Төш (хикәя)

Богдад хәлифенең улы мөселман иленнән килгән икенче милләт кызына гашыйк булды. Болар арасында сөешү башланды. Сөешүләре, кыска гына вакыт эчендә, Йосыф-Зөләйха мәхәббәте биеклегенә күтәрелде.

art-meditaciya-poza-lotosa

Кыз үз иленә кайтып киткәч, егет аңа көн саен шылтыратып, кайнар хисләрен белдереп торды. Кыз да күкнең җиденче катына күтәрелеп, үзенең шәрыкъ әкиятләрендә генә була торган чын мәхәббәтен табуы хакында уйлады.

Бер-бер артлы атналар, айлар үтте. Көннәрдән бер көнне, һәр кич саен ахшам намазыннан соң була торган шылтырау ишетелмәде. Кыз, аптырап, телефон трубкасын кат-кат күтәреп карады. Телефон эшли. Кичектергесез шөгыле килеп чыккандыр, соңрак шылтыратыр, дип үзен юатты кыз. Ләкин телефон ул көнне дә, алдагы көннәрдә дә тавыш бирмәде. Кыз, үзе шылтыратып та җавап ала алмады. Ни өчен хәбәр бирми? Әгәр авырса, туганнары яки дусларының шылтыратуын үтенә ала. Әгәр икенче берәүгә гашыйк булса, ачыктан ачык әйтергә, яшермәскә, дип сүз куештылар. Сәбәп нәрсәдә?..

Кыз, йөрәгенең януына чыдый алмыйча, ерак илгә сәфәр чыгып ките. Бер дә бүтән түгел, берәр бәхетсезлеккә очрагандыр, хастаханәдә ятадыр, минем телефонымны әйтеп шылтыратырга кушарлык та хәле юктыр… Йә булмаса, гарипләнеп, миндәй егет кемгә кирәк, дип уйлыйдыр…

Үзен үзе шундый авыр хисләр белән өзгәләп, егете торган шәһәргә барып җитте бу. Юл төенчекләрен күтәреп, алар яшәгән урамны, алар яшәгән өйне эзли башлады. Менә Сәлам Хусам урамы, алтынчы йорт, унынчы йорт, менә… Урамның каршы ягыннан килгән кыз, башына чалма ураган исән-сау егетенең капкадан чыгып, өстенә чуклы-чачаклы күлмәк кигән, ялтыравык пәрәнҗәгә төренгән хатын-кыз белән машинага утырып каядыр китеп баруын күрде. Кыз, әллә үз уйларына капма-каршы вакыйганы күргәнгә, кычкырып эндәшергә дә, янына йөгереп барырга да көч тапмыйча, баскан җирендә бер чарасыз катып калды. Ничек аңларга? Гарипләнгәндер дигән уе дөрескә чыкмады бит инде. Янындагы өлкән яшьтәге хатын да кәләше булырга охшамый. Тагын нинди ихтимал бар соң?.. Икенче берәүгә гашыйк булып, вәгъдәләшкәнчә, дөресен әйтеп шылтыратырга көче җитмәдеме? И-их, дип уйлады кыз, ялга килгән ун көн эчендә чит милләтнең холкын-фигылен аңлап бетерермен димә икән…

Сөйгәненең бүгенге кыяфәте беренче очрашкан көннәрдәге «Йосыф»тан күпкә аерыла иде. Гүя аның аякларына тегермән ташы такканнар. Гүя иңнәренә сытып керер йөк төягәннәр. Ул бик хәлсез, борчулы булып күренде кызның күзенә. Нидер булган моңа, нидер булган. Көтәргә, үзе кайтканны, һичшиксез, көтәргә кирәк. Монда кадәр килгәч, мәсьәләне ачыкламый китү ярамас.

Көн кичкә авышты. Егет белән хатын-кыз кайтып, машиналарыннан чыгып өйләренә кереп киттеләр. Ни булса, шул. Аллага тапшырып, кыз да аларның ишекләрен шакыды. Көтелмәгән кунакны күргән егет башта каушап калды. Аннан кызны түргә чакырып түбәндәгеләрне сөйләде.

