Сүгенү сүзлеге

Нәбирә Гыйматдинова «Идел»дә басылган мәшһүр гасыр романының хәрефен дә калдырмый укып барды.

— Ну, сүгенеп тә күрсәткән бу егетләр, үзләре мафиозниктыр, фәлән иткән төгәннәр,—дип «мактый-мактый» укыды.

Бөек романдагы һәр сүгенү сүзен калын дәфтәренә теркәп барды.

Пётр I бертуктамый йөздән артык сүгенү сүзен әйтә алган икән. Есенин исә аны да уздырган: өч йөздән артык тозлы-борычлы сүзне сибә торган булган. Нәбирә, «Арысланнар араны»ндагы «мат-пере-мат»ларны ятлап, Толстой белән Есенинны да уздырырга ниятләде—серле елмаеп йөри башлады.

Әмма беркөнне аның нурлы йөзе кара коелды:

— Бүлмәмнән ярты минутка гына чыгып тордым—дәфтәремне сугып та алганнар, сукылар!..—дип тотлыгып калды. Ни кызганыч, романдагы сыңар сүзне генә ятлап өлгергән иде шул,—Ләис, син алмадыңмы, сукы? Альберт, сукы малай, синнән генә шиклөнөм. Сукы борыныңны сузып, син генә кергән идең бүлмәгә.

Һәр бүлмәне айкап, өстәлләрне, шкафларны әйләндереп эзләсә дә, калын дәфтәр табылмады. «Идән җыештыручы алгандыр…» диде кемдер. «Аңа нигә ул, болай да кимен куймый»,—диде Нәбирә, тәмам өметен өзеп.

Ө беркөнне эшкә таң тишегеннән—сәгать унбердә үк атылып килеп җитте:

— Базарда мафиозникларны тыңлап тордым. Тач гасыр романындагыча сүгенәләр. Шулар гына суккан сүгенү сүзлегемне,—диде ул, көрсенеп.—Кеше иттем, сукыларны…

Ләис ХАРРАС

Комментарий язарга