Сухрау батырлары хәтердә

Игътибар иткәнегез бардыр: Сабан туйларында олылар авызыннан еш кына: «Безнең вакытта болай көрәшмиләр иде», «Көндәшен һаваларга күтәреп, аркасына шапылдатып яткырмагач, нинди җиңүче булсын инде!», «Балл белән түгел, чиста җиңәргә кирәк!» кебек сүзләрне ишетергә туры килә. Түбән Кама районының Сухрау авыл җирлегендә үтә торган Сабан туйларында исә, электән килгән гадәтләргә тугры калып, әле дә шулай көрәшәләр.

1392896436_9987Ә күптән түгел биредә нефтехимиклар районы авылларында күп тапкырлар батыр калган, әмма төрле сәбәпләр белән бераз онытылган батырларны туплап, мәҗлес-очрашу оештырганнар. Әлбәттә, Сабан туйларында матур көрәш алымнары күрсәтеп, көндәшләрен аркасына салган, тәкәләр откан батырлар халык теленнән төшми ул. Сухрау авылында әнә шундый батырларны бергә җыеп, бик матур, күпләргә үрнәк булырдай, башка районнар да үзләрендә куллана алырдай «Халкыбызның батыр уллары» исеме астында очрашу кичәсе дә оештырырга булганнар.

Бу авыл җирлегендә күп кенә идеяләр, матур башлангычлар Альберт Һади улы Җиһангиров исеме белән бәйле. Ә аның идея-башлангычларын тормышка ашыруда берничә авылны үзенә берләштергән җирлек башлыгы Ришат Рәсим улы Галимов ярдәмгә килә. Икесе дә спорт, аерым алганда көрәш белән «җенләнгән» кешеләр. Икесе дә авыллары өчен җанын-тәнен бирердәй каһарманнар да. Югарыда аталган чара турында бөтен республикага сөйләп, үз төбәген зурларга теләгән ике шәхес бер көнне (дөресрәге, кич) Казанга – «Идел» журналы редакциясенә килеп җитте. Сүзне аларга бирик.

Альберт Җиһангиров:

– Әйе, безнең районда данлыклы батырларыбыз һәрвакыт булды һәм андыйлар әле дә бар. Ләкин еш кына иң-иңнәрне генә искә алалар. Ә үз авылларында ничәмә тапкырлар тәкә откан, теге яки бу сәбәпләр белән республика күләменә чыга алмаган батырлар акрынлап онытылып бара. Югыйсә, алар арасында да унар-унбишәр тәкә откан, күп тапкырлар абсолют батыр булып танылган көрәшчеләр җитәрлек. Берзаман, уйладык та, ә нигә, районыбызның элеккеге еллардагы батырларын җыеп, бер очрашу кичәсе оештырмаска? 2013 елгы Универсиададан соң бу эшне тәүге тапкыр башкарып та чыктык. Ул чакта көрәшче ветераннарны Ренат Әхмәтшин, Ленар Иванов, Айнур Шәйхетдинов кебек үз төбәгебездән үсеп чыккан бүгенге буын батырлар белән таныштырдык. Шул чакта ук ветераннарыбыз «тагын да очрашырга язсын» дип таралышты.

Быелгысына да бик ныклап әзерләндем. Иң элек, адрес-телефоннарын барладым, сәламәтлекләрен белештем. Берәү менә йөрәгенә операция ясатырга теләгән иде, шушы очрашуга бәйле генә операциясен башка вакытка кичерде. Бу үзе үк әлеге очрашуның зарыгып көтеп алынганлыгы хакында сөйли. Беләсезме, безгә килгән кунаклар бик рәхмәтле булып, күбесе күз яшьләрен яшермичә таралышты. Уйлап кына карагыз, шушы еллар эчендә генә дә инде кырыклап элеккеге батырларыбыз фани дөньядан бакыйлыкка күчкән икән. Мәрхүмнәрне дә бер минутлык тынлык белән искә алдык.

