СЫНГАН КАНАТЛАР

Бүген иртә йокыдан уянды Рөстәм. Үзалдына әкрен генә укынып, аяк-кулларын җайлап-җайлап кына кузгатып алды. Инде хәрәкәтсез калуына 7 ай да үтеп киткән. Көндез коляскада, төнлә урын өстендә үтә аның гомере. Телефонын кабызып сәгатькә күз салды. «Әле сәгагать иртәнге биш кенә…», дип авырсынып куйды. Тагын ике сәгать чамасы ятарга кирәк әле. Телефонның яктысы аша ак стенага, түшәмнәргә күз төшерде ул. Шуннан кинәт кенә Уфада йортсыз кешеләргә ярдәм итү үзәгенә урнашкан вакытлары исенә төште аның. Ул вакытта тәмуг газапларыннан котылып, оҗмаһка килеп эләккән җан ияседәй тойды ул үзен. Анда килеп урнашканнан соң Рөстәмне республика хастаханәсенә салдылар. Тәҗрибәле табиблар аның бар организмын тикшерде. Рассеянный склероз дигән яман чир белән авырганын ул бары шунда гына белде. Бу инде балачагында кан чиреннән калган авыру. Аңа II группа инвалидлыкны бирделәр. Хастаханәдә ятканда Рөстәм янына дусты Руслан килеп йөри иде. Руслан… Аның белән Рөстәм өч ай элек кенә танышкан иде. Әле ярый аны очратты, әгєәр язмышы аны шушы кеше белән туры китермәгән булса, ничек буласын ул үзе дє күз алдына китерә дә алмый иде инде.
… Көзге салкын көн иде. Үзен-үзе кайда куярга белмичә, көч-хәл белән генә атлап, күңелендә әллә нинди шомлы уйлар уйлап, урамда бик озак йөрде Рөстәм. Инде аяк-куллары тыңламас хәлгә җиткән иде. Бер калтырый башласалар — җаныңны да кайда куярга белмисең инде. Кесәдәге актык акчасына кибеттән бер буханка икмәк белән бер төргәк пилмән сатып алды да, әкрен генә Николай яшәгән йортка юнәлде. Николай аның электән бергә эшләгән танышы. Улы Артем белән генә яши ул. Ике ел элек хатыны инфаркттан соң, якты дөнья белән хушлашты. Рөстәм кайвакыт аның янына килеп, кунгалап китә иде. Алар пилмән пешереп ашарга утыргач, ишек шакыдылар. Николай барып ишекне ачты. Таныш түгел кеше үзен Руслан дип таныштырды. Ул дини китаплар, җурналлар таратып йөри икән. Русланның акрын гына, тыныч кына тавышы Рөстәмнең җанына ничектер якын булды. Аның карашыннан, акыллы күзләреннән ниндидер җылы нур бөркелә иде сыман. Рөстәм дә бик аралашучан, шуңа да ул Руслан белән бик тиз уртак тел тапты. Алар бар дөньясын онытып, ике сәгатьтән артык сөйләшеп утырды. Өч көннән соң, тагын кереп чыгармын әле дип, Руслан хушлашып чыгып китте. Ул төнне Рөстәм бик озак йоклый алмый азапланды. Таң алдыннан гына изелеп, йоклап китте. Менә шунда ул беренче тапкыр мәрхүмә газиз әнисен төштә күрде.
… Рөстәм, имеш, ниндидер караңгы урман эчендә сазлыкта яфалана. Бөтен өсте пычрак ләмгә баткан, аякларын сазлыктан тартып алалмый. Бер аягын алам гына дисә, икенчесе бата башлый. Сазлык аны ћаман аска суыра. Шул чагында яр башында күкрәгенә сабый бала күтәргән әнисе пәйда булды. «Улым!!!… Рөстәәәм!…» Кулындагы сабыйны сиңа таба суза: «Улым, балаңны ташлама!!!…» Ул шыбыр тиргә батып, куркып уянып китте. Өнемме, төшемме дигән сыман, бик озак уйланып ятты. Улы Эдгарны искә төшерде: «Бүген тагын барып хәлен белеп киләм!», — дигән бер фикергә килде. Көн үзәгендә, аның бәхетенә булгандыр инде, Николайның баҗасы хәл белергә керде. Ул машина белән икән. Рөстәм аның белән балалар приютына кадәр утырып барды. Монда аны танып торалар инде. Вахтада утырган таза гәүдәле Нина исемле хатын: «Вот, молодец, Эдгарның папашасы килде!», — дип ачык йөз белән каршы алды. Рөстәмнең коридорга узуы булды, каршысына улы үзе йөгереп килеп чыкты.
5-6 яшьләр тирәсендәге теремек кенә сабый иде ул. Зәңгәр күзләре, якты саргылт чәчләре хас әнисенеке инде. «Ура! Папа пришел! Мой дорогой и самый лучший папа!», — дип әтисенең кочагына ук сикереп менде ул. Улын алдына утыртып, коридорда диванда ике сәгатьләп сәйләште алар. Рөстәм аны сөеп туялмады. Эдгар да сабый чактан ук сөйләшергә әвәс иде, гел генә татылдап торды. Үзенең куенына сыенып, аның сөйләгән сүзләрен дә ишетү аңа шулкадәр рәхәт иде. Эдгар уйчан карашын әтисенең чыланган күзләренә төби, кечкенә учы белән әтисенең кулларын, бармакларын иркәли. Менә шундый татлы мизгелләр белән ике сәгать вакытныњң үткәне дє сизелмәде. Аерылышу минутлары гына газаплы булды. Улы, әтисеннең кочагыннан чыгасы килми бик озак торды, моңардан Рөстәмнең күңеле тулды. Чак үзен тыеп торган ир, газиз баласы белән хушлашырга ашыкќты.