– Мин сиңа бүген ахшам намазыннан соң шылтыратырга тиеш идем, – диде ул, сөйгәнен нинди сәбәп очып килергә мәҗбүр иткәнен аңлагач. – Мәүлид бәйрәме көнне, таң алдыннан мин бер төш күрдем. Син әниеңне кыйныйсың, имеш… Кулыңда каеш та, чыбык та юк, әмма синең күкрәгең бер күтәрелә, бер төшә, бер күтәрелә, бер төшә. Синең күкрәгең күтәрелгән саен, әниең ныграк бөгелә, ныграк иелә. Бер заман гел җиргә кадәр чүкте бу. Моны күреп торган минем әниемнең дә йөзе каралганнан карала бара… Бу төш миңа бик авыр тәэсир итте. Үзем генә очына чыга алмаслыгымны аңлагач, әниемә сөйләдем. Ул, игътибар белән тыңлаганнан соң: «Уйлыйк әле, кинәт кенә нәтиҗә ясамыйк, хикмәтле төш булырга охшый бу», – диде. Шуннан соң әнием дә, мин дә көн-төн шушы төш турында уйланып йөри башладык. Ахырда әнием: «Улым, бу төшнең синең киләчәк тормышың турында булуы ихтимал. Ялгыш юраудан куркам. Ягъкуб авылында бик дөрес юраучы кеше бар, дип әйтәләр, шуңа барып карыйк», – диде. Бүген без шунда булдык, – диде егет.

Кыз, егетеннән өметле җавап ишетергә теләп, ашыгып:

– Казый нәрсә диде соң, сөйлә тизрәк, – дип үтенде.

Егет башын түбән иеп:

– Ул синең әниеңә мөнәсәбәтеңнең начар булуын әйтте. Кул белән түгел, сүз белән кыйный әнисен, диде.

Кыз аптырап калды. Серенең ничә мең чакрым ераклыкка мәгълүм булуына гаҗәпләнеп:

– Соң минем әни мине үзе хаксызга рәнҗетә. Ул миңа үземчә яшәргә ирек бирми. Туктаусыз өйрәтә, туктаусыз ачулана, авыр сүзләр әйтә… Минем эчми-тартмый торган әйбәт кыз булып үсүемә шөкер итә белми, – диде.

– Димәк, син начар анадан туып, начар ана тәрбиясе алып, әйбәт кеше булгансың, – дип сораулы караш ташлады егет.

Кыз егетнең кинаясен аңлады. Шулай да:

– Ә әниеңнең йөзе нигә каралган инде? Мине дә шулай сүз белән кыйнар, дип курыкканмы? – дип сорады.

– Юк, – диде егет. – «Әйбәт» киленнән нәселебезне санламаучы балалар тумагае, дип борчылган ул.

«Дини хорафат корбаннары», – дип уйлады кыз, эченнән. Әмма, акылның шашып сөйгән йөрәкне дә йөгәнли алуын күреп, туктап калды.

Сагыну, сөю, ярату турындагы сүзләрне алга таба дәвам итү файдасыз иде.

Заголовок / Уяну

жанр / Хикәя

Яшен утыдай якты нур булып чагылып үттең дә, күпме кызларга хәсрәт салдың. Сөю хәсрәте!

– Өйләнгәнме икән?

– Гаиләсе, баласы бармы?

– Бу хәтле дә чибәр кешенең берничәдер әле…

Табынучылар да, тагылучылар да булды үзеңә.

– Бар, бар аның гаиләсе!

– Тагын томрап торган ике кызы да бар. «Әтием», дип өзгәләнеп, янында бөтерелеп кенә йөриләр, ди.

– Ә үзе нинди яшь чырайлы!

– Бер дә: ике балалы ир димәссең.

– Бәлки, гаилә камытын хатыны җилкәсенә ташлап, үз рәхәте өчен генә яши торган кешедер? Андыйлар күп бит хәзер.