Мин үзем Сухраудан өч кенә чакрым ераклыктагы Би авылыннан. Морзалар яшәгәнгә шулай аталган. Гомер-гомергә егерме җиде йорт кына булды анда. Атаклы революционер Хөсәен Ямашевның бабалары да шушы авылдан. Алты яшьтән бабам белән Сабан туйларына йөри башладым, шул вакыттан көрәшне күзәттем, гашыйк булдым, бабаларыбызның ничек бил алышуын белеп үстем.

Яшьтән Федот дәдәй Демидов көрәшенә сокланып яшәдем. Аның алымнарын, мөгаен, Данил Галиев кына кабатлый-үстерә алгандыр. Дустым Данил Галиев хөрмәтенә менә ярышлар уза, ә Федот дәдәй инде олылар телендә генә калып бара. Бер генә мисал. Түбән Уратма авылы Сабан туена барып, батыр һәм тәкәне оту өчен аңа егерме дүрт көрәшчене отарга туры килгән! Бүгенге көндә күз алдына китерә аласызмы моны?! Шөкер, Федот агайның оныгы Вадим да инде яшьләр арасында Татарстан һәм Русия чемпионы булырга өлгерде, акрынлап кына олылар арасына кереп бара хәзер. Ә малае Сухрауда уздырылган тәүге Сабан туенда батыр калды. Әйе, 1989 елда ул чакта чиста урыс авылында беренче тапкыр Сабан туе оештырдым. Башта бик авырлык белән генә барса да, берничә елдан бу инде урысларның да яраткан бәйрәменә әверелде. Көрәшне дә шуннан бирле уздырып киләбез.Вадим Демидов

Сухрауга бил алышырга килгән көрәшчеләр алдан ук инде хәбәрдар: бездә көрәш чистага кадәр булачак! Ни генә әйтсәләр дә, мәйданга чыккан батырларның берсе барыбер көчлерәк. Кемдер осталык белән алдыра, кемдер җитезрәк, кемнеңдер тыны кысыла башлый. Ягъни, чистага кадәр көрәшү төне буена сузылачак бит, дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Кемгәдер ярарга тырышып, түрәләр китәргә җыена дип кенә, ел буена көтеп алынган Сабан туен җәһәт кенә тәмамлап булмый бит инде! Милли бәйрәмебезне соңгы берничә еллар эчендә болай да тамашага әйләндереп калдырдык шул.

Дөресен әйтәм, бүгенге кайбер кагыйдәләр үземә дә ошамый. Хәзер көрәшчеләр абынып егылса да, көндәшенә балл биргән очраклар күп. Сабан туйларында олимпия системасы кебек кагыйдәләр кирәкме икән ул? Батыр икән, син бөтен көндәшеңне дә җиңәргә, матур итеп аркасына салырга тиеш. Хәзер исә көрәш ярышлары күбрәк шоу-тамашаны хәтерләтә.

Ришат Галимов:

– Сухрау авыл җирлегендә бер мең ике йөздән артык кеше яши. Шөкер, җирлегебез көннән-көн матурая бара, заманнан бер дә артта калмаска тырышабыз. Үз авылыбызда ук спорт белән рәхәтләнеп шөгыльләнергә була. Мактанып әйтүем түгел, әмма шәһәрдән кайтучылар да безгә кызыгып, сокланып китә. Берничә ел элек Сухрауда футбол, волейбол, баскетбол, башка уеннар уйнарга мөмкин булган стадион ачтык, балалар өчен велодром да бар, кышын биатлон буенча да ярышлар уздырабыз. Клубыбыздагы тренажер залы белән дә горурланабыз. Авыл җирлегендә яшибез дип кенә, икенче сортлы кешеләр итеп хис итмәү максатын куябыз. Ә инде Альберт абый кебек олы буын – безгә, яшьләргә үз киңәшләрен биреп торучы тынгысыз затларыбыз.