Руслан әйткән сүзендә торды. Өч көннән соң алар Николай белән чәй эчеп утырганда килеп җитте ул. Уң кулы белән пальтосын салып чөйгә элде. Русланның сул кулы култык төбеннән үк киселгән — шарфын, чәшке бүреген дә салды Руслан. Кыйммәтле кара костюмы, ачык зәңгәр төсле күлмәге, галстугы аның ыспай гәүдәсенә килешеп тора иде. Ир-егетләр исәнләште, бергәләп чәй дә эчеп алды алар. Руслан бик күп күчтәнәчләр белән килгән. Сумкасыннан икмәк, йомшак кабартмалар, конфет-печеньелар, бер блок «Максим» тәмәкесе ћәм Рөстємгә өр-яңа спорт костюмы да алып килгән. Мондый мул бүләк-күчтәнәчләрдән Рөстәм хәтта уңайсызланып та куйды, күңеле тулып, күзләре дә яшьләнде. Рәхмәт сүзләрен чак әйтәлде ул. Вакыт соң иде инде, Николай бүлмәсендә ятып йоклады. Руслан белән Рөстәм икесе таң атканчы сөйләшеп утырды. Руслан Рөстәмне зур игътибар белән тыңлады, шулай ук үз тормышын да бәян итте, акыллы киңәшләре белән дә уртаклашты.
«Кеше үз язмышына үзе хуҗа. Әгәр бар ихтыярыңны туплап, тормыш төпкеленнән чыгарга теләсәң, шушы теләгең көчле булса, бар авырлыкны да җиңеп чыгарсың. Бик авыр вакытларда ялгызың булганда, бар өметеңне баглап Аллаћыга ялвар, Ходайдан эшләгән хаталарың, гөнаћларың өчен гафу үтен, кичерүен сора. Үзең турында гына уйлама. Үзеңнән көчсезләргә ярдәм ит, хәлсезләргә — күәтеңне бир. Өлкәннәр әйткән сүзләрне тыңла. Кешеләр биргән киңәшләрне беркайчан да кире какма. Әгәр вакытында тәнкыйтьне кабул итсәң, эшләгән хаталарыңны танысаң — Ходай сине ярдәменнән ташламас!…»Русланның әлеге сүзләрен Рөстәм ћаман да хәтерли. Гомумән, Руслан аның өчен изге кеше булып калды. Берничә көннән соң Руслан Рөстәмне яшәү урыны булмаганнар өчен вакытлыча торакка урнаштырды. Күп тә үтмәде Эдгарны да балалар йортына тапшырдылар.Бу хакта Рөстәм белми дә калды. Монда да әлеге дә баягы Руслан ярдәмгә килде. Ул Рөстәмне Октябрьскийда яшәгән Владимир белән таныштырды. Аның элемтәләре дә юк түгел. Шулай итеп Володя ярдәмендә Эдгарның балалар йортын эзләп тапты алар. Ләкин суд Рөстәмне ата булу хокукыннан мәхрүм итте шул. Шул чакта әтисе Фасих абыйның аңа васыять итеп әйтеп калдырган сүзләре исенә төште: «Улым! Өйләнеп, балалар үстереп яшәргә тырыш. Безнең нәсел агачын дәвам ит!».
Әйе… Рөстәм әтисенең васыятен үтәде. Улы аның исемендә, димәк Хәбризаловларның нәсел җебе өзелмәде. Тик газиз баласы гына аның янында түгел шул. Рөстәмне Октябрьский картлар һәм инвалидлар йортына урнаштырдылар. Тик менә улы Эдгар да балалар йортында бик озак тормады. Улының тәрбиячесе һәрчак элемтәдә булгач, аңардан Эдгарны Кырмыскалы районында гомер итүче бер гаилә үзенә патронаж тәрбиягә алуын белде. Хәзер инде Эдгарның әти-әнисе Мөдәрис белән Гөлсара. Үзләренең ике улы ћәм бер кызы бар. Йорт хуҗасы — фермер, Гөлсара ханым — хуҗабикә. Менә шундый хезмәт сөйгән, матур гаиләдә яши хәзер Эдгар. Яңа әти-әнисе аны Рөстәмнән аермады. Алар көн дә диярлек телефоннан аралашты, елына берничә тапкыр алар Октябрьскийга да килеп йөрде.Улының эшкә өйрәнеп, укуында сынатмавын белеп торган Рөстәмнең күңеле тыныч иде. Улы турында уйланып утырганда, Рөстәм күңелендә үзенең балачак хатирәләрен дә яңартты.
… Рөстәм Уфада гади эшче гаиләсендә дөньяга килде. Әтисе Фасих абый гомере буе Уфа моторлар төзү берләшмәсендә эшләде. Менә шушы эше аның сәламәтлеген дә какшатты да инде. Астма авыруыннан җәфа чиккәннән соң, инвалидлык төркеме биреп, эшеннән бушаттылар. Күп тә үтмәде, шушы чир аны 49 яшендә якты дөньядан да алып китте. Бик авыр кичерде Рөстәм бу югалтуны. Нигә тормыш шундыйга әйләнде соң әле?Әллә язмыш мәрхәмәтсезме аңа? Әллә гаеп үзендәме?
Авырлыклар аны балачактан ук озатып килде. Ул чирләшкә бала булып үсте. 8 яше тулгач, аның хәле тәмам кискенләште, елга якын дәваханәдә үлем белән көрәшеп ятты ул. Ярый бәхеткә, кан чире артка чигенде, тик баланың организмында үзенең тирән яралы эзләрен салып калдырды.

