Сәхнә уены: Мыштыр

16 гыйнварда балалар язучысы, шагыйрь Хакимҗан Халиковның тууына 85 ел тула. «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, «Ялкын», «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналларында хезмәт куя ул.

«Идел» журналы өчен дә башкарган эшләре санап бетергесез. Журналыбызга нигез ташы булган «Идел» исемле әдәби альманахның 1981-1983 елларда мөхәррире була ул. Сабыйларның психологиясен тирәнтен белеп, аңлап иҗат иткән язучы һәр заман баласы яратып, бирелеп укырдай әдәби мирас та калдырган.

Катнашалар: Мыштыр ашыкмыйча, үз көенә генә йөри торган малай.

Әйдә Ярар ваемсызлыкны сурәтләгән адәми зат, үзе мичкә кебек юан, бик хәйләкәр.

Айсылу, Бари, Гамил, Заһир укучылар.

Тигез җир. Уртада юан гына каен һәм киселгән агач төбе. Шушы төпкә басып, Әйдә Ярар тирә-юньне күзәтә.

Әйдә Ярар. Берәү килә мыштыр-мыштыр,

Бу, мөгаен, минем дустыр.

Тукта, монда тормыйм әле,

Нәрсә сөйләр тыңлыйм әле.

 

Каен артына кача. Озак та үтми, Мыштыр килеп җитә һәм, арган кеше сыман, агач төбенә барып утыра.

 

Мыштыр. Артларыннан куган кебек,

Бу кешеләр нишли икән?

Ашыкканнар ашка пешә,

Болар ничек пешми икән?

Кешегә бит ял да кирәк,

Дәрес качмас, көтәр әле.

Берлеләрем бар барын да…

Әйдә ярар… Бетәр әле.

Шул вакыт аның каршына Әйдә Ярар килеп баса.

Әйдә Ярар. Әмма дөрес уйлыйсың син,

Безнең җырны җырлыйсың син,

Яшә, Мыштыр!

(Малайның җилкәсенә шап итеп суга да аның беләгеннән тотып ала.)

Мыштыр. Абау, кем син? Җибәр мине!

Әйдә Ярар. Ваемсызлык диләр мине.

Чын исемем Әйдә Ярар…

Кирәк кеше үзе карар. Шулай бит?

Мыштыр. Шулай дип…

Әйдә Ярар. Шулай булгач шулай инде,

Елга буе тугай инде.

Мыштыр. Ә син мине җибәр инде!

Әйдә Ярар. Ә син бигрәк җүләр инде:

Ял ит бераз — аргансың бит,

Шыр сөяккә калгансың бит.

Мыштыр. Калыр инде!.. Җибәр мине!

Әйдә Ярар. Җибәрми ни!

Үзеңне чак таптым әле,

Ярый, килеп каптың әле.

Тыпырчынма, тукта инде,

Рәхәтләнеп йокла инде.

«Әпсен, төпсен» дип, малайның башыннан сыйпап ала. Мыштыр исә, төпкә башын салып, шундук йокыга тала.

Әйдә Ярар (шатланып).

Таш яуса да пошмас инде,

Кош булса да очмас инде,

Эш дип янмас-көймәс инде,

Миңа каршы килмәс инде.

Һи-һи-һи.

(Үзе кереп-чыгып йөрерлек кенә ара калдырып. Мыштырны зур гына әйләнә белән уратып ала.)

Әйдә Ярар. Бусы булыр биләмә.

Хәзер эшләр көйләнә.

Килеп капса берәрсе?..

Белмәссең.

Чыгып китә. Озак та үтми, Мыштыр янына укучылар килә.

 

Бари. Кайчан яши башлар икән

Бу Мыштыр да кеше кебек?

Күр әле син, көпә-көндез

Йоклап ята песи кебек!

(Сызык аша әйләнә эченә керүгә хәрәкәте әкренәеп, җай гына бара башлый.) Айсылу (Барига Мыштырны, күрсәтеп).

Аңа якын килмә син,

Чире йога күрмәсен.

Ул чир шундый йогышлы,

Заһир да бит аның белән

Никадәрле сугышты.

Заһир. Ә шулай да җиңдем бит

Ьәм кирәген бирдем бит!

Инде йөри еракта,

Чынлап та!

 

Шулвакыт Әйдә Ярар кайтып керә.

Әйдә Ярар. Я, узыгыз, бик вакытлы килдегез,

Арысагыз, бераз йоклап алыгыз.

Юкка-барга пошынмассыз,

Таш яуса да борчылмассыз.

Уен булыр бар эшегез,

Йокы булыр бәлешегез.

Балалар. Безгә бит андый бәлеш кирәкми.

Әйдә Ярар. Кирәкмәсә эләкми.

Колак сала белмисез

Өлкәннәрнең сүзенә;

Күренмәгез күземә!

Балалар (такмаклап). Керләр элдек читәнгә,

Җилфер-җилфер итәргә.

Без килмәдек буш китәргә,

Килдек алып китәргә.

Әйдә Ярар (мәкерле елмаеп). Алын алырсыз микән?

Гөлен алырсыз микән?

Сызык аша үтеп кереп,

Кемне алырсыз икән?

Балалар. Адашкан дустыбызны.

Әйдә Ярар. Ничек уятырсыз икән

Кыштыр-Мыштырыгызны?

Балалар. Алай итсәк итәрбез,

Болай итсәк итәрбез,

Әмма ләкин Мыштырны

Моннан алып китәрбез.

Әйдә Ярар. Итәрсез менә!

Китәрсез менә!

Бари (иптәшләренә шыпырт кына).

Я, нишлибез? Ваемсызны

Моннан ничек тартып алыйк?

