Төрек каһвәсе ничек пешерелә?

Яхшы иртә кофедан башлана диләр, шулай ук кофе кара алтыннан соң дөньядагы иң сатыла торган товар булып тора. Һәр ел дөньяда 500 млрд. тан артык чынаяк кофе эчелә. Шул санның яртысы иртәнге аш вакытында (ә кайчакта иртәнге аш урынына) эчелә.

Иң күп кофе эчеүче илләр арасында Финляндия, Швеция, гарәп илләре һәм Төркия. Һәр илдә кофены үзенчә пешереләр. Төрекләрнең kahve эчүләре японнарның чәй эчү церемониясеннән бер дә ким түгел. Аны пешерүнең үз серләре бар.

Төрекләр каһвәнең күбекле һәм куе булуын ярата. Каһвә гадәттә күмер өстендә пешерелә, кечкенә генә чынаякка салынып бирелә. Каһвә белән бергә бер стакан су да бирәләр. Бу каһвә эчәр алдыннан, су белән авызны башка тәмнәрдән чистартыр өчен эшләрнелә. Каһвәне кечкенә генә йотымнар белән эчәләр. Эчеп бетергәч чынаякны тәлинкәгә каплап аннан бу конструкцяне әйләндереп каплыйлар. Каһва куесында багалар. Мондый багу өчен аерым сүз дә бар — falcılık.

Төрек каһвәсен ничек пешерәләр соң?

Төрекләр каһәвне туркада пешерә. Бу махсус кофе пешерер өчен уйлап табылган җиз яки тимер кәстрүлчек.  Фатир шартларында күмер булмаганга без каһвәне әкрен утта пешерәчәкбез.

Туркага якынча бер ярым бал кашыгы тарттырылган каһвә салабыз. Эчеләчәк чынаякка суык су салып аны кофе өстенә салабыз. Һәм тагын чирек чынаяк су өстибез. Шуннан соң каһәвәне яхшылап болгатабыз һәм плитәгә әкрен утка куябыз. Беренче минут эчендә кофе әкрен утта үзенең тәмен бирә башлый. Каһвәне тагын бер болгатып алабыз. Һәм ул әкрен генә кайный башлагач өстендәге күбекне чынаякка җыябыз. Тагын бер болгатабыз. Әгәр дә сез кофены шикәрле эчәсез икән, бу этапта бер яки ике кашык шикәр өстәргә була. Яңадан күбек күтәрелгәч аны да җыеп алабыз һәм кофены чынаякка салабыз.

Түрк каһвәсе әзер! Иртәләрегез хәерле кофеларыгыз тәмле булсын! Afiyet olsun!

Төрекләр каһәвне туркада (махсус кофе пешерер өчен уйлап табылган җиз яки тимер кәстрүлчек) пешерә. Фатир шартларында күмер булмаганга без каһвәне әкрен утта пешерәчәкбез. Туркага якынча бер ярым бал кашыгы тарттырылган каһвә салабыз. Эчеләчәк чынаякка суык су салып аны кофе өстенә салабыз. Һәм тагын чирек чынаяк су өстибез. Шуннан соң каһәвәне яхшылап болгатабыз һәм плитәгә әкрен утка куябыз. Беренче минут эчендә кофе әкрен утта үзенең тәмен бирә башлый. Каһвәне тагын бер болгатып алабыз. Һәм ул әкрен генә кайный башлагач өстендәге күбекне чынаякка җыябыз. Тагын болгатабыз. Әгәр дә сез кофены шикәрле эчәсез икән, бер яки ике кашык шикәр өстәргә була. Яңадан күбек күтәрелгәч аны да җыеп алабыз һәм кофены чынаякка салабыз. Тулы рецепт һәм төрекләрнең кофены кичек эчүе турында Идел журналы сайтында укыгыз.#Idel #Idelzhurnali #idelzhurnaly #идел #иделжурналы #журналидел #читателиидел #минемиделем #иделем #нашидел #f4f #l4l #tatar #tatarlar #mintatar #tatarbar #tugantel #татар #татарлар #tugann #kahve #kavem #afiyetolsum

A post shared by Идел журналы (@idelzhurnaly) on

Бу рецепт буенча заманнында миңа кофе эчергән Төрек кардәшеш Ahmet Balcı га рәхмәт!

Кызыклы факт: кофе психоактив эчемлек, артык күп эчкән очракта ул галлюцинацияләр китереп чыгарырга һәм хәтта үтерергә мөмкин. Якынча 100 чынаяк кофе леталь доза булып санала. Кофенин чәйдә һәм шоколадта да бар.

 

Комментарий язарга