Икенче классны ул өйдә генә укыды. Шул рәвешле әти-әнисе аны авырлыклардан сакларга тырышты. Тик менә кирәк чагында Фасих абый белән Зилә апаның игътибары җитмәде Рөстәмгә. Малай начар юлга баскан яшьтәшләре белән дуслаша, урам йогынтысына бирелә. Тәмәке тарта башлый, соңрак токсикологик матдәләр дә, наркотиклар да куллана башлый.
Мәктәптә укыганда ук Рөстәмнең күңелендә беренче мәхәббәт очкыннары кабына. Ул үзенең классташы Татьянага күз атып йөри башлый. Алар бергәләп төнге клубларга, кинога йөри. Татьяна да әдәпле кыз булмый, шундый ук бозык тормыш алып бара. Рөстәмгә 17 яшь тулганда, кыз авырга кала, яшьләр өйләнешә. Туйдан соң егет йортында яши башлыйлар. Булачак бала хакына Рөстәм белән Татьяна авыр булса да, начар гадәтләрдән арынырга көч таба. Бу очракта Рөстәмнең әти-әнисенең ярдәме дә зур булды. Тик дөрес юлга бассалар да, соң була. Озак вакыт наркотиклар куллануның нәтиҗәсе фаҗигале булды: балалары үле туды. Нишлисең, язмыштан узмыш юк диләр, үлгән артыннан үлеп булмый. Арытаба яшәргә кирәк, тормыш бит дәвам итә. Рөстәм заводка слесарь булып эшкә урнаша, Татьяна өйдә генә утыра. Тормышлары бер җайга салынгандай була. Бер-бер артлы кызлары Алена һәм уллары Артем дөньяга килә. Көтмәгәндә гаиләгә тагы кайгы килә. Рөстәмнең әнисе Зилә апаның гомере фаҗигале өзелә. Ул кер юганда электр тогына сугыла. Аңардан соң күп тә үтми әтисе Фасих абый да бакыйлыкка күчә. Тора -бара дөнья йөген тарту тулысынча Рөстәм җилкәсенә торып кала. Чөнки Татьяна эштән тыш вакытын гаиләсе белән түгел, ә ахирәтләре белән үткәрергә гадәтләнде. Рөстәм боларның барысына да күзен йомды, ничек тә гаиләсен саклап калырга тырышты. Хатынының атналар буена өйгә кайтып кермәвен, яңадан бозык юлга басып хәмер куллана, тәмәке тарта башлавын да гафу итте. Тик бу тырышулар барысы да юкка гына булды. Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.

… Чираттагы Яңа ел бәйрәмен алар Татьянаның әти-әнисендә үткәрергә булды. Бәйрәмнәре бәйрәм төсле булмады. Барысы да шактый гына хәмер белән сыйланып, тиргәшеп, кайсы кайда урын табып йоклап китте. Таң белән Рөстәмне аракыга кибеткә чыгарып җибәрде өйдәгеләр. Подъездга чыккач, Рөстәм Татьянаның күршесе Александра белән очрашты. Килешле итеп киенгән, саргылт чәчләрен иңнәренә таратып салган бу кызга игътибар итми мөмкин түгел. Өстәвенә, алар бер класста да укыган иде. Мәктәптән соң ул күптәнге хыялы белән медицина университетына имтиханнар бирде, тик конкурс аша үтә алмады. Әлеге вакытта ул сукырлар җәмгыятендә эшли. Кыз Рөстәм белән күреште. Алар бер-берсен бәйрәм белән котлап, матур теләкләрен җиткерде. Александра хәтта аның бит очыннан гына үбеп тә алды. Шуннан соң алар бергәләп кибеткә китте. Юл буена алар мәктәп елларын хәтердә яңартып, көлешә-көлешә барды. Кибеткә кергәч Рөстәмнең башына кинәт кенә бер уй килеп керде.
— Саша! Әйдә безнең өйгә киттек, анда беркем дә юк. Бераз бәйрәм итеп, күңел ачып утырырбыз. Кыз ялындырып тормыйча ризалашкач, Рөстәм аракы-шәраб, җимеш һәм башка тәм-томнар алды да, алар өйләренә таба атлады. Өйгә кайту белән чәй куеп, өстәл әзерләделәр. Шәрабтан авыз иткәч, Рөстәм магнитофонын кабызды, бүлмә буйлап вальс көе агылды. Алар биергә төште. Рөстәм яшь кызның зифа гәүдәсен, аның кайнар сулышын тойды. Шулай итеп, бер-берсенә сыенып, шәраб һәм сөю хисенә исереп озак кына вальс әйләнде алар! Икесе дә күңелләрендәге хис-тойгыларын тезгенләп тотарлык хәлдә түгел иде, бар дөньяларын онытып алар ләззәт диңгезенә чумды.
Яңа көн туды. Александра иртүк торып, өенә кайтып китте. Шушы көннән башлап Рөстәмнең йөрәгенә сары чәчле зәңгәр күзле бу туташ ныклап кереп утырды. Озак уйланганнан соң ул Александрага үзенең күелендге уйларын һәм өйләнешергә тәкъдим ясады.
— Мин сине яхшы аңлыйм, Рөстәм! Тик син бит гаиләле кеше. Балаларыгыз да бар. Мин бит сезнең арага керә алмыйм.
— Их, Саша, Саша! Белсәң иде син гаиләбезне сакларга минем күпме тырышлык салганымны. Әти-әни исән чакта Таня әйбєт булып кына йөрде шул. Хәзер бөтенләй азды: мине санга да сукмый. Инде тәмам түземлегем бетте хәзер. Аерлышырга кирәк дигән карарга килдем. Балаларга исерек әни белән яшәүгә караганда детодомда җиңелрәк булыр.
— Кит инде, Рөстәм! Нишләп шул сабыйларны детдомга бирәбез ди? Мин аларны үз балаларым кебек карап үстерермен.