Читтән карап, сокланып йөргән бу танышыма һич тә тел тигертәсем килмәсә дә, эндәшмәдем. Бары тик күңелемне дә, үземне дә ераккарак кына алып киттем. Еллар үтте. Һәрвакыт күз алдымда торган мәһабәт гәүдә тоныклана төште. Шулай, үз-үземне йөгәнләп дигәндәй, сүлпән бер тынычлыкта калып яшәп ятканда, теге нур көлтәсе алдыма үзе килеп төште. Әйтерсең, җыры белән серен дә чиште.

Мәхәббәтем чакыра дип белеп,

Егылып төштем Күктән.

Күләгәңне Сөю диеп уйлап,

Ялгышканмын, иркәм!

 

Көтәм нурлы күзле берне,

Көтәм якты йөзле берне,

Көтәм сихәт сүзле берне,

Көтәм, көтәм, көтәм!

Аерылган!..

Ә нигә ул? Бәлки сүз авторыдыр? Ә бәлки әйтеп яздырылган шигырьдер? Хәзер җыр сөюче акчалы эшкуарлар күп бит…

Бу урынсыз бәхәсне башымнан тиз кудым кууын. Ә йөрәк кузгалды… Үзем Аны тыңлыйм, үзем эссе көндә йотлыгып эчелә торган чишмә суыдай, голт-голт җыр йотам. Асылкош тоттыммыни? Концерт тәмамлануга, шул кош канатлары белән җилпенеп, тамаша залыннан очып чыктым да, Ул пәйда булырга тиешле ишек ягына чаптым. Анда миннән әллә кайчан алдарак килеп тезелгән кызлар, яшь хатыннар… Һич кенә дә исем китмәде.

Әрсезләнеп, алар арасына да барып кысылмадым. Миңа калса, менә-менә килеп чыгар да, аяк очларыма басып ишектәге һәр хәрәкәтне сагалап торган күзләремне күрер һәм бер көтү булып болганып торган әлеге «фәрештәләр»не куллары белән аралап, алай гына да түгел, аларның берсенә дә илтифат итмичә, миңа йөгерер, миңа килер кебек тоелды. Чөнки, миндәгедәй сөю хисе, миндәгедәй тартылу – боларның берсендә дә юктыр, дип уйладым. Килеп кочагыма керер дә: «Йөрәгең магнитмы әллә синең, тәки тартып алдың бит!..» – дип пышылдар күк. Әмма бу чынга ашмастай, фәкать мин күрергә теләгән төш кенә. Алай диюем дә дөрес түгелдер әле. Төшләр бит йоклаганда гына керә. Ә мин көпә-көндез дә төш күрәм шикелле. Аяк өсте йоклыйммы икәнни? Йокыга тартым, һич кенә дә айный алмыйча хыялга чумып йөргән бу халәт – дөньяда тиңе булмаслык дәрәҗәдә гашыйк булуымнан иде! Дөресрәге, әлеге котылгысыз хиснең, киредән дә кайтып, бөтен барлыгымны боргычлап алуыннан!..

Йөрәгем әйтеп-аңлатып булмаслык дулкынлану белән сөйде!

Акылым: тыел-тыел, җитте-җитте, – дип, өзлексез миемне төйде!

Әмма… Ходай Тәгалә җанымны барыбер аның янына чөйде…

Ул ничек булдымы?

Көтмәгәндә.

Әйе, көтмәгәндә куркыныч хәбәр җиткерделәр: «Хастаханәдә, хәле бик авыр. Кан да, тән дә кирәк икән», – диделәр. Янына йөгердем. Андый талантларны бәллүр футляр эченә куеп, җил дә тигертмичә сакларга кирәк тә бит, – дип типкән йөрәгем – хастаханәгә барып җиткәнче үк бер башыннан ярыла башламадымы икән?..

