Әстерханда милләт бәйрәме

Илнең төрле төбәкләрендә, нигездә, Татарстан Хөкүмәте көче белән уздырыла торган Федераль Сабан туе кебек җыеннар турында еш кына тискәре фикерләр ишетергә туры килә. Әлбәттә, Татарстаннан читтә яшәүче татарларга мондый чаралар телне, динне, милли үзаңны онытмау нисбәтеннән һава кебек кирәк. Алай гына да түгел, төбәкләрдә узган Сабан туйлары анда яшәүче милләтәшләребезгә бик үк хәерхаһлы булмаган җирле түрәләргә милләтебезнең бөеклеге, батырлыгы, матурлыгы хакында җиткерү өчен дә менә дигән форсат. Бу эшләрнең башында Президентыбыз торуы исә икеләтә мактауга лаек фал.

screenshot-www.e-nkama.ru 2017-05-17 09-32-17Читтә дә кунак итә беләбез

«Әстерхан өлкәсендә йөз илле милләт вәкиле яши». «Бу җирлектә алтмыш меңнән артык татар гомер кичерә». Әлеге сүзләрнең беренчесен быел унҗиденче тапкыр узган Федераль Сабан туе уңаеннан оештырылган концерт вакытында Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин җиткерсә, икенчесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында яңгырады. Җырлы-моңлы тамаша Татарстан артистларының (укы – Татарстан Хөкүмәтенең) Сабан туе кунакларына һәм җирле татарларга бер бүләк булып яңгырады. Ә концерттан соң гаҗәеп матур урында урнашкан опера һәм балет театры фойесында барлык катнашучыларга безнең Президент исеменнән чәй  мәҗлесе дә оештырылды. Икенче көнне Әстерхан каласының Үзәк стадионында узган Сабан туенда да безнекеләр алдынгы планда иде. Татарстанлылар сәүдә дә кылды, театральләштерелгән тамаша да тәкъдим итте, көрәште дә, хәтта җирле батырларга бернинди мөмкинлек калдырмыйча, тәкә белән үзебез үк куйган автомобильне дә алып китте. Әйе, Татарстан мондый зур чараларны үзендә уздырып, меңләгән кунакларны кабул итә һәм каршы ала да белә, читтә дә сынатмый.

Опера һәм балет театры бинасында узган концерт вакытында ук республикабыз өчен горурланып утырырга туры килде. Дөресен әйткәндә, ике сәгатьлек тамаша вакытында Татарстанның узганы да, бүгенгесе һәм киләчәге дә тулы тәкъдим ителде кебек. Бөтен өлкәләрдә. Видеопрезентацияләр вакытында Рөстәм Миңнехановның Александр Жилкинга сурәтләргә аңлатма биреп баруы күзгә ташланды. Президентыбызның канәгать булуы һәм горурлыгы йөзенә чыккан. Губернатор да безгә сокланып утырды сыман. Кем белә, моннан соң җитәкчелекнең җирле татарларга мөнәсәбәте тагын да яхшырак булыр…

print_2550127_2186936

 Ярый әле мәчетләр бар

Әстерхан белән Казанның нинди тарихи бәйләнештә булуы барыбызга билгеле. Рәсми мәгълүматлар буенча, татарлар әле дә биредә халык саны буенча, урыс һәм казакъ халкыннан калышып, өченче урында тора. Өлкәдә уналты татар авылы бар, диләр. Дөрес, кемдер үзен Казан татары, кемдер Әстерханныкы, кемдер ногай, дип белдерә. Шәһәр буйлап сәфәр кылганда һәм җирле халык белән аралашканда, телдә әллә ни аерма сизелмәде. Биредә дә татар теленең бетә баруы төп проблема булып тора икән (Федераль Сабан туеның тагын бер бәһасе шунда түгелме икән – проблеманы күрү, тану һәм киләчәктә, бәлки, уңай чишү дә).

«Татарлыкны саклау буенча бернинди киртә юк үзе, буыннан буынга телебез, моңыбыз тапшырыла да кебек, әмма шәһәрдә урыслашабыз шул, – дип башлады сүзен кала районнарының берсендә җитәкче урынбасары булып эшләүче Дамир исемле әңгәмәдәшем, хәтта Татарстанга да хас булган проблеманы күтәреп. – Авылларда әле күпмедер дәрәҗәдә миллилек саклана. Бәлки калада татар мәктәбе булмавы үз ролен уйныйдыр. Әйтик, Әстерханда татар теле дәресләре мәчет каршында малайлар гына йөри торган курсларда өйрәтелә. Аерым мәктәп ачылмауга шәһәребезнең күпмилләтле булуы да үз өлешен кертәдер. Ярый әле безгә, еш булмаса да, Татарстан артистлары килә, ярый әле «Дуслык» дигән оешмабыз эшли, ярый әле «Идел» исемле газетабыз чыга».