Менә шушы сөйләшүдән соң алар бергә яшәргә булды. Александраның әти-әнисе бу адымны башлап бик хуплап та бетермәде. Әнисе килеп, дөньяда булган яман яман сүзлєр белән кызын тиргәде. «Бала-чага булгансың, теләсәң ни эшлә. Тик башыңны иеп миңа килєәсе булма», — дип ишекне шап итеп ябып чыгып та китте. Бер атна чамасы вакыт үткәч Татьяна балаларын иренә алып килде. «Мин синең белән яшәмим, балаларыңны үзең кара! Эш хакың безгә түгел, үзеңә дә җитми бит», — дип Рөстәмне мыскыл итеп чыгып китте.Балалар елый-елый үксеп беткән, үзлєре ач, йөзлєреннән төс качкан. Кигән киемнәренә сидек, тәмәке, хәмер ислєре сеңеп беткән. Александра җитез генә аларны чишендереп ваннада юындырды, Өсләренә чиста киемнәр кидерде. Тамак та ялгап алганнан соң балалар татлы йокыга талды.Шуннан алар балаларның киемнәре салынган сумканы бушатырга тотынды. Пычрак киемнәр арасыннан кульяулыкка төйнәлгєн төенчек килеп чыкты. Рөстәм аны чишеп караса, анда төрле чүпрәк кисәкләре, чәч-йон, тырнак калдыклары һәм язу кисәкләре килеп чыкты. Яшьләр аңа әлләни игътибар бирмичә, чүп савытына ыргытты, Кичке аш әзерләгәндә Татьяна бер әзмәвердәй ир ияртеп тагын килеп керде. Ул Рөстәмгә бер ай эчендә фатирны бушатырга куша. Чарасызлыктан, ир фатирын тиз генә сатып, акчаның бер өлешен элеккеге хатынына илтеп бирә. Йортсыз калган яшьләр ике ай чамасы Аркадий исемле танышларында яшәп тора. Ләкин чит кешедә күпме яшәп була инде, Һєркемнең үз тормышы бит. Ярый, бәхеткә Александраның әнисе ярдәмгә килә. Ачуы килгән чакта авыр сүзлєр әйтеп кызын тиргәсә дә, аларның аралары озакка бозылмады. Бер-берсенә кунакка барышып, хәл белешеп тордылар. Шуңа да Александраның әнисе аларны бәхетсезлектә ташламый. Үз фатирын сатып, балаларына да бер бүлмәле фатир алып бирде. Беркөнне Рөстәм эштән кайтып керсә — Татьяна килгән. Ул үзенең сөяркәсе — грузин егете Волан һәм иптәш кызы Ольга белән килеп, тавыш чыгарып, Александраны кыйнап китә. Чыгып китәбез дип торганда гына Рөстәм кайтып керә. Җитмәсә әле, балалары елап, каршы килеп торсалар да, аларны да киендереп алып китәләр. Рөстәм бер ялгызы аларга каршылык күрсәтә алмый. Менә шул көннән башлап шул 2 баланың язмышы аның өчен билгесез. Гыйнвар азагында Рөстәм судка гариза язгач, күп тә үтми аларны законлы рәвештә аералар. Балалар Татьяна белән кала. Менә алар Александрасы белән икәү генә яши башлый. Ир заводтан эштән китеп яшелчәләр сату белән шөгыльләнә башлый. Күмәртәләп сатучылардан сатып ала да, балалар бакчасына, мәктәпләргә, башка төрле кибетләргә илтеп тапшыра. Александра сукырлар җәмгыятендә эшләвен дәвам итә. Шул рәвешле гаиләнең эшләгән акчалары азыкка да, аз-маз кием салымга да җитеп бара. Хәтта бераз гына акчаны туплап барырга тырышалар. Тик бәхет ялгызы гына йөрми шул. Аның янәшәсендә һәрвакытта караңгы күләгә булып кайгы, бәхетсезлек тә йөри. Аерым кешеләрне генә түгел, меңнәрчә гомерләрне, бар дөньяны аямый торган, бернәрсәдән дә курыкмаган, берничек тә җиңә алмаслык кайгы һәм бәхетсезлек йөри. Март аенда бер эшкуар белән сөйләшеп, үзара килешү нигезендә, Рөстәм арендага гараж ала һәм төсле металл җыярга керешә. Килешү буенча, җыелган чималны гараж хуҗасына — эшкуарга аерым суммага тапшыра. Тупланган акчаларына ул беренче мәлдә 500кглап төсле металла җыя һәм аны хуҗага тапшыргач, яхшы гына керемне кесәсенә салып куя. Күңелдә ышаныч очкыны кабына. Хатынына да, үзенә дә яңа өс киемнәре сатып ала. Шул көннәрдә Александра да базарда көнбагыш сатучысы булып эшкә урнаша. Хуҗасы аңардан «астан гына» самопал аракы да саттыра. Салкын көннәрдә көне буе базарда өшемичә тору өчен, базар сатучылары аны хәмер капкалап «җылынырга» өйрәтәләр. Шулай итеп хатын өенә кайтып кергәндә шактый гына «җылынып» кайта башлый. Беренче мәлләрдә Александраның бу кыланышы ирен артык борчымый. Мәхәббәтләре көчле булгандыр күрәсең. Тәмле, кайнар ашлар белән көтеп торган, иркә-назын кызганмаган хатынына Рөстәмнең бер генә дә авыр сүз әйткәне, канәгатьсезлеген белдергәне булмады. Кайнар сөю хисләренә исереп, йоклап-уянулар үзе генә ни тора бит. Җырларда җырланган бәхет төне шушы буладыр инде ул.
«Эх, яшь чагым, яшь чагым!
Яшь чагым, гүзәл чагым!
Тиле яшьлегемне эзләп,
Сагынып кайттым тагын!», — дип җырлыйсы гына кала шул.

