Суверенитет юлы…

Милли хәрәкәт башында кемнәр булыр — әнә шундый сорау борчый иде мине. Андый бер генә кешене дә күрми идем мин. Ә алар берьюлы диярлек калкып килеп чыктылар: Марат Мөлеков, Фәүзия Бәйрәмова, Рафаэль Хәким, Рашат Сафин, Зәки Зәйнуллин, Илдус Әмирханов, Фәндәс Сафиуллин…

«Әгәр 1917 елны большевиклар җәтмәсенә эләкмәгән булсак, без инде күптән көчле бер милләт булып танылган булыр идек», – бөек язучыбыз Әмирхан Еники сүзләре бу.

«Идел-Урал Республикасы», «Татар-Башкорт Республикасы» булу омтылышлары барып чыкмый, «Болак арты Республикасы» канда тончыга. Татар халкы бәләкәй территориядә автономия кысасына кертелә. Союздаш республика статусы хыял гына булып кала. 80 еллар азагында, бераз хөрлек җилләре исә башлагач, урам-мәйданнарга чыккан халык «Союздаш!» дип оран сала иде. Иң көчле яңгыраган оран исә «А-зат-лык!» булды. Аны Югары Совет та, Шәймиев тә гел тоеп-ишетеп тордылар.

ЮнысМилли хәрәкәт башында кемнәр булыр — әнә шундый сорау борчый иде мине. Андый бер генә кешене дә күрми идем мин. Ә алар берьюлы диярлек калкып килеп чыктылар: Марат Мөлеков, Фәүзия Бәйрәмова, Рафаэль Хәким, Рашат Сафин, Зәки Зәйнуллин, Илдус Әмирханов, Фәндәс Сафиуллин… Халыкның потенциалы, милли гамьнең көче турында сөйлидер бу факт…

1990 елның 30 августы. Ирек мәйданы актарылып кайный, Ирек мәйданы азатлык даулый. Бары даулый гына. Мәйдан азатлыкны яулый алмый. Ул, яуланса, каршыдагы таш бинада яуланачак. Анда Татарстан Республикасының Югары Совет сессиясе үтә, сессиядә Татарстанның дәүләт суверенитетын игълан итү мәсьәләсе карала. Азатлык өчен олуг дау җыйнак кына залда барачак. Бу көрәш кырында көчнең, ярсу-гайрәтнең кирәге юк – җиңүне сүз китерәчәк. Сүзләрнең иң кирәклесен сайлап ал да әйт: шул җитә.

Ләкин… Сүзләрнең иң кирәклесен каршы як та эзли. Сакаллы демократлар безнең кайберәүләр кебек микрофон алдында коелып төшмиләр. Хискә бирелмиләр. Оста штукатурлар сыман, тиешле күләмдәге һәм куелыктагы сүзне нәкъ кирәк җиргә генә китереп чәпиләр! Алар законны да белә, хәйләгә дә оста. Әле дә менә, суверенитет мәсьәләсен карауны кичектерер өчен, нинди генә сылтаулар һәм сылтаучыклар тапмадылар! Тик ул минут барыбер килеп җитте. Бик көчле бәхәсләрдән соң, махсус комиссия тәкъдим ителгән өч проекттан берне эшләп, ул кабул ителде.

● 1991 елның 12 июнендә Татарстанның беренче Президенты сайланды. Бу, белгәнебезчә, Минтимер Шәймиев.
● Югары Советта 1991 елның 29 ноябрендә – Татарстанның Дәүләт флагы, 1992 елның 7 февралендә – Татарстанның Дәүләт гербы, 1993 елның 14 июлендә Татарстан гимнының музыкаль редакциясе расланды.
● 1992 елның 21 мартында Татарстан референдумы үткәрелде. «Сез Татарстан Республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак, Русия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә коруына ризамы?» дигән сорауга катнашучыларның 61,39 проценты «әйе» дип тавыш бирде (катнашучылар 82 процент булды).
● 1992 елның 6 ноябрендә референдум нәтиҗәсенә таянган Татарстан Конституциясе кабул ителде.
● 1994 елның 15 февралендә Русия Федерациясе белән Татарстан арасындагы Шартнамәгә кул куелды.

Юныс2

Комментарий язарга