Бердыевны янә «Спартак»ка димлиләр

Мәскәүнең «Спартак» командасы баш тренеры Массимо Каррера эшеннән җибәрелгән. Баш тренерлыкка дәгъва кылучылар арасында янә Корбан Бердыев исеме атала. Тик ул анда барырмы?

Инде ничәнче тапкыр чакыралар бит. Әлбәттә, Бердыевка күптән — беренче чакырганда ук «Спартак»ка китәргә иде. Хәзер… Белмим. Беренчедән, Казанга мәхәббәте барлыгын аңлата. Икенчедән, «Спартак»та ул басым астында булачак, чөнки «Рубин»да һәм «Ростов»та Бердыев үзе хуҗа иде. Өченчедән, «Рубин» киләсе елга Европа кубокларында чыгыш ясамаячак. Димәк, рәхәтләнеп бер ел дәвамында команданы да, уенчыларны да җитди күтәрелешләргә әзерләргә мөмкин.

ТИК… БАРЫСЫН ДА АКЧА ХӘЛ ИТӘРГӘ МӨМКИН!.

 

Комментарий язарга