Рөстәм икенчегә төсле металлны бар булган акчасына җыярга уйлый. Бер тонна ярымлап, металл җыя да, кыйбатрак хакка, күрше Чиләбе өлкәсенә, Аркадийның ике туган абыйсы Романга тапшыра. Чиләбедән Рөстәм канатланып, яңа планнарга, яңа уйларга бирелеп кайта. Икенче көнне үк, металл җыя башлый — чөнки Чиләбедә чимал кыйбат: транспорт чыгымнарыннан соң да акча шактый артып кала. Бер тонна чамасы металл җыелганда Рөстәм янына гараж хуҗасы килеп керде. Аның Чиләбегә барганын да, нинди хакка тапшырганын белгән инде ул. Хуҗаның кәефе юк иде: ишектән кергәндә үк исәнләшмичә керде дә, җыелган металларны карап чыкты. «Аз җыелган, аз…», — дип мыгырданып өстәлдә торган аренда килешүен алды да ертып ташлады.

— Син нәрсә, егет, безне «кинуть» решил да? Давай миңа ике ел алдан аренда өчен түләп куй, срочно! ачкычларны бир — әнә гаражны арестовать итәләр, — дип ярсып, ишекне ачты да кемнедер чакырып китерде. — Мин әнә власть вәкилләре белән килдем.

Ишектә милиционер күренде. Рөстәмгә таныклыгын сузып үзе белән таныштырганнан соң, аның документларын сорады. Нишлисең, кесәдәге паспортын чыгарып салды. Өлкєн лейтенант паспортны алып, сумкасына салып та куйды.

— Давай, сиңа өч көн срок, шушы сумманы менә шушында китереп тапшырасың!, — дип кисәтеп куйды.

— Мин бит әле бу гаражда өч ай гына эшлим. Нинди ике ел турында сөйлисез?! Күрсәт безнең килешүне! — дип Рөстәм дә ачына башлады.

Хуҗа кеше мыек астыннан гына елмаеп, аңа ап-ак кәгазьгә язылган килешү тоттырды.

Рөстәм бу кәгазь кисәген кулына алып ис-акылы китте. Монда аның исем-фамилиясы язылган, компьютерда җыелган, нотариус мөһере дә, печать тә куелган. Култамга да куелган, нәкъ Рөстәмнеке инде. Лөкин ул бит андый договорга беркайчан да кул куйганы булмады.

— Мондый килешүгә минем кул куйганым булмады. Безнеке бит кулдан гына язылган иде, — дип кирегә сузды Рөстәм.

— Кайда синдәге экземпляр? Договор 3 экземплярда төзелгән бит. Син нәрсә милицияне алдамакчы буласыңмы? — дип җикерде аңа өлкєн лейтенант.

Рөстәм сораулы карашын хуҗа кешегә төбәде дә:

— Менә яңа өстәлдә иде, алды да ертты бит менә, — дип чүп савытына үрелгән иде. Шул мизгелдє хуҗа ул савыт янына килеп, кәгазьләргә ут төртеп җибәрде.

— Короче, егет, 3 көннән шушында киләсең дә шушы сумманы түлисең һәм дүрт ягың кыйбла! — дип әңгәмәне тәмамлады милиционер.

Рөстәмгә үз әйберләрен тоттырып, ачкычларын алдылар. Менә шул вакытта ул үзен алдауларына тәємам төшенде. Договорда язылган суммага карау белән чәчләр үрә торырлык. Барлык булган акчаларны җыйсаң да — бары өчтән бер өлеше генә була. Ул сөмсере коелып өенә юллана. Александрага барысын да сөйләп бирә.

