«ӘДӘБИ СУД»ка чакырабыз!

«Идел» журналы оештырган чираттагы «Әдәби суд» утырышы 21 мартта узачак. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында әлеге чара сәгать 13.40та башланачак. Гаепләнүче — Ләйлә Хәбибуллина.

1

Ләйлә Хәбибуллина тумышы белән Буа районы Бик-Үти авылыннан. Хәзерге вакытта КФУда магистратураның икенче курсында белем ала, КФУ каршындагы Татар халык хорында җырлый, «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсенә йөри, гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укыта. 2017 елда «Иделем Акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә «Шигърият» номинациясендә беренче урын яулаган.

«Калеб» оештырган «Яңа дулкын» проектында катнашып, финалга үткән һәм Камал театрында куелган шигъри спектакльдә чыгыш ясаган.

«Әдәби суд»ка чыгачак шигырьләр шәлкемен тәкъдим итәбез.

Йөз алтмыш ат шул әмергә туктаганда

***
Ә мин сине еллар тозагыннан
Йолкып-ертып алам үземә.
Гарасаттан саклар өметләрем
Кагылуга шартлап өзелә.

Синең йолдыз күңлем пәрдәсенә
Күгәреген сөртеп, ялтырый.
Гаризалар тулы өстәлеңдә –
Өзгәләнеп, җаным ял сорый.

Упкын аша корыч җепләр сузам
Чыгар өчен синең алдыңа.
Син торасың якынаймый миңа
Бергә түгел, ярты адым да.

…Ә мин сине еллар тозагыннан
Йолкып-ертып алам үземә.
Арабызда уртак җырлар булсын.
Таш диварлар, зинһар, төземә.

Ялгышмыйча, барысын аңлар өчен
Дәшми генә кара күземә.

***
Ислемаең калды киемемдә,
Иренең хатирәсе кулымда.
Җәйге болыт төсле ияләндең,
Шакымыйча кереп уема.

Чәчләремне җилләр тараганда,
Искә төшә кайнар сулышың.
Ахыры кайчан булыр, көтмәгәндә
Үз-үземә ачкан сугышның.

Миллионлаган инсан арасыннан
Синең исне йотылып эзләдем.
Киемемдә сыкрый кулларыңның
Ялгыш кагылып киткән эзләре.

***
Кеше китә –
җансыз почмакларда
өелеп-өелеп сагыш-моң кала.
Синлек тулы
җырлар тыңлаганда,
авырттырып күңел айкала.

Кеше китә –
сыңар тыкрыкларда
ятим эзләр кала ярылып.
Үткән саен
«Синме?» диеп, алар
карап кала төсле каерылып.

Кеше китә –
сансыз диварларда
сызгаланып кала сурәтләр.
Ялгызлыкта,
синнән башка гына
тормыш кичерергә өйрәтмә.

***
Мин синең турында
шулкадәр әле белмим.
©Р.К.

Төннәреңдә
ниләр борчый,
ни өркетә йөрәгеңне?
Күлмәгеңне
син үзеңме,
башка берәү төймәлиме?

Кем күзләре
чагылышын
эзлисеңдер көзгеләрдә?
Нинди көйләр
сузасыңдыр
үзәкләрең өзелгәндә?

Тәрәзәңә
каккан чакта
иртә белән салкын яңгыр,
бәлки синдә
үткәннәрең,
үкенүләр кабынадыр?

Күлмәгеңне
һәр иртәдә
син үзеңме төймәлисең?
Йокламаган
күңелеңә
ник юату көйләмисең?

Төннәреңдә
ниләр борчый,
ни өркетә йөрәгеңне?
Синең өчен
җан атучы
бар икәнен белмәдеңме?

***
Бәргәләнә
күңел әллә нидән,
качам, никтер, синең кочактан.
Икебезгә
җылы җитмәс төсле
кинәт кенә капкан учактан.

Ашыгып язган
куыш язмаларны
ертып-ертып ташлар идем дә!..
Бу сагышка
мәңге кайтмас өчен
бикләнәсе килә өемдә.

Тәрәзләрне
кагып такта белән,
кертмәс өчен кояш нурын да.
Үз-үземә
корыч вәгъдә бирәм –
уйламаска синең турында.

Хатирәне
ерак яшерергә,
авыр йозак элеп куярга.
Моннан ары
чакырасы булма
таш курчаклар уенын уйнарга!..

Сагынулар
тулы хатларымны
ертам, ташлыйм, ягам учакта!
…Тик соңгы кат,
тик соңгы кат, зинһар,
иң-иң соңгы кабат кочакла.

