Бәхеткә юл нинди була?

“Студентлар язы” фестивале – университетта укучы һәр студентның иң көтеп алынган бәйрәме.  Әлеге бәйрәмдә энергияләре ташып торган иң актив студентлар үзләренең иҗатлары белән бүлешә. “УНИКС” концертлар залында Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты “Бәхеткә юл” дип исемләнгән конкурс программасын тәкъдим итте.

Фестивальне бәхет турында уйлануларга багышланган театральләштерелгән өзек ачып җибәрде. Әлеге чыгыш белән үреп, “Джо ди маджио” театр коллективы “О ней” дип исемләнгән тамаша күрсәтте. Ул җир йөзендә яшәүче һәрбер кеше өчен иң кадерле һәм газиз кешеләребез – әниләрбезгә багышланды.

Концерт дәвамында тамашачы студентлар күрсәткән вакыйгаларның шаһитенә әверелде. Бөек язучыларыбыз яшәгән заманга, канкойгыч сугышлар чорына әйләнеп кайтты. Алар белән бергә борчылды, җиңүләргә сөенде, яшәүнең мәгънәсенә төшенде.

ФһМБИ концерт программасы тамашачыларны үзенең төрлелеге белән сөендерде. Дөньяның төрле телләрендә композицияләр яңгырады. Алсу Сөләйманова башкаруында “Je pense a lui”, Алинә Ибраһимова, Алинә Җәлалова һәм “High school grind” ВИАсы “Toxic”, “Ал Зәйнәбем” вокаль ансамбле кызлары башкарган “Сагынам”, “Созвучие” вокаль һәм хор ансамбленең “Инвенция F dur”, “Melody” башкаруында  “Applause” кебек  җырлар конертка аңлатып бетергесез энергия һәм җылы хисләр бирде. Берсеннән-берсе оригиналь башкарылган әлеге җырлар тамашачыны моңландырды, уйландырды, кушылып җырлатты, хыял дәрьясында йөздерде. “Зарница” җыр ансамбле башкарган “Подай балалайку” композициясе халык традицияләрен чагылдырган матур чыгыш буларак истә калды. “Юан Фэн” вокал ансамбленең “Дорога” җыры аерым игътибарга лаек. Институтыбызда белем алучы Кытай студентлары әлеге җырны бар күңелләрен биреп башкарды. Күпләр җырның сүзләрен аңламаса да, аның эчтәлеген, сюжетын күзаллап, үзен әлеге сюжетның каһарманы итеп хис итте.

Хореография программасы да бик бай булды. Институтыбзның талантлы егет һәм кызлары башкарган биюләр берсеннән-берсе үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. “Индиго” заманча хорегография студиясе тарафыннан башкарылган “Узы” һәм “Синдром Анны” биюләре. Әлеге чыгыш чын мәгънәсендә фәлсәфи уйлануларга, биючеләрнең һәр хәрәкәтенең асылына төшенергә мөмкинлек бирде. “Яшьлек” коллективы кызлары “Казачье раздолье” биюе белән сәхнәдә “ут уйнатты”. Концертны караган барлык тамашачының да кызларның дәртле биюенә кушылып, өздереп-өздереп биисе килгәндер дисәм дә, ялгыш булмас. “Art works” коллективы аерым бер сюжетка корылган “Don’t lose your fire” биюен тәкъдим итте. Көчле музыка, якты утлар һәм биючеләрнең ташып торган энергиясе беркемне дә битараф калдырмады.

Концерт җыр һәм бию номерлары белән  генә чикләнеп калмады.  Евгений Колесников “Удивительные картинки”, “Стэм на колесах” юмор коллективы кызлары “ДК НАТ” дип исемләнгән чыгышларынын күрсәтте. Женяның чыгышы тамашачыларны бераз уйланырга мәҗбүр итсә, кызларның стэмы исә залда утыручы барлык тамашачыларны да рәхәтләнеп көлдерде. Концерт дәвамында “Tatarstyle” иҗат остаханәсе модельләре үзенчәлекле номерларын – “Айша” һәм “Мелодии курая” коллекцияцен тәкъдим итте. Зәвыклы итеп эшләнелгән, күз явын алырлык образлар күпләрне таң калдырды. Шулай ук театральләшетерлгән тамаша белән берлектә экранда эчтәлекле һәм кызыклы видеолар да күрсәтелде.

ФһМБИның концерт программасы “Melody” вокаль ансамбле, “Лето” кавер-группасы, Алинә Җәлалова, Эльвина Газизуллина, Дарья Егорова һәм Алинә Ибраһимова башкарунда “Будет свет” җыры белән тәмамланды. Әлеге җырга башка катнашучылар да кушылды. Барлык тамашачылар һәм катнашучылар өчен әлеге фестиваль дулкынландыргыч, һәм шул ук вакытта бердәмлек һәм шатлык хисе белән тулган чарага әверелде.

1 2 3 4 5

Анна Ватман фотолары

Комментарий язарга