Иртәгәсен хатыны аңа шундый тәкъдим ясый:

— Рөстәм, кадерлем, беләсеңме? Без әле яшьләр — кайда да яшәрбез. Тулай торак бирә торган эшен дә табарбыз, әйдє фатирны тиз арада арзан хакка булса да сатыйк. Тизрәк бу афәттән котылыйк! Нишләсен инде Рөстәм — ризалашты. Александра тиз генә игъланнар элеп чыкты, шуннан базардагы хуҗасыннан процент белән бурычка акча алды. Сөйлєшенгән вакытка акчаны алар өчәү: Рөстәм, Александра һәм абыйсы Илдар илтә китә. Акчаны биргәч, хуҗадан «расписка» да яздырып алалар. Тиздән Александра фатирны сатты, хуҗасына бурычны түли. Рөстәм тулай торакка өметләнеп бер оешмага бетонщик булып эшкә урнаша. Тик аларның бу адымын Александраның әти-әнисе генә хуплап бармый. Әнисе кызын бик нык тиргәп, куып дигәндәй чыгарып җибәрә. «Син минем бөтен өметләремне җимердең. Укырга керерсең дип көттем — юк. Инде гаилә корганда да каршы килмәдем, исән-сау яшәгез, бәхетле булыгыз дип фатихабызны бирдек, фатирга кадәр сатып алдык бит. Булмагач булмый икән. Ышанычымны тәмәке белән аракыга алыштырдың инде!», — дип үрсәләнә-үрсәләнә тиргәде әнисе. Шуннан соң алар, бөтенләй күрешмәс булды.Алар чарасызлыктан, вакытлыча яшәр өчен бер бүлмәгә керәє. Рөстәм эшләвен дәвам итте. Ә менә Александра эшкә йөрми башлады, чөнки хәзер базар ерак. Ә шулай да тик ятмады ул — арзанрак хакка вак-төяк әйберлєр алып, шуларны сатып йөри башлады. Тик Рөстәмгә тулай торак барыбер бирмәделәр. Аптырагач, ул эшеннән китте һәм алар Иглин районына әнисенең өлкән апасына яшәргә күченде. Алар кайткач йортларына нур керде. Александра бар җирне пөхтә итеп җыештырды, Рөстәм ихата-кураны караштырды. Шулай бервакыт кичке аш ашаганнан соң, әбисе Рөстәмне үз янына чакырды да кулларына күз салды, аннан кәрт тә салды.

— Улым! Бик начар бозымга юлыккансыз бит. Үлгән кош канаты, чәч-тырнаклар белән сихерләгәннәр сине. Бик көчле бозым бу. Ә шулай да аны җиңәргә була. Тик шушы әйберләрне эзләп табып, дога язып кирегә кайтарырга кирәк.

Рөстәмнең шулчак «кылт» итеп Татьяна китереп ташлаган бала әйберләре арасыннан килеп чыккан төенчек исенә төште. Шушы хакта ул әбисенә дә сөйләп бирде.

— Их, балам, балам! Чыгарып ташлап, дөрес эшләмәгәнсез шул. Мин тырышып карармын, тик бер дә ышандыра алмыйм. Ходай ярдәм бирсен инде сезгә! — дип укына-укына ниндидер үлән яндырып, төтенен иргә таба өрде.

Монда 6 айлап яшәгәннән соң алар тагын Уфага әйләнеп кайта. Рөстәм Уфа моторлар төзү берлєшмәсенә эшкә керә. Тагын вакытлыча гына дип бер бүлмәгә яшәргә керәләр. Һәм ниһаять тормышларында күптән көтелгән шатлыклы вакыйга була — Александра бәбигә уза. Тик менє яшәү шартлары гына кыенлаша. Рөстәм эшләгән заводта 5-6 айлап акча түләмиләр. Шунлыктан ул өстәмә эшкә — дәваханәгә каравылчы булып урнаша. Тик менә канга сеңеп калган металл чире генә аның күңеленє барыбер тынгы бирми. Заводтан кесәләренә, җиңнәренә тутырып запас частьләр, төсле металл кисәкләре алып чыга. Яисә яшереп куя да — төнлә килеп ала. Алар, гадәттәгечә, эш вакытында металл кисәкләрен җыеп, биек таш койма астына җирне казып яшереп куялар. Төнлә 3-4 тирәсендә, барып ала һәм үзенең каравылчы бүлмәсенә җыеп бара иде. Атна саен аны металл тапшыру пунктына илтеп шактый гына керемгә ия була иде.

Беркөнне Рөстәм каравылда торган вакытта аның янына күршесе йөгереп килә. Александраны тулгак тота башлаган икән. Рөстәм тиз генә сменщигына шалтыратып хәлне аңлатты да еенә йөгерде. Ул кайтып җиткәндә «Ашыгыч ярдәм» машинасы Александраны алып киткән иде инде. Икенчє көнгә — 13 майда көтеп алынган сабый, аларныә уллары дөньяга аваз сала. Рөстәмнең шатлыгының иге-чиге булмый. Ул хәзер иң бңхетле кеше итеп тоя үзен. Сөенечесен туганнарына, әнисе урынына калган Роза апасына шалтырата. Барысы да җыелышып бәби күрергү килә, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Улларына Эдгар дип исем кушалар. Кечкенә сабый бу кадәр дә әтисенә охшар икән, коеп куйган диярсең. Шундый ук зәңгәр күзле, кечкенә борынлы. Тиешле вакыт җиткәч Рөстәм күршеләре белән бергәләп, чәчәк гөлләмәләре тотып, бәби тудыру йортынннан якыннарын алырга дип килә.

Александрага баланы имезергә рөхсәт итмиләр, Эдгар ясалма туклану белән үсә. Рөстәмнең туганнары Роза апа һәм Шәрифулла абый яшь гаиләгә игътибарларын арттыра, һәрчак ярдәм итәргә тырыша. Шул рәвешле әйбәт кенә яшәп китә алар. Рөстәм шул ике урында эшләвен дәвам итә. Улларына 2 яшь тулгач, аны балалар бакчасына биреп, хатыны да чәчкә кибетенә эшкә урнаша.

