Студент хезмәт отрядлары хәрәкәтенә багышланган һәйкәл кайда торачак?

Татарстан архитекторлары, рәссамнары һәм дизайнерлары арасында студентларның хезмәт отрядлары хәрәкәтенә багышланган стела яки һәйкәлнең иң яхшы эскиз, макетына республика бәйгесе игълан ителде.

Монумент 2018 елда Казанның “Яшьләр үзәге” тукталышы янындагы «Яшьлек» скверын бизәячәк. Стела фонтан янәшәсендә урнаштырылачак.
Әлегә корылма чыгымнары күләме һәм финанслау чыганаклары билгеләнмәгән. Проект авторлары булып республикада яшәүчеләр катнаша алуы билгеле.

Бәйгедә авторлар коллективлары, профессиональ рәссамнар, архитекторлар, дизайнерлар, шулай ук югары уку йорты студентлары һәм аспирантлары катнаша ала.

Anjnjy-mTg4

Комментарий язарга