«Түбәтәемне кире кайтармадылар…»

«Ельцин әйтеп кенә, суверенитетны тоттырмадылар. Милли хәрәкәттәгеләр дә хурландыра башлады. Шуннан, түбәтәйне җибәрүен сорап, Кремльгә телеграммалар җибәрә башладым».

Фотка1«Мин – кечкенәдән Русия белән бер илдә яшәгән кеше. Яшь вакыттан ук аны үз дәүләтем итеп санадым. Гомер гомергә руслар белән дә дус, украиннар, белорусслар, башкалар белән дә тату яшәдек Кызганыч, зур ил таркалды, мөселман кардәшләребез Советлар Союзыннан аерылды. Тора-бара мин дә татарның кысылып яшәвен аңладым һәм… милләтчегә әверелдем.

Аерылышулар башлангач, безне тагын кысарлар дип курыктым шул. Шуңа да кайберәүләргә ышанырга туры килде, без беркатлы бит. Баштарак Ельцинны да уңай кабул иттем. Сүзләренә ышансаң, ул үзе Русияне таркатмау ягында булды, матур итеп суверенитетлар турында да сөйләде.

Борис Николаевич Казанга килгәч, Казан дәүләт университетының зур залында аны тыңлап утырдым-утырдым да, күңел йомшарды: бу безгә тагын да татурак яшәргә мөмкинлек бирүче кеше икән бит дип уйлап куйдым. Шуңа да үзенә килеп, рәхмәт әйтәсем килде. Сәхнә биек, этеп-төртеп менгерделәр. Шул чакларда гына Урта Азиягә барып түбәтәй алып кайткан идем. Әйбәт чигелгән, матур иде ул. Ләкин түзә алмадым: түбәтәйне тоттым да, «суверенитет биргәнең өчен рәхмәт, бирегез генә» дип тапшырдым үзенә. Ельцин исә рәхмәт диде дә, түбәтәйне башына киде. «Берите суверенитет столько, сколько вам нужно» – җавабы шул булды. «Йотыгыз» («глотайте») дигән сүзен хәтерләмим, гәрчә соңрак ул шулай әйтте дип сөйли-яза башладылар. Кулны кысты, аркадан какты да, мин сәхнәдән төштем. Шунда артыгын кыланып ташламадым микән дип үзем дә куркуга калдым: әле бит шунда һәм урамда Ельцинга каршы кешеләр дә бар! Бер-бер нәрсә эшләп куймасыннар тагын дип пошаманга калдым һәм тизрәк залдан чыгып китү ягын карадым. Фотоларга төшерделәрме, юкмы – белмим, миңа эләкмәде. Соңрак бу хакта Венера Якупова язып чыкты.

Гаепләүләр дә булды, әлбәттә. Арадан кайбер милли хәрәкәт вәкилләре, дин әһелләре «Син татарның символын бирдең» диделәр. Мин үзем татарның символы дип аның батыр йөрәген, эшчән кулларын, курку белмәс җанын, тугры юлдашын – атын атар идем. Хәзерге кебек машиналарда, самолетларда дөньяны яуламаган ул, атка атланып, Дунайларны кичкән, Аурупага барып җиткән… Бәлки ялгышамдыр.

Политическая голодовка против проведения в Татарстане выборов президента РФӘмма өметләр баштан ук акланмады. Ельцин әйтеп кенә, безгә шунда ук суверенитетны тоттырмадылар. Милли хәрәкәттәгеләр дә хурландыра башлады үземне. Шуннан мин, түбәтәйне җибәрүен сорап, Кремльгә телеграммалар да җибәрә башладым. Үзәк гәҗитләргә дә яздым, басылмады, әлбәттә. Уннан артык булды телеграммалар гына да. Нәрсә яздыммы? «Түбәтәйне кире җибәр, суверенитетың монда бозылган», дигән юллар бар иде анда. Әле күптән түгел генә яндырдым үзләрен… Түбәтәйне шунда ук оныткандыр инде Ельцин. Кире кайтмады ул. Кемнәрдер янәсе, Уфага очканда самолеттан ыргыткан икән дип тә әйтте. Кем белә инде…

Шуннан соң Ельцин тагын килде, катык эчкән чагында Арчага да бардым Сабан туена, ләкин мине бүтән аның янына кертмәделәр…

Политическая голодовка против проведения в Татарстане выборов президента РФ, 1991Сер түгел, мәктәпләрне яптылар, татар телендә укытулар азайды, җырлап, биеп кенә татарның мәдәниятен үстерә башладылар. Элек тә, хәзер дә шул фикердәмен: татарга иң элек милли мәктәп, татарча уку кирәк. Шәһәрнең яртысы урыс икән – татарча өйрәнсен, татарлар урыс телен белсен – бертигез хокукта булыйк! Без бит булдыра торган халык, кысмасыннар гына иде. Аурупа халкы белән тигез дәрәҗәдә, хәтта инглизләрне, грекларны, итальяннарны да уздыра ала торган халык без. Күпме мәшһүр галимнәребез бар бит дөньяда.

Кызганыч, бүгенге милли хәрәкәт ул безнең вакыттагы милли хәрәкәт түгел инде. Марат Мөлековларыбыз да, Вафирәләребез дә, Рәшитләребез дә юк… Бер Фәүзия Бәйрәмова гына калды бугай инде милли хәрәкәтнең йөрәге булып.»

Комментарийлар

  1. Ринат
    Июн 15, 2015 @ 15:17:20

    Исәнлек- саулык бир Раббым Фәузияга, андый йөрәг бергенә дер шат куңелле.

Комментарий язарга