Көннәрдән беркөнне, ирнең күзе көтмәгәндә ялкынсына, эренләп чыга. Алар бергәләп дәваханәгә бара, шуннан кайтышлый Рөстәм Александрга үзенең яшереп куйган 50 метр кабель барлыгын әйтә. Бергә чакта аны алып кайтып куярга уйлыйлар. Койма буенда бер кеше дә күренмәде — яшеренгән урыннан кабельне тартып чыгарып, китәргә җыенганда аларны заводның сак хезмәте эләктереп ала. Рөстәмне заводка алып кереп аңлатма яздыралар да өенә җибәрәләр.Әлбәттә инде бу болай гына тәмамланмый. Рөстәмне эшеннән чыгардылар, суд аны ике елга шартлы рәвешле ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем чыгарды. Рөстәм өчен авыр көннєр башланды. Ул төшенкелеккә бирелде, аның өмет канатлары сынды. Йокысызлыктан, һәрчак кәефсез йөрүдән ябыкты, тиз кызучанга әверелде. Танышлары аша базарга балта остасы булып урнашып караган иде, озак эшли алмады. Ул аз гына физик эштән дә тиз арыды, хәлсезлєнде. Аяк-куллары хәтта тыңлашмый башлады. Чарасызлыктан ул бу эшеннән дә китте. Ләкин бөтенләй эшсез дә ятып булмый бит инде. Ул үз җаена гына башкалар өчен вак-төяк ремонт эшләрен башкарды. Шул арада Александра да күзгә күренеп үзгәрде. Ире белән аралары суынды, чөнки сәламәтлеге какшавы аркасында ул ир-ат буларак «үлде». Хатын эшеннән гел кызмача булып кайта башлады, соңлаган чаклары да күп булды. Тора-бара куна да кайтмый башлады. Төрле сәбәпләрен дә табып торды: я әнисе чирләп киткән, я иптәш кызына кунакка бара. Бала тулысынча әтисенә генә калды. Ул Эдгарны балалар бакчасына үзе илтте, үзе алып кайтты. Түләргә акчалары да булмагач, аларны бүлмәлєреннән дә чыгардылар. Балаларын алып алар Рөстәмнең танышлары Юра һәм Наташаның йортына китә. Баргач табын корып утыралар, хәмернең дә чамасын оныталар. Юра Александрага бәйләнә башлый, алар тәмам оятларына югалтып, ярымшәрә калып биергә тотына. Наташа бу күренешкә түзеп тормый, ачы тавыш куптара һәм әниләренә кайтып китә. Рөстәм улын йоклатырга дип икенче бүлмәгә кереп китә. Әнисенең чит ир белңн төрле авазлар чыгарып кәеф ачканына Эдгар да озак кына йоклый алмый азаплана. Ә Рөстәмнең хатынының бу кыланышына йөрәге ничек әрнегәне, күңеле ярсыганын сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Улы йокыга талгач ул Саша белән танышкан чакларын, бергә мәхәббәт-назга төренеп яшәгән вакытларын исенә төшереп уйланып ята.

Икенче көнне иртән үк Александра Эдгарны алып чыгып китә. Рөстәм Иглин районына апасы янына кайтып китә. Бер атнадан соң Уфага килеп Эдгарны эзли. Тик балалар бакчасында булмый ул. Баксаң Саша Эдгарны ике көн элек Ольга исемле ахирәтендә калдырып киткән икән. Рөстәм улын алып авылга кайтып китә. Монда тыныч кына яшәсәләр дә, тик бу озак дәвам итмәячәге көн кебек ачык иде. Чөнки апасының бер пенсия акчасына өч җанны асрау мөмкин түгел. Рөстәм улы белән янә Уфага кайта. Монда бер танышы — Николайга килә. Бәхеткә ул аларны кире какмый, киресенчә җылы каршылый. Өстәвенә алар бергәләп кешеләргә фатир төзекләндерү эшләрен башкарып, аз-маз акча да эшлиләр. Бер кичне болар яшәгән фатирга Александра килеп керә. Кем әйткән, кайдан эзләп тапкан диген… Тавыш-фәлән чыгармыйлар, тыныч кына күрешәләр. Александра кибеттән пилмән, башка тәм-том алып керергә дип Рөстәмгә акча суза. Тик ир кибеттән әйләнеп керүгә, Николайның йоклавы белән файдаланып хатын баланы алып чыгып киткән була. Рөстәм тәмам төшенкелеккә бирелә, башында мең төрле уй кайный аның. Эдгарны хәзер кайдан табарга? Башны кайда куярга? Арытаба ничек яшәргә? Ул канатлары сынып, җирдә тыпырчынып яткан кош хәлендә калды. Шул мизгелдә ирнең башына бер уй килә. Ул үз-үзенә кул сала. Кулына лезвие алып, кан тамырларын кисә. Николай уянмаган булса, ирнең гомере өзелгән булыр иде. Николай тиз генә күршедә яшәгән шәфкать туташы Ларисаны алып керә. Ул Рөстәмнең яраларын эшкәртеп, тегеп куя. Ярый, күп кан югалтып өлгермәгән була Рөстәм. Югыйсә, фаҗига булырга да озак калмас иде. Бу күңелсез вакыйгадан соң ул бераз тынычлангандай була. Әмма бер уй аңа барыбер тынгылык бирми — ничек тә Эдгарны табарга кирәк. Александраның танышлары аша сораштыра торгач ниһаять таба ул аны. Әнисе аны яшь сабыйлар приютына тапшырып, үзе каядыр юкка чыккан икән. Рөстәм көн саен улы янына барып йөреп, күңеленә юаныч таба…

