Язылу

«Идел» һәм «Идель» журналларына язылуның берничә ысулы бар:

  1. Татарстанның һәм Русиянең барлык почта бүлекләрендә (квитанция бланкы).
    «Идел» – физик затларга П 2363 (498 сум), оешмаларга П 2349 (573 сум)
    «Идель» – физик затларга П 2361 (498 сум), оешмаларга П 2362 (573 сум)
  2. Татарстан дәүләт хезмәте электрон порталының (https://uslugi.tatarstan.ru) «Подписка» бүлегендә.
  3. https://podpiska.pochta.ru электрон порталында.
  4. Казанда урнашкан берәр оешмадан кимендә ун кеше журналга язылырга тели икән, андыйларга үзебез барып, редакция бәясеннән (361,50 сум) яздырып кайтабыз һәм, журнал чыгуга, шул оешмага китереп тә бирәбез.
  5. Журналның электрон версиясенә дә язылырга мөмкин. Бәясе нибары 250 сум:

Языл! Укы! Әдәбият дөньясындагы яңалыклардан хәбәрдар бул!