Студентлар да эшли. Һәм… эш эзли

Уку дәверендә бер мәртәбә булса да эш эзләп карамаган студент юктыр ул. Туган нигездән китеп иреккә чыккач, буш вакыт булганда яки кесә ягы таманрак булган вакытта, бераз эшләп алу теләге уяна. Ә эшне кайдан табарга? Һәм студентка эш табу мөмкинме? Тәҗрибәң юк, яшь, җитмәсә, беренче курста гына укыйсың…

Элегрәк эшне газета-журналлар яки урамда ябыштырып куелган игъланнардан тапсалар, хәзерге интернет заманында игъланнарны компьютер һәм смартфоннар аша да эзләп табып була. Мин дә эш эзләү максатыннан социаль челтәрләгә кереп киттем.

Эш тәкъдим иткән игълан акча сорый?

Социаль челтәрләрдә «Работа в Казани» дип исемләнгән, вакансияләр тәкъдим итүче төркемнәр буа буарлык. Шуларга кереп үземә туры килерлек эш эзли башладым. «Офис архивына кеше кирәк, көнгә 990 сумнан», — дип фейк битеннән язылган игъланга тап булдым. Игъланда офисның адресы да, телефон номеры да, башка төрле мәгълүмат та күрсәтелмәгән иде. Офисның адресын һәм эш буенча сорауларымны язып игъланны куйган кешнең шәхси битенә хат юлладым. Җавапны озак көтәргә туры килмәде. Эш бер зур компаниядә, документларны тупларга, сораган кешегә кирәкле мәгълүматны табып бирергә кирәк икән. Компаниянең исемен белүгә, интернетка кереп, аның турында информация җыярга керештем.

Икенче көнне күрсәтелгән адрес буенча, әлеге компаниягә юл тоттым. Килеп җиткәч, компаниянең интернетта язылганча алай ук зур һәм дәрәҗәле булмавы ачыкланды. Гап-гади, искерә башлаган бина. Бинага кергәч, минем кебек эш эзләп килүчеләр күп булуын күрдем. Эш эзләүчеләрнең күбесе минем кебек яшь студентлар. 20-30лап кеше җыелгач, бер зул залга кертеп утырттылар. Аннары бер хатын-кыз компаниядә булган карьера үсеше һәм башка мөмкинлекләр турында лекция укыды. Карьера төзү өчен укыту дәресләре һәм аның өчен нибары 7000 сум түләргә кирәклеген әйткәч, бөтен кеше аптырашта калды, шаулаша башладылар. Ә хатын-кыз исә мондый мөмкинлек аларда гына булуы һәм аларда эшләү өчен 100 000 түләп университетта укырга кирәкмәве белән акланырга тотынды. Менә сиңа мә! «Эшкә урнашу өчен дә акча түләргә кирәкме икән ни?», — дигән уйлар белән әлеге офистан чыгып киттем. Шулай итеп беренче эш эзләү тәҗрибәм уңышсыз килеп чыкты.

Массажист булып эшләү өчен матур булу да җитә

Беренче уңышсыз тәҗрибәмнән соң, күп тә үтмәде Вконтактедагы шәхси битемә массажистка булып эшкә урнашу тәкъдиме белән бер егеттән хат килеп төште. Әлбәттә күңелемдә шунда ук шик туды, артык сүзләр язмыйча, «массажистка булырга белемем юк шул», — дип җавап җибәрдем. Ә егет исә, «бездә эшләү өчен белем дә, тәҗрибә дә кирәкми, фотоларыңа караганда, бик чибәр күренәсең, шул да җитә»,- дип яза. Зарплата 50 000гә кадәр дип тә өстәп куя. Баксаң, бу егет интим хезмәтләренең бер оешмасыннан яза икән. Шунда ук егетне кара исемлеккә кертеп куйдым. Моннан кала интернет аша акча эшләү һәм башка шуның ише нәрсәләр тәкъдим иттеләр. Шушы вакыйгалардан соң социаль челтәрләрдәге төркемнәрдән эш эзләүнең файдасы юк дигән нәтиҗәгә килдем.

Студентларга акча түләргә теләмиләр?

Аптырагач, әле беренче курсны гына бетерүемә карамастан, укыган белемем буенча эш эзләргә булдым. Газета-журналларга язучы журналистлар кирәкмиме икәнен белешә башладым. Әмма, «Беренче курсны гына бетергәнсең, бәлки бездә практика гына үтәрсең», — дигән җаваплар алдым. Менә шулай, син 100 мең сумнан артык акча түләп университетта укыйсың, газета-журналларга мәкаләләр язасың, биремнәр үтисең, ә алар синең хезмәтең өчен бер тиен дә түләми. Берничә ай буе дәвам иткән күзәтүләремнән мин менә шундый нәтиҗә ясадым: соңгы бер-ике елда эш бирүчеләрнең студентларга карашы бик нык үзгәргән икән. Аларның  күбесе эшкә укуын тәмамлаган һәм тәҗрибәле белгечләрне генә алырга тырыша. Хәер, бу инде күптән шулай булса кирәк.

…Эш дип, эшлим дип әйтү генә җиңел. Ләкин чынлап торып эш эзли һәм эшли башлагач кына, аның ни дәрәҗәдә авыр икәнен аңлыйсың. «Эшнең җиңеле дә, авыры да юк, яратканы һәм яратмаганы бар», – дигән берәүләр. Тулысы белән килешәм. Эш эзләү барышында бик күп авырлыкларга тап булдым. Әмма акча кирәк дип ялгыш юлга басмадым. Ә бит күпләр җиңел юл эзли. Шуның аркасында ялгыш юлга киткәнен сизми дә кала…

U4IQ_eUWcKY

Комментарий язарга