Спорт һәм сәнгать, яки музейлар җәй көне ни белән шаккаттырыр?

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында музейлар үткәрәчәк чараларга багышланган матбугат конференциясе узды. Казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын нәрсә белән сөендерәчәк соң музейлар?

Татарстан Республикасы Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова әйтеп үткәнчә, башкалабыз кунакларына республикабыз турында махсус программа әзерләнә. Әлеге программага төрле күргәзмәләр, мастер-класслар, квестлар һәм башка бик күп кызыклы чаралар керә. Зурлар гына түгел, кечкенә балалар өчен дә мавыктыргыч уеннар каралган.

Футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган чаралар башланырга ярты ай вакыт калып бара. 8 июньдә «Рубин» футбол клубының 60 еллыгына багышланган “Казан. Рубин. Алга!” күргәзмәсе үз эшен башлап җибәрәчәк.

15 июньдә Франция һәм Австралия җыелма командалары арасындагы матч алдыннан “Казан – Россиянең спорт башкаласы” күргәзмәсе кысаларында “Исәнме, Татарстан!” дип исемләнгән чара узачак.

20 июнь — халыклар бердәмлегенә багышланган “Халыклар дуслыгы хороводы” күргәзмәсе эшләячәк.

25 июнь — 18:00-24:00 сәгать аралыгында “Музейда футбол төне” узачак. Ул аеруча яшьләр аудиториясенә йөз тота. Чара кысаларында футбол җанатарлары белән татарча чәй эчү, төрле мастер-класслар, төнге квест һәм театральләштерелгән экскурсия үткәрү каралган. Кашыкка күкәй салып йөгерү, капчык киеп сикерү, чүлмәк вату, ат чабышы, һәм, әлбәттә, көрәш кебек ярышларда үзеңне сынап карарга да мөмкин булачак. Җанатарлардан тыш, футбол төнендә артистлар, бәлки футболистлар да булыр дип көтелә. “Әлеге төн башкалабыз кунаклары өчен генә түгел, республикабызда яшәүчеләр өчен бик файдалы булачак”, – дип билгеләп үтте Гөлчәчәк Нәҗипова.

30 июньдә “Милли ярышлар”да барлык кунаклар да үзләрен милли йолаларыбызның берсе, Сабантуйга килгән кебек итеп хис итәчкләр. Җанатарлар кул көрәше, аркан тартышу, баганага менү, капчык сугышы, волейбол, кебек спорт ярышларында җиңүче исеменә лаек булу өчен көч сынашачак. Ярышларда катнашмаучылар өчен иҗат промысел осталары әзерләгән күргәзмә эшләп киләчәк. Шулай ук татарча чәй эчү дә каралган.

Музей хезмәткәрләренең төп маскатлары – башкалабызга килгән кунакларны халкыбызның бай тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштыру, хезмәт сөючән һәм үзара дус-тату яшәвебезне күрсәтү генә түгел, Казанны спорт башкаласы буларак таныту да. Нәкъ шушы максатны күздә тотып, кунаклар өчен “Казан – спорт башкаласы” күргәзмәсе әзерләнә. Монда республикабызның төрле спорт төрләре буенча иң яхшы командаларының медаль һәм кубокларын тәкъдим итәчәкләр. Гагарин Кубогы да булуы бик мөмкин, дип белдерде Гөлчәчәк Нәҗипова.

Татарстан Республикасы Дәүләт Сәнгать музее да шактый кызыклы программа әзерли. Бинада реставрация эшләре алып барылганлыктан, барлык күргәзмәләр “Хәзинә” галереясендә үтәчәк. Йөздән артык хезмәтләрне үз эченә туплаган “Рус авангарды” күргәзмәсе эшләп киләчәк. Анда Наталья Гончарова, Михаил Ларионов, Василий Кандинский кебек күренекле рәссамнарның хезмәтләре урын алачак. Кунаклар XVII-XIX гасыр яшәяеше белән таныша алачаклар. “Зөя утрау-шәһәрчеге иконалары” коллекциясе тәкъдим ителәчәк. Монда борынгы чордан алып гасырлар чигенә кадәрге үсеш белән танышырга, Илья Репин, Алексей Боголюбов, Валентин Серов кебек рәссамнарның картиналарын күрергә мөмкин булачак. Сәнгать белән кызыксынучы кунаклар “Күн мозаика”, “Җепшеклек чорыннан соң”, «Мәскәү казанлылары» күргәзмәләренең шаһиты була алачаклар. Сынлы сәнгать музеенда да “Футбол төне” үткәреләчәк. Монда 1970-1980 нче елларда футбол турында төшерелгән кинолардан өзекләр карап булачак.

Дөнья чемпионаты вакытында үткәреләчәк чаралар моның белән генә чикләнми. Музей директорлары әйтеп үткәнчә, тулырак программа июнь башында Мәдәният министрлыгы сайтында, шулай ук музейлар Ассоциациясе, музейларның шәхси сайтларында һәм социаль челтәрләрдә эленәчәк. Музей биналары кысаларында гына түгел, Черек күл, Җиңү паркларында да кызыклы чаралар үткәреләчәк. Шулай ук башка музейлар да үз программаларын тәкъдим итәчәк. Чит ил җанатарлары өчен сюрпризлар да көтелә. Мәсәлән, иранлылар өчен Иран сәнгате әсәрләрен әйтеп үтәргә була.

Музейларга керү түләүле. Җанатар паспорты булган һәм футболга билет алган җанатарлар өчен 50% ташлама каралган. Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында музейлар үз эшчәнлеген ике телдә алып барачак. Күпчелек мәгълүмат инглиз телендә булачак. Рус телен белмәгән чит ил җанатарларына махсус экскурсоводлар һәм волонтёрлар ярдәмгә киләчәк – дип белдерде Гөлчәчәк Нәҗипова.

02c35db4f65386fb371e91913107f564

Комментарий язарга