***
Калганда берүзем,
бииләр төнозын
уйларым.
Җилләрне җитәкләп,
синсезен юлларның
буйладым.

***

Агылалар

шаулы урамнардан

тимер атлар, төсле утлар,

читләр, ятлар.

Һәр көн үткән

киң юлларны күптән ятлап,

вак-вак атлап,

йә йөгереп,

мең егылып, күтәрелеп,

җилкәләргә мең бәрелеп,

йә эләгеп карашларга,

әллә нинди тарафларда

адашкалап,

барам.

Нидер күзләп.

Чит карашлар арасыннан

бердәнберен,

бер синекен

эзләп.

Барам.

Син калдырган эздән.

Туң карларны

ера-ера тездән.

Язам тиздән

йә шигырьләр, йә акылдан (!).

Ә ахырдан…

Төнге күккә

якты яккан тәрәзәләр,

төне буе

дивар каккан ут күршеләр…

Һәм кешеләр,

чит кешеләр,

ят кешеләр

агылалар.

***
Керфекләрнең кунып һәрберсенә,
әзерләнгән төсле китәсеңә,

күтәрелеп карарга да
рөхсәт итми…
Калмасын, дип, истә.

Үпкә катыш ачу бигрәк көчле.
Диварларга уелып калыр төсле
безнең тарих…
кара, бәлки, кызыл төстә.

Йөз алтмыш ат шул әмергә туктаганда,
«Сүндер!» диеп Берәү тукмаганда,
искә төшер –
безнең көйләр күптән читләрнеке.

Күз яшенә батыра, күңел буа… Көчле!
Тик йөрәккә сыялмаган хисне
шул шәмәхә мөһер генә чикләрлекме?..

***
Әрнүләрне
төйнәп җан читенә,
мең бик салам, табу – хисемә.
Ташкын
булып килсен! –
әсәрләнмәм
шаштыручы бәхет исенә.

Моннан ары,
күпме ымсындырма,
йөгерүчең булмам каршыга.
…Сәгать телен
йөгән итеп тартып,
җилләр генә юлга ашыга.

Укылмаган
бите дәфтәремнең:
һәр җөмләдә – сызу, хаталар.
«Төзәтерләр…
Өмет исән!» – диеп,
кыенсынып иңрәп яталар.

***
Инде күптән
төнге күктән
чәчәкләрнең шиңгәннәре
ташланылган.
Җиңалмаслык,
кагыйдәсез,
һич аяусыз уен гына
башланылган.

Тупасланган
пычак белән
кыра-кыра ихласлыкның
соңгыларын,
капчыкларның
карасына,
эз калдырмый тотып кына,
тондырамын.

Ятсын, әйдә,
таптасыннар!
белмиләр бит ялварганны,
карап күккә.
барлап уйда
йөргәннәрне,
бушатам да йөгәннәрне…
китәм
биеклеккә!

***
Әгәр мин
(үзем дә белмичә)
бер бөтен бәхетне
телгәләп, тураклап…
Әйт, зинһар!
Яңакла!
Югыйсә,
гел зәңгәр
буласы күкләрдә
болытлар куера
һәрьяклап.

Яшермә
яшеңнең ачысын
чәчәкләр чигелгән
мендәргә.
Төн буе
җил генә ачынсын –
син түгел!
Тиң түгел
бит сиңа
йөзләр дә,
меңнәр дә.

Иңнәргә
сабырлык ефәген
бөркәнеп,
эндәшми торасың,
торасың кузгалмый.
Ә минем,
тимерле богаулар
өзәрлек йөрәгем
тынлыкка
түзалмый!..

(Ялгышлар
бозарга оялсын
бәхетнең олысын,
бәхетнең эресен.)
…Син,
шуңа,
яшермә
сүзләрнең турысын,
хисләрнең дөресен.

***
Бәрелеп, кочаклый
ярларын дулкыннар.
Тик юмый ярасын.

Пыяла артында
төсләрнең төрлесе –
мин киям карасын.

***

Төн күгенә җәя бәрхет.
Бергә рәхәт.
Бергә – бәхет.

***

Күңелемнең

Төпсез кесәсенә

Шик салдың да,

Калды кара төн.

Мин булырмын

Синең иң яраткан,

Һәм иң күралмаган

Сурәтең.

***
Әйдә,
китик әле…

Юксынудан
кагып ярга
кыю дулкыннарын,
сулар дуласыннар!

Уласыннар
җилләр,
яфраклардан үреп
озын-озак юллар.

Кыйнап безне,
елар
салкын-салкын
яңгыр.