… Таң атканда сәгать уклары 6га якынлашкач, картлар һәм инвалидлар йорты җанлана. Үзләре йөри алганнар корридорга чыга, тәмәке тарту бүлмәсендә кеше күбәя. Урында ятучы авырулар янында санитаркалар кайнаша башлый. Күңелләрне болгаткан сидек исе, сасы тәмәке төтене, тегендә-монда яңгыраган пычрак сүгенү сүзлєре — барысы да вакытлыча күренеш икәнен аңлыйсың. Хәрәкәтсез ятучыларның асларын алыштырып, бүлмәләрдә идәннәрне юып чыгаргач, иртәнге аш керткәч интернат шифаханәне хәтерләтә башлый хәтта. Рөстәм телевизорны кабызды. Яңалыклар, боевик кинолар һәм мультфильмнар карарга ярата ул. Шул вакытта аяк-кулларына гимнастика ясап ала. Шуышып дигәндәй өстәле янына барып утыра, трубка аша гына чәй эчә. Чөнки кулларына бернәрсә дә тота алмый аның. Аяклары да үзенеке кебек түгел — хәрәктәләнми, тыңлашмыйлар. Ул инвалид коляскада гына йөри.

Бүлмәнең ишеге ачылды, ут кабынды.

— Хәерле иртә, егетләр! Әйдәгез, подьем! Юынабыз, бүлмәне җилләтәбез.

Ишектә үзенең яшеннән күпкә яшьрәк күренгән, зифа гәүдәле, тормыш дәрте ташып торган гүзәл зат — Зәмирә исемле санитарга күренде. Ул Рөстәмгә коляскасына утырырга ярдәмләште, кул-битләрен юындырды да кулына сөлге тоттырып башка бүлмәгә чыгып китте.

Без Рөстәм белән бер бүлмәдә яшибез. Өстәл кырына утыртып, бәбине ашаткан кебек башлап аны ашатам, аннан чәй белән шулпаны ул үзе трубка ярдәмендә эчә.

Көндезге сменада эшләүче санитарка Аймара да килеп җитте. Аның челтерәп чыккан тавышы, яңгыравыклы көлүе өчен, без аны яратып «Колокольчик» дип йөртәбез. Безнең караңгы тормышыбыга нур чәчүче, сынган канатларыбызны ялгаучы Изгелек фәрештәсе сыман күңел юатучы җаннар бит алар. Көннәр буена шушы атмосферада эшләп, кичтән өйгә — тормыш иптәше һәм балалары янына ашыга. Көне буена аларның кулыннан күпме эш үтә: һәрберебезне юындырып, чиста киемнәр һәм урын-җир әйберләрен алыштырып, ашатып-эчереп һәм шул ук вакытта бүлмәләрне, корридорны чисталыкта тотарга кирәк. Барына да өстәп, әледән-әле тикшерүләр, төрле комиссиялєр… Иртәнге ашны, ашагач, азрак ял итеп алабыз. Тәмәке көйрәтергә барабыз, йөри алганнар һавага чыга. Ярый Рөстәм бу җәфадан котылды. Ике ай элек Рөстәм хастаханәдә ятып чыкты, шул вакытта тәмәке тартуын ташлады ул. Медицина социаль экспертизасы комиссиясе аңа беренче группа инвалидлык бирделєр.

Көн дә табиб Радик Искәндәрович кереп хәлебезне белә, кан басымын үлчи, йөрәк-үпкәбезне тыңлый. Кирәк чакта укол кадарга, дару бирергә ачык йөзле шәфкать туташларыбыз бар. Кыскасы, бүлмәдә яткан килештә корридорда кем йөргәнен аяк басып йөргән тавышыннан да аңлыйбыз.

Көн дә сәгать сигез белєн тугыз арасында смена алышына. Бүген дежурга минем якташым Рузилә килә. Сабыр холыклы, киң күңелле якташымны һәрвакыт сагынып, көтеп алам. Безнең этажда 60 кеше, 60 язмыш яши. Аларның һәрберсенең үз холкы. Беребезнең дә хәтерен калдырмыйча, барыбызны да чисталыкта, пөхтәлектә тотучы изге җаннарга минем дә, Рөстәмнең дә рәхмәте чиксез. Кирәк әйберне вакытында сатып алып, китереп бирәләр, шатлык-кайгыларны да, күңелдәге сагышны да уртаклашучы бит алар. Менә шулай сөенешеп-көенешеп үтә безнең гомер көзләре. Тиздән Рөстәмнең улы Эдгарны әтисе янына кунакка алып килергә тиешләр. Алар көн саен телефоннан сөйләшеп тора. Очрашуны көннәр, сәгатьләр санап көтә инде әти кеше. Туганнары, дуслары белән дә һәрчак элемтәдә ул. Яшәргә урыны бар, ялгызы түгел ул. Барысы да әйбәт кебек, тик күңеле генә барыбер боек Рөстәмнең. Әле бит аңа 38 яшь кенә. Сөеп-сөелер чагы, җимертеп дөнья көтәр, балалар үстерер вакыты. Ә ул шушы йортта яшәргә мәҗбүр.

Әйе… Язмыш аны аямады. Гөлдән-гөлгә кунды, яшьлегендә сөеп-сөелеп алды, тик бәхетле генә булмады. Сынган канатлар ялганса да, аларның эзе мәңгелеккә тирән яра булып күңелдә калды.

(Чын хәлләрдән алынды, геройларның исемнәре үзгәртелмәде

Комментарий язарга