Айсылу. Ә без аны… Үртәп карыйк.

Гамил. Ыррый-мыррый, кара, ничек гырлый!

Заһир. Кайчан гына Мыштыр иде,

Пошмас булган күр әле син!

Шундый гамьсез була торып,

Кеше булып йөр әле син!

Бари. И йотмаган, пошмаган,

Мич башында кышлаган,

Тирләмәгән, пешмәгән,

Пешмәгәнгә үсмәгән.

 

Мыштырның уяна башлаганын күреп, Әйдә Ярарның җен ачуы чыга.

Әйдә Ярар (балаларга бармак янап).

Тавышыгыз чыкмасын! Йокласын!!!

Шул бит аның бар эше,

Йокы аның бәлеше.

 

Мыштыр иреннәрен ялап ала.

Айсылу. Әттә-гедер генәме,

Ашыйсың да киләме?

Алай булса тор инде,

Йокың туйгандыр инде,

Әтиеңнең каешы да

Көтә торгандыр инде.

 

Мыштыр, куркыныч төш күргәндәй, кинәт уянып китә.

 

Мыштыр (күзен уа-уа). Абау, берни төшенмим,

Өнемме бу, төшемме?!

Бөтен җирем ут кебек.

Йөрәгемне нәрсәдер

Чәнчеп тора ук кебек.

Әйдә Ярар. Мин булганда борчылма син,

Юкка-барга пошынма син.

Мыштыр. Ничек кенә пошынам мин:

Сиңа килеп эләккәнгә

Хәзер шундый борчылам мин,

Барыбер бер ычкынам мин!

Яхшы чакта җибәр мине!

Әйдә Ярар. Җибәрде ди!..

Алатыр, булатыр,

Шунда тор! Тфү! Тфү!

 

Укучылар исә, төрлесе төрле яктан такмак әйтеп, Әйдә Ярарны Мыштыр яныннан алып китәргә тырыша.

Гамил (Мыштырга). Бер, ике, өч…

Бездә бөтен көч,

Тизрәк безгә күч,

Юкса, бетәсең…

Нәрсә көтәсең?

Заһир. Безгә күчсәң әгәр дә,

Үкенмисең һәрхәлдә:

Үткен акыл, уңган кул,

Җитез аяк бирербез…

Шау-гөр килеп йөрербез.

Әйдә Ярар. Кемне тыңлар күрербез.

Айсылу (Мыштырга күз кысып). Алатыр, булатыр,

Тау ягыннан таң атыр,

Аны көтеп торганчы,

Аз булса да бара тор.

 

Мыштыр бер-ике адым атлауга, аны Әйдә Ярар тотып ала.

 

Әйдә Ярар. Бер алма, ике алма…

Сигез алма, тугыз алма…

Ә син, егет, кузгалма.

Айсылу (Әйдә Ярарга).Ыргада, мыргада,

Мәче йөри колгада.

Әйдә Ярар. Ике мәче… Бер мәче…

Юкны сөйләп йөрмәче.

Айсылу. Юкны сөйләп йөрмим мин.

Әйдә Ярар. Алайса ник күрмим мин. (Кулын каш өстенә куеп карый.) Айсылу. Ыргада, мыргада, Әнә теге елгада.

Бари (Әйдә Ярар Айсылуга таба бара башлагач, Мыштырга шыпырт кына).         Бер тай… тугыз тай…

Җай барында чыгып тай!

Мыштыр сызыкның тоташмаган җиреннән укучылар ягына йөгереп чыга. Әйдә Ярар авызын ачып карап тора да Мыштырга ялынырга тотына.

Әйдә Ярар. Кил инде, дуслашыйк.

Мыштыр. Юк инде, хушлашыйк.

 

Китә башлый. Әйдә Ярар исә, бертуктаусыз ялына-ялына, аның артыннан бара.

Әйдә Ярар. Акыллым, ялгышма,

Кил инде, Карышма.

Ал бирәм, ял бирәм,

Ашарсың, йокларсың

Шул булыр бар эшең.

Йокы бит… Бәлешең.

Мыштыр (елмаеп). Я, шуннан, Шуннан соң?..

Әйдә Ярар. Дуслашсаң, уңасың:

Булсаң да сиксәндә,

Йөз яшькә җитсәң дә,

Чәчең дә агармас

Йөзең дә саргаймас…

Кил инде, Мыштыры-ым ?!

Укучылар (Әйдә Ярарга). Илнур шул инде ул,

Сине бит Җиңде ул.

(Көлешә-көлешә китә башлыйлар.)

Әйдә Ярар (исе китмәгән кыяфәт белән). Барыгыз, бар,

Әйдә Ярар Җаен табар.

Илнурыгыз, бәлки әле, Т

агын үзе килеп кабар.

Укучылар. Ә анысын Илнур үзе карар инде.

Илнур (оялып). Ярар инде!..

Әйдә Ярар. Нинди адәмнәр болар!

Тукыйсың, тукыйсың…

(Кинәт тамашачыларга карап.)

Арагызда минем дуслар

Ваемсызлар юкмы соң?

Һич югында, тик бер генә,

Ярты гына, чирек кенә?..

Торыр идем сөеп кенә.

Тамашачылар. Юк булгач, юк инде!

Әйдә Ярар (ачуын тыя алмыйча). Юкка мин үзем дә

Күптәннән тук инде!!

Тамашачылар. Алай булса, дусларыңны

Бүтән җирдән эзлә инде.

Әйдә Ярар. Сез дә инде…

(Берәрсе иярмәсме икән дигәндәй артына борылып карый-карый, әкрен генә китеп бара.)

Хакимҗан Халиков

Комментарий язарга