Туңа калсаң,
җый да,
үткәннәрне яндыр.

Яки…
калдыр
мине.
үзем белән.

***

Уйларның

Чуалган төенен

Бер сүтәм,

Бер җыям яңадан.

Авыртсын!..

Тик тирән яраны

Черегән җеп белән

Ямамам.

Син миңа

Сөйләче дөресен.

Бу елак

Болытлар таралсын.

Вулканнар

Упкыны кадәрдер

Синең кул-минем кул

Арасы.

Юлларның

Сайладым озынын.

Синсезен –

Ахрысы, дөресен.

Үпкәләр,

Ялганнар, үткәннәр

Бәхетләр суында

Эресен.

***
Ялый-ялый
тозлы теле белән,
әчеттереп
юа яраны.
Шомлы дулкын
күперләрен алды
синең белән
минем араның.

Җилдән канат
алып йөгердем мин.
Очам, диеп,
ярдан сикердем.
Ялгышканмын!..
бөтенләй үк башка
юлдаш икән
минем фикернең.

Чәрдәкләнгән
күңелемне җыеп,
тозлы суга
салам юарга.
Әрнүләргә
түзәр чама да юк –
бүре булып
калды уларга…

***
Бер үкенеч калды –
синең җырың
җырланмаган килеш өзелде.
Күпер салып күккә,
сиңа ахры,
сагыш тамчылары тезелде.

Бөтен җиһан бүген
елагандыр,
ышанмыйча кара хәбәргә.
Монардан да авыр
ниләр бар соң?! –
Җан дустыңны салу кабергә…

Үзең узган юлның
ташлары да
сыкрыйлардыр, синсез калганга.
Һич үкенеп туя
алмый төсле
чиксез күкләр, сине алганга.

Кыр казлары җанга
сагыш өстәп
китә инде, канат кагына.
Уянмадың бүген…
Ышана алмыйм.
Үзәк өзелеп сине сагынам!..

***

Шәмнәр бии.

Сансыз диварларда

синең-минем өнсез күләгә.

Арабызга

тынлык һәнҗәр кадый.

Авырттыра. Төгәл эләгә.

Һәм син

минем сүнгән күзләремә,

упкыннарга дәшеп, багасың.

Аңламыйсың

һәрбер иҗек, сүзең

нинди тирән эзләр ярасын!..

Калдыр әле!

Тынгысызлы мәлдә

кирәк миңа җылың, бөтенләй.

Уттан башка

булмый, диләр дә бит…

Ә минеке, әнә, төтенли.

Пыскымасын,

дөрләп янсын иде.

Капсын, әйдә, күлмәк-чабуга.

Сөю дигән

ярыш булмый ласа!

Ниндә мәгънә уртлап чабуда…

Юк, син йөгер,

әйдә, кирәк тапсаң.

Алып ташлап садә күңелне.

Тик күлмәгең

сул як кесәсендә

шул бер йөрәк яши түгелме?

Бармакларың

тузган чәчләремә

сөеп, әллә уйнап кагыла.

Яна шәмнәр.

Сансыз диварларга

өнсез күләгәләр ягыла.

***

Син

өч дивар арасында

берьялгызың.

Үз бәхетеңне

сүзләр тезмәсеннән

табалмакчы.

Һәм язмышың

сиңа кабат тозак кора,

ышандырып:

«Эзләр эзлә, эзлә!..»

Ул – алдакчы.

Сискәндереп,

киң офыкка таң түгелә.

Уйлар, котырынып,

даулый үз кирмәсен.

Көтәсеңме

һәр төн саен

бар дөньямны,

читкә ташлап, яннарыңа

бер киләсем?!

Эндәш кенә!..

Хәятемнең һәр мизгелен

синең өчен

бүлеп-бүлеп бәйлим яраларга.

Тик кадерлә.

Һәм төзәлер алар,

кермәс булып читләр араларга.

***

Ә мин нәрсә?..

Гел ышанып яшим –

ялгышларның басам эзенә.

Тик белегез:

ешрак тарта калсаң,

корычы да кылның өзелә!

***

Әрнеп-әрнеп куя сизгер йөрәк,

Күңел мөлдерәмә тулы хисләр белән.

Ә мин сине төнге урамнардан

Тын һаваны ерта-ерта эзләп киләм…

Редакциядән: хәзерге вакытта бу шәлкем шигырьләр буенча тикшерү бара. Әдәби суд апрельдә уздырылыр һәм беркетмәсе шул ук санда басылып чыгар дип фаразлана. Шуңа күрә бу санны әллә кая ерак куймагыз.

Комментарий язарга