зал бөтенләй аһ итте. Вәлиевләрне алкышламый мөмкин түгел иде. Ибраһим өстәлдәге тартмадан кечкенә генә читек-гармун чыгарып, шуны уйнаганда – бигрәк тә. Бу төр гармунны кем уйлап тапкандыр, тик сәхнәдә уклау хәтле генә малай бик җитди вә эшлекле кыяфәттә әлеге шаян уен коралын тарткалаганда авызлар колакка тиклем җәелә инде менә!

Барысы да шәп, барысы да үз урынында иде, әмма бер әйбер чак кына кәефне җибәрмәде. “Минусовка” иде ул. Гел “тере” музыка гына яңгыраган концертта бердәнбер фонограмма куелды. Кайсы номерда диген әле?! Аталы-уллы Вәлиевләр чыгышында. Югыйсә болай да бик матур, җанлы чыгыш иде бит. Гармуннарны алмаштырган арада, пауза ук дип әйтерлек тә түгел, музыка “сыеграк” ишетелә дип уйлаганнармы шунда. Кемгә ничектер, миңа, мәсәлән, “минусовка” комачаулады гына. Ә инде Ринат әфәнде чыгышын тагын да баетырга, тулыландырырга тели икән – димәк, гаилә ансамблен әзерләп сәхнәгә чыгарырга вакыт. Аның гаиләсендә музыкантларга кытлык булмас кебек: әле шушы көннәрдә генә  Р. Вәлиевнең тугызынчы баласы тууы турында ишетеп сөенгән идек.

IMG_0300 IMG_0016 IMG_0037 IMG_0217 IMG_0268 IMG_0370

Александр Ларионов фотолары

Комментарий язарга