Суверенитет яшьтәшләре ни уйлый?

Суверенитетының «яшьтәш»ләре – 25 яшьлек егет-кызлар республикабызның бәйсезлеге өчен көрәш, мөстәкыйльлек белән кызыксынамы? Әйдәгез, әлеге сорауны үзләренә бирик.

Рәдиф Әхмәдиев, «Яңа Гасыр» каналы алып баручысы, «Axelle» төркеме солисты:

радиф1– Суверенитет хакында кечкенәдән ишетеп үстем. Ул елларда милли хәрәкәт дулкынын, вакыйгаларны үз күзләрем белән күрә алмавым кызганыч, әлбәттә. Суверенитет турында нибары әти-әни сөйли иде. Мәктәп елларында тарих укытучысы Фәрит абыйның да Татарстан җөмһүриятендә бәйсезлек өчен көрәшүе хакында бәян иткәне истә. Әмма ул вакытта, әллә яшь булгангамы икән, бу темага бик игътибар бирмәдем. Карашымны исә, Казанга килгәч, «Шәрекъ» клубы үзгәртте. Хәзер тәгаен итеп әйтә алам – татар милләте, аның киләчәге, халкы өчен бу хәлиткеч заман булган. Күпме халык көч-куәтен жәлләмичә азатлык өчен мәйданнарга чыккан, хөкүмәткә үз фикерен белдергән. Киләчәгебезгә битараф булмаган һәм Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дип исемләнгән әсәрендәге сюжет тормышка ашмаган өчен милләттәшләрем белән горурланам. Тарихка күз салсак, күпме милләтнең хокуксыз тормыш кичереп бөтенләй юкка чыгуын күрәбез бит. Безнең халык сынмады, түзде. Әлбәттә, корбаннар да булды.

Суверенитетка да, миңа да 25 яшь һәм каныма да бәлкем шул елларның милләтпәрвәрлеге сеңгәндер. Холкымдагы гыйсъянчылык рухы да шуннан киләдер дип уйлыйм. Әгәр Татарстан суверенитетын кеше гомере белән чагыштырсак, ул хәзерге вакытта шактый җитлеккән, үз фикерен дөрес итеп җиткерә белә, хаталары вә уңышлары өчен җавап бирә. Суверенитет киләчәктә дә халкыбызның мөстәкыйльлеге сагында торырга тиеш. Бу – аның төп максаты. Әмма бәйсезлек өчен көрәш адәм канын коеп түгел, ә туган телебездә сөйләшеп, мәнфәгатьләребезне түрәләргә дипломатик юл белән җиткереп барырга тиеш. Башкаларга үрнәк күрсәтеп кенә мөстәкыйльлек яулап була. Тәрбияле, зыялы балалар үстерү дә – милләтебезнең бурычы.

Айгөл Талипова, Русия фәннәр академиясенең фәнни хезмәткәре:

талипова1– Узган гасырның туксанынчы еллары хәтердә әти-әнинең яшь чагы, Салаватның сәхнәдә тәүге адымнар ясавы белән истә калган. Суверенитетның мөһимлеге кечкенә балага сизелмәгәндер дә инде. Әлеге сүзне ишеткәч, күз алдына нишләптер, Минтимер Шәймиев килеп баса. Суверенитет ул – бәйсезлек, дәүләтнең үз закон чыгару, шул кануннарны башкара торган орган һәм инде аерым суд системасы булу дигән сүз. Хәзерге көндә юридик белем алганнан соң, аны хокукый яктан бәлки бик дөрес булмаган әйбер дип тә уйлап куям. Чынлыкта исә, Татарстанда 100% суверенитет юк дип саныйм, чөнки барыбер «өстән» контроль бар. Шулай да, меңләгән халыкның туксанынчы еллар башында мәйданга чыгып бәйсезлек даулавын кирәкле эшкә саныйм. Юкка гына республикабыз якын-тирә төбәкләр арасында яшәү өчен иң кулай урын булып тормый инде. Татарстан алдынгылар рәтендә бара бит. Бу фактны бары тик, җитәкчеләрнең дөрес юнәлештә эшләве һәм моннан 25 ел элек «йота алган кадәр» суверенитет алуында күрәм.

Айзат Шәймарданов, «Татарстан хәбәрләре» тапшыруы хәбәрчесе:

айзат1гл– Татарстан суверенитеты белән яшьтәш булу сәбәпле, билгеле, аны үсә торгач кына аңладым. Әмма безнең өйдә кечкенәдән һәрвакыт мөстәкыйльлек турында сөйләшәләр иде. «Үз Президентыбыз» дигән сүз дә – шул суверенитет нәтиҗәсе. Башлангыч сыйныфта укыганда булган бер кызыклы хәл истә калган. Сыйныфта география картасы эленеп тора иде. Укытучы бер укучыдан Русияне күрсәтергә кушты. Аннан: «Татарстан кайда?» – дип сорады. Шунда бер бала: «Анда Татарстан юк, ул суверен бит», – дип кычкырып җибәрмәсенме?! Бу картина кичәгедәй исемдә. Аның мәгънәсенә үсә-үсә төшендем. Халык зур идеалга ышанып яшәгән.