Авылда урыслар күпчелек булса да (гомумән, унике милләт вәкилләре яши – чиркәвебез дә, мәчетебез дә бар), көрәш залы ачтык. Үзем – тренер. Балалар бик яратып йөри. Көрәш залының бер ягына үзебезнең җирлек батырлары фотоларын куйдык. Икенче якта көрәш алымнарын сурәтләгән плакатлар эленеп тора. Үзенә күрә музей почмагы да бар. Әйтик, якын дустыбыз танылган көрәш белгече, тренер Ремис Илһамов исә билбау көрәше формаларын бүләк итте. Быел «Халкыбызның батыр уллары» чарасында катнашкан, безнең яклардагы Сабан туйларында утыз алты тапкыр батыр калган Котдус Хәбибрахманов кайчандыр үзенә бүләк ителгән тальян гармунны да безгә тапшырып китте. Ягъни бу залда чыннан да көрәш рухы хөкем сөрә. Шөкер, Сабан туйларын да ел саен, хәлебездән килгәнчә, зурлап, бөтен шартына туры китереп оештырырга тырышабыз.

«Халкыбызның батыр уллары», бер яктан, өстәмә мәшәкать кенә кебек. Ләкин бу эшкә бик теләп, яратып алындык. Заманында бергә мәйдан тоткан келәмдәшләрен искә алганда күз яшьләрен күрү, кичәдән соң озак таралыша алмаулары да мондый чараларның мөһимлеге турында сөйли. Бу бит үзенә күрә яшьләр өчен дә менә дигән тәрбия чарасы. Шуңа балалар белән очраштырдык, укучылар концерт куйды, Сабан туе мизгелләрен күңелләрендә яңартты, батырларга сорауларын юллады.

Быел без сәхнәгә төп геройлар итеп биш көрәшчене: Котдус Хәбибрахманов, Махиян Фәрдиев, Раушан Хәбиров, Фәрит Сәетов, Гакыйф Борһановларны чыгардык. Кызганыч, быелгы очрашуга Түбән Уратмадан Фәйзеләхәт Әмирханов килә алмады. Ул заманында төрле Сабан туйларында утыз сигез тәкә откан була. Шул ук Котдус абый белән Фәйзеләхәт абыйлар бары тик бер генә тапкыр очрашалар, чөнки икесе дә бил бирмәс егет була. Берсе – бер якны тоткан, икенчесе – икенче якны.

Араларыннан иң өлкәне Махиян абыйга күптән түгел 79 яшь тулды. Түбән Кама шәһәрнең беренче батыры да бит әле ул. Аның турында 12 яшьтән көрәшүен, көндәшен тотса, инде ычкындырмавын бик яратып искә алалар. Барысына да диярлек бүләкләр тапшырдык, шөкер, иганәчеләребез дә табылды. Алдагы планнарыбыз – шушы батырлар турында менә дигән китап чыгару. Егетләр бу максатка үзләре дә бишәр мең сум җыешырга килеште.DSC_1193

Быелгы очрашуга Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Камадагы вәкиле Рөстәм Ганиев та килде. Рәхмәт, бүләген алып килгән, батырларыбызга рәхмәт хатлары да тапшырды. Үзебез дә бүләк бирдек аңа – камчы! Ни өчен камчы? Сер түгел, авылларыбызда балалар билгеле бер яшькә кадәр көрәш белән шөгыльләнә дә, мәктәп, авылдан киткәч, көрәшне дә ташлый. Ә Рөстәм абый бит шул ук Данил Галиев исемендәге көрәш мәктәбе урнашкан «Шинник» спорткомплексы белән җитәкчелек итә. Без аңа шундый наказ тапшырдык: «Түбәнкамалылар яшьләр арасында әйбәт кенә көрәшә, ә менә олылар арасында командабыз арткарак тәгәри. Камчылап тотыгыз әле үзләрен!» Кем белә, бәлки инде якын араларда ук Түбән Каманың биш үлчәүдә биш чемпион калган чаклары әйләнеп кайтыр әле. Элеккеге батырларыбызны истә тотып, алардан үрнәк алып!..

Комментарий язарга