Әстерханда татарлык (дөресрәге, татарга нисбәтле моментлар) адым саен тоелды үзе. Биредә тарихи биналар шактый, монда Казан урамы, Татар бистәсенә алып чыга торган татар күпере, Казан, Җәлил урамнары бар. Хәтта татар базары да эшли икән. Кызыл мәчет, Нугай мәчете, Ак мәчет – тарихи корылмалар. Нугай мәчете XVII гасырга караган агач бина булуы белән дә кыйммәтле. Гомумән, Әстерханда ике катлы морза йортлары, агач корылмалар, XIX гасырда төзелгән биналар шактый сакланган. Әстерхан – күперләр шәһәре дә. Аны эреле-ваклы, Казандагы Болакны хәтерләткән ерыклар (зур елга кушылдыкларын биредә шулай йөртәләр) бүлгәләгән.D-iyxiifpEE

 Балыкны да татарлар сата

Базар дигәннән… Әстерханга килеп, балык та алмагач, Казанга буш кул белән кайткан кебек булыр идек. Бардык базарга. Андагы продукцияне күреп, сокландык та, гаҗәпләндек тә. Пакет-сумкалар тутырып, сатып та алдык. Ни гаҗәп, базарга керү белән янә татар апасына юлыктык. Ул шунда ук безгә татарча эндәшеп, үз балыкларын тәкъдим итә башлады. Люция Бәшированың татарчасы, яшьләрдән аермалы буларак, күпкә әйбәтрәк. Дөрес, татарча сөйләшәм генә, укымыйм, ди. Кызы инде сөйләшми дә, аңлый гына икән. Балыкны үзләре тотмыйлар, алып саталар. Базардагы урыннары һәм суыткычлар өчен ай саен кырык меңләп акча түлиләр. «Шөкер, тауарыбыз ел әйләнәсендә сатыла, шуңа акчасыз торган юк, – ди Люция ханым. – Иртәгә ноктамны йә ябам, йә берәр танышымны яллыйм, чөнки Сабан туена барасым, үзебезнең Казан татарларын күрәсем килә». Саубуллашканда, «Идел» хәбәрчесенә күчтәнәчкә бераз кипкән вобла бирде. Ул да үзен Казан татары, әнисенең җирле милләттәшләреннән аермалы буларак, зәңгәр күзле булуын искәртте. «Әллә соң, мишәрме?» – дип сорарга җөрьәт итмәдек…

Сабан туе узасы көнне Әстерханда татар белән бәйле тагын бер урын барлыкка килде. Әстерхан дәүләт университеты янындагы скверда каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды. Әлбәттә, әлеге чарада Рөстәм Миңнеханов белән Александр Жилкин да катнашты. Әстерханда Муса Җәлил урамы бар иде, инде һәйкәле дә барлыкка килде. Тукай скверында Габдулла Тукайга да һәйкәл бар. Җирле мәктәпләрнең берсе шулай ук бөек шагыйрь исемен йөртә. Татарстан Президенты исеменнән әлеге белем бирү йортына микроавтобус бүләк ителде. Кем белә, бәлки киләчәктә бу мәктәп татарча белем бирә торган уку йортына да әверелер әле. Эх, өйрәнер һәм сөйләшер иде аннан соң Әстерхан балалары да татар телендә!..

Эстафета – Чабаксарга

Әстерханда Сабан туе тәмамланып, барлык бүләкләр тапшырылып беткәч, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров эстафетаны Чабаксар шәһәренә тапшырды. Чуашстан Республикасы вәкилләре Әстерханга эстафета символы – Тулпар атны алырга гына түгел, ә тәҗрибә өйрәнергә дә килгән. Республиканың мәдәният министры урынбасары Анатолий Тимофеев белдергәнчә, Сабан туе шулай ук Үзәк стадионда узачак. Татарстан белән чиктәш республикада йөз сигез милләт вәкиле, утыз алты меңләп татар гомер итә икән. Чуашстандагы Федераль Сабан туе, мөгаен, мондый бәйрәмнәр арасында иң масштаблысы булып истә калыр. Ни әйтсәң дә, Татарстан да күршедә генә, тирә-юнь республика-өлкәләрдә дә татарлар саны чутсыз. Монда инде үзеңне күрсәтү генә түгел, бәлки дуслык җепләрен тагын да ныграк үрү алгы планга чыгар. Бирсен Ходай!..

«Татарлар – Русиядә сан ягыннан икенче халык. Милләттәшләребез кайда гына яшәми, ләкин кайда гына булсалар да, тарихи асылын сакларга тырыша. Сабан туе – татарның үзенчәлекле, күркәм бәйрәмнәренең берсе. Быел ул Русиянең илле тугыз төбәгендә, дөньяның утыз ике илендә узачак»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов

«Бөтендөнья татар конгрессы Әстерхан төбәгенең «Дуслык» татар җәмгыятенә, шәхсән аның җитәкчесе Алмаев Әнвәр Ибраһим улына рәхмәтен белдерә. Мондый активистлар булганда, безнең милли чаралар бик яхшы уза. Без Чуашстан Республикасындагы Федераль Сабан туенда ватандашларыбыз белән очрашуны көтеп калабыз»

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров

Комментарий язарга