Суверенитет сүзе минем өчен бер генә төшенчәне – «дәүләтчелек»не, мөстәкыйльлекне аңлата. Бүген республикаларның бу омтылышын, ачуым килмәгәе, кайвакыт үзәк каналларда сүгенү сүзе белән дә тиңләшә. Ә ул – татар өчен зур вакыйга. Хәтта Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, иң зур күтәрелешләрнең берсе. Суверенитетны кирәк түгел, вәзгыять әлләни үзгәрмәде дип йөрүчеләр белән дә бөтенләй килешмим. Мисал өчен, бүген халык яхшы яши икән, ул, беренче чиратта, нәкъ суверенитетка рәхмәтле булырга тиеш.

Суверенитет турында бик күп видеосюжетлар төшердем. Архив материалларын да актардым. Шуңа да суверенитет диюгә, иң элек күз алдыма мәйдан тулы халык килә. Кешеләрдә романтик хисләр көчле булган. Күзләре янып торган халыкны хәзер Казан урамнарында күрмисең дә шикелле. Үз-үземә кайвакыт, ни өчен мин алданрак туып, бу вакыйгаларның шаһите булмаганмын икән, дип әйтәм. Бер мизгелгә генә булса да, Ирек мәйданында басып торыр идем.

Суверенитет белән икебез дә ирекле кош кебек. Дөрес, республиканың канатын каерырга тырышалар. Әмма ул мөмкинлек булган саен, югарырак очып калырга тели. Башка төбәкләрдән тамырдан аерылып торуыбыз, планетар проектлар – Казанның 1000 еллыгы, Универсиада, дөнья чемпионатларын оештыру – шуны күрсәтә. Барысына да оптимистик караш белән яшәргә кирәк дип уйлыйм. Илдә ирек артса, республика бөркет кебек очып китәчәк. Әзер булырга кирәк. Әмма суверенитет кәгазьдә генә калмасын иде. 25 ел элек кабул ителгән декларация – бүгенге Татарстанның нигезе. Әмма яшермим, шәхсән миндә дәүләтчелегебезнең чирек гасырлык юбилей хисе сизелми. Дөрес, быел суверенитетны Татарстан парламентаризмының 25 еллыгы белән берникадәр бәйрәм иттеләр. Мөгаен, 30 августта искә алырлар. Әмма мин бу хакта телевидение, радио, газеталарда, реклама баганаларында, җитәкчелек авызыннан даими рәвештә күбрәк ишетәсем килә.

Мәскәү тарафыннан болытлар куерса да, үзебез дә күп мөмкинлекләрне файдалана алмадык. Закон бүген университет ачарга рөхсәт итә, ә кая безнең татар университеты? Татар теле дәүләт теле, ә кайбер түрәләр моны инкяр итеп, моңа каршы эшли? Ни өчен татар мәктәпләре урыс мәктәпләреннән бер-ике фән укыту белән генә аерыла? Нигә татарның үсеш концепциясе юк? Татарстан үзенең 2030 елда нинди булачагын белә, ә татарда мондый фундаменталь стратегия һаман корылмаган. Моңа бит үзебез гаепле. Кайвакыт үз-үзебезне хөрмәт итмибез кебек. Менә «яңа суверенитет» тулы хокук биреп, нәтиҗәсе мондый хаталардан азат булсын иде.

Люция Исламова, укытучы

люция– Татарстанның суверенитетлыгын кабул иткәннән соң урыс һәм татар телләре икесе дә дәүләт теленә әйләнә. Бу берничә ел күпмедер дәрәҗәдә үтәлеп килде, ә инде соңгы арада әлеге канунны санга сукмый башладылар. Шул тынгы бирми. Суверенитет дигәч, күз алдыма көчле, законнары үтәлә торган дәүләт килеп баса. Дөрес, мөстәкыйльлек игълан ителгән елларда татар теле үсеш кичерә. Хәзер аңа карата хөрмәт югалды, халык үзенең туган телен белми. Кая барсаң да, урыс телендә аралашырга туры килә. Шуңа да без һәрвакыт бәйсезлек өчен көрәшергә тиеш, әмма теге замандагы шикелле ачлык игълан итеп мәйданга чыгуны, акырышып йөрүне дөрес дип санамыйм. Бәйсезлекне көрәшеп, сугышып алмыйлар, ә аңа акыл, зирәклек белән баралар. Сугышу, талашулар берәүгә дә бәхет китерми. Мәктәпләрдә ФГОС (Федеральный государственный образовательный стандарт) системасы кертелгәч, татар теленең уку-укыту әсбапларын да яңарта башладылар. Ләкин алай да татар телен өлкән кешеләр өйрәнәселәре килсә, аларга яраклаштырылган китаплар юк диярлек. Авторлар да күбесе бер-берсен кабатлый. Бәлки татар телен аңлаешлы таблицаларга салыргадыр? Менә мәсәлән, инглиз телен өйрәнергә теләүчеләр өчен китаплар бихисап. Кешенең белем дәрәҗәсенә карап алар төрле итеп төзелгән. Телләр үзәгендә эшләгәндә 65 яшьлек урыс хатыны татар телен өйрәнергә килде. Китап булмагач, укытуы да кыен. Әмма татар телен үзләштерергә теләгән урыс балаларын, аларның туган телебезгә хөрмәтен күргәч, күңел сөенә, авырлыкларны да тизрәк җиңәсең. Күп мәктәпләрнең татар теле дәресенә исе дә китми. Ә бит Телләр үзәгендә дәресләр түләүле, мәктәптә исә бушлай өйрәтәләр…

Комментарий язарга