“Тәкъдим ясау – кешенең беренче һәм соңгы тапкыр эшләнә торган гамәле”

К. Тинчурин театрында “Беренче мәхәббәт” спектаклен караганыгыз бармы? “Әйе” икән, димәк сез алда сөйләнәчәк вакыйгага нәрсә сәбәпче булганын бик тиз аңларсыз. “Юк” булса, сезгә сөйгән ярыгызны “җитәкләп” театрга ашыгырга кирәк. Үкенмәссез!

Ак фәрештә – мәхәббәт илчесе – булган җирдә сөю хакимлек итә. “ –Кешеләр бер минут та, бер секунд та мәхәббәтсез тора алмыйлар,  – шуңа да кешеләр бит инде алар: минут саен, секунд саен кемдер үзенең беренче мәхәббәтен таба”, – килешерсез дип уйлыйм, бу сүзләрдә тормыш яме.

Йосыф һәм Зөләйханы да, Ләйлә вә Мәҗнүнне дә, Ромео һәм Джульеттаны да берсен дә кабатлап тормыйм. Һ. Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе”ннән цитата китерәм дә, сезгә яңа мәхәббәт тарихын бәян итәм:

“Мәхәббәт

Ул үзе иске нәрсә,

Ләкин

Һәрбер йөрәк аны яңарта…”

Кышның беренче кичендә Рушан Казан тамашачысы алдында үзенең сөйгәне Айгөлкә тәкъдим ясады. Ике сандугачның бер-берсен яратып сайраулары никадәр хозур булса, бу минутлар да мәхәббәт кошлары сайравыннан ким булмагандыр. Айгөл үзенең сөйгәненә “әйе” дигән җавапны йөзләгән шаһит алдында әйтте.

81rYyNPjebI

Әлеге мәхәббәт тарихы кайчан башланган һәм шул матур нотада дәвам итүенә нәрсә сәбәпче булганын гашыйкларның үзләреннән сорарга булдым.

Аларның танышу урыны моннан нәкъ 3 ел элек мәдәният йортында  була. Очраклы очрашу урыны, киләчәктә кавышуга юл ярыр дип кенә уйлар иде микән?

— Рушан, театрда сөйгән кызыңа тәкъдим ясау идеясе ничек туды?

— Минем тормышым кечкенәдән сәхнә белән бәйле, шуңа күрә киләчәктә сөйгән кызыма тәкъдимне дә шулай ясыйсым килде. Тәкъдим ясау – кешенең беренче һәм соңгы тапкыр эшләнә торган гамәле, шуңа гомергә истә калуын теләдем. Театрда администратор булып эшләүче Рамил абыйдан сорагач, ул миңа менә шул спектакльдән соң ясасаң туры килә дип әйтте.

-Сәхнәгә чыккач нинди хисләр кичердең? Айгөлнең “юк” дип әйтүеннән курыкмадыңмы?

— Сәхнәгә чыккач, әлбәттә, дулкынландырды, сүзләрне дә онытып җибәрдем, ләкин иң кирәген җиткердем! Айгөлнең “юк” дип әйтүеннән курыкмадым, чөнки аның мине ничек яратуын беләм.

-Айгөл, ә син Рушанның тәкъдим ясаячагын сиздеңме? Аның дулкынлануы тойдыңмы?

-Үзен тотышында үзгәреш сиздем. Рушан мине Уфадан килеп алды, шуңа күрә юлдан арыгандыр гына дип уйладым.

-Мәхәббәт илчесе сине сәхнәгә чакыргач, нинди хисләр кичердең?\

-Уфада театрларда лоторея уйнаталар, бу театрда да шунда җиңгәнмендер дип кенә уйладым. Аннары сәхнәгә Рушан чыккач кына, нәрсә булачагын аңладым. Аның шулай тәкъдим ясавы миңа ошады. Шатлыктан күз яшьләремне дә тыя алмадым.

Ишетеп яки фотографияләрдә шулай тәкъдим ясаганнарын күргәнем булса да, мондый вакыйгага беренче тапкыр юлыктым. Рушанның  кыюлыгы таң калдырды, афәрин!!!

yTQCo-dcfII

Комментарийлар

  1. Разиль Ярмухаметов
    Дек 10, 2017 @ 13:46:23

    Махаббатыгызга тугры булып калыгыз!!!

Комментарий язарга