“Стрелка”да бер көн, яки яшьләр ничек яши?

“Мин урамнан”, “Брат, братан, братишка” , “Үз сүзләрең өчен җавап бир” кебек кәттә лозунглар ишеткәнегез бармы? Минем дә бар. Бу — замана егетләренең буыннан-буынга тапшыра торган васыяте кебек хәзер.Тик… уйлый күрмәгез: әлеге язма һич кенә дә шундый төркемнәрне пропагандалау максаты белән түгел, ә максималь рәвештә яшереп тотылган яшәү рәвешенең бер өлеше белән таныштыру өчен язылды.

Кадерле әти-әниләр, сез аз гына да үзегезнең үтә дә акыллы, тәртипле балаларыгызның төн җиткәч ниләр белән яшәүләрен күз алдыгызга китерә алмыйсыздыр, мөгаен. Ә бит алар кояш бату, караңгы төшү белән бөтенләй башка дөньяга аяк баса. Нинди дөнья соң ул дисезме? Ул — ялгыш сүзне, дөрес түгел адымны гафу итми торган зәһәр, усал группировкалар дөньясы. Күптән түгел без, кызларга да, моңарчы серле, билгесез булып тоелган “теге якта” булып кайтырга туры килде.

Эш нәрсәдән башлана? Кагыйдә буларак, ике төркемгә караган егетләр арасында юк-бар өчен генә сүз килеп чыга (мәсәлән, берсе икенчесенең аягына басканга һ.б.) Соңыннан сүз арты сүз барып, шушы 16-17 яшьлек малайларның уены чынга китеп, ике якның да “зур” абзыйларын һәм барлык егетләрен үзенә җыя. Юк, әлбәттә, килделәр дә сугыштылар һәм бетте түгел. Барысы да тәртип белән.

Башта әле берникадәр гуманлык дигән әйбер хөкем сөрә: чукырга торган әтәч күк кабарынган әлеге ике төркем әгъзалары үзара килешергә тырышалар. Бу вакытта мәҗбүри рәвештә ике якта да русча бик яхшы белгән (монда игътибар: белмим нигә, ләкин хәтта чеп-чи татар авылында да вата-суга булса да әңгәмәне русча алып барырга тырышалар) һәм ситуацияне яхшы белгән абзыйларың эшне җайга салырга омтыла. Әгәр алай да вәзгыять үзгәрми икән, менә шуннан соң инде балаларыгызның канга батып, ”фонарьлар” белән кайтуына аптырамагыз. Ләкин болай ике як та үз көчләренә тулаем ышанган вакытта гына була. Безнен очракта исә, мәсәлән ,каршы як урыннан качып, участковыйны чакырып китергән иде.

Моңарчы мәктәптә укыган вакытларда да иптәш участковыйның “акыл өйрәткәнен” ишеткән булды, монда килгәч тә аның функциясе шул ук икән, артык аерма юк. Ләкин биредә төп үзенчәлек аның тел байлыгында. Ике сүзнең берсе саен колакка ятышсыз сүзләр әйтеп җыелган егетләрне электрошокер ярдәмендә аяктан егып сорау алалар монда. Тәмле йокысыннан төн уртасында тартып чыгарган әлеге кан дошманнарына барлык “рәхмәтен” әйтеп бетергәч, бер кат суынып, ул да “иртәгә участокта көтеп калам!”- дип китеп бара. Менә шуннан соң гына бераз сугышу дәрте басыла төшкән балаларыгыз кайту ягын карый башлыйлар.

Төркем егетләре фикеренчә, шушы этапларның барысын да үтсәң, иң мөһиме качмасаң, куркып калмасаң гына сиңа ышанып була. Бу күзлектән караганда, машина эчендә утырган һәм күргәннәреннән җиңел генә әйткәндә шок хәлендә булган без, ике кыз белән, мөгаен, проблемалар чишәргә барып булмый, чөнки ул кадәр калтыравыбыздан, минемчә, машинаның дер селкенүе тышкы яктан да сизелгәндер.

Ләкин шунысын искәртеп китик: бу әле “теге якның” безгә күрергә рөхсәт ителгән өлеше генә, ә чынында анда нәрсә барганын бер Алла һәм сезнең үтә дә акыллы, тәртипле балаларыгыз гына беләдер, мөгаен…

Положение0003

Комментарий язарга