Чынлап та, Ул юл һәлакәтенә очрап, хастаханәдә ята. Янган җирләрен ямарга яшь тән тиресенең кирәк булуы да дөрескә чыкты. Чиратка язылдым. Тик шунда ук, бөтен вөҗүдемне калтыратып, курку биләп алды. Кан бирергә теләүчеләр дә байтак. Әгәр кирәгем калмаса? Чакырып кертелгәннәрне узып иң алга барып бастым да, шәфкать туташыннан тәнемне карауларын үтендем.

– Зинһар өчен, минем тиремне алыгыз! Минем тирем аның тәнендә тиз савыгачак. Чөнки мин…

Шәфкать туташы йөземә күтәрелеп карады.

Мин аның саен батыраеп:

– Чөнки минем күзәнәкләрем аның тәнендә бербөтен булып яшәргә тели! – дидем.

Минем фамилиямне кечкенә-кечкенә кәгазьләргә яздылар. Дөресрәге, канымны, йөрәгемне, тагын кайбер әгъзаларымны тикшерергә алып кереп киттеләр. Ә аннан? Мин көткән, мин теләгән ләззәтле минут!..

Менә мин Аның белән бер бүлмәдә, рәттән диярлек куелган ятакта ятам. Арабыз һич кенә дә ерак түгел. Димәк, мин Ул сулаганны сулыйм, Ул күргәнне күрәм. Ә юк, Ул күрми бит әле. Бик тиздән мин дә күрмәс булдым. Шәфкать туташы кан тамырыма наркоз җибәрә. Бөтен көчемне куеп, йокламаска, ни гамәл кылганнарын карап ятарга тырышсам да, күзләремне йомганмын. Ә уянганда?.. Хәтта минутка да тулмаган кебек тоелган теге илаһи бергәлек юкка чыккан иде. Мине башка бүлмәгә күчергәннәр. Күзләремне ачтым да, хәлсез исәнгерәү белән изелеп, тын калдым. Янымда табиб белән берничә шәфкать туташы басып тора иде. Ниндидер шаярту сүзләре әйтеп көлдерергә, дуслык өчен утка да керергә әзер торуымны күпертеп күрсәтеп, көч бирергә тырыштылар булса кирәк. Ә минем уйларым үземнән бигрәк Аның турында. Ашыгып:

– Аңына килдеме? Тәненә яңа тире теккәнне аңладымы? – дип сорадым.

Соравымны үзләренчә кабул иттеләр булса кирәк.

– Савыккач, барысын да әйтербез. Икегезне бергә күрештереп, тирене сездән күчерүебезне дә сөйләрбез. Әле аның яралары ул гына түгел. Син, әйдә, үзең тизрәк ныгы! – дип, күңелемне юаттылар. Алар чыгып киткәч, минем башыма: «Нишләп сорамадым инде, тагын нинди яралары бар икән, тагын нәрсә кирәк икән?» – дигән уй килде. Бөерем икәү, икесенең берсен бирергә риза. Күзләрем икәү – аларның да берсен арттыра алам. Ә йөрәк кирәк булса? Бирә аламмы мин йөрәгемне?.. Ә нигә бирмәскә? Чөнки мин үлмим булып чыга бит. Тәнемне генә күмәләр, ә йөрәгем Анда яшәп кала. Әйе, йөрәгем яшәвен дәвам итә. Аның тәнендә… Аның кул-аякларын хәрәкәткә китереп, Аның белән бергә уйлап, җырлап, көлеп… Мин торырга, табибларга шул фикеремне җиткерергә теләп, урынымнан калкындым. Ярый әле, яраларымны кузгатмас өчендер, ятагыма нык кына итеп бәйләп куйганнар икән үземне.

Шулчак кемдер йомшак куллары белән җилкәмнән тотты да:

– Нәфисә апа, сезгә торырга ярамый. Нәрсә кирәк, әйтегез, барысын да үзем эшлим, – дип, баш очымнан чыгып, каршыма басты. Карашыннан сылу мөлаемлык бөркелеп торган бу кыз-хатын, ак халат киеп куйса да, шәфкать туташы түгел иде.

– Сез кем? – дип сорадым мин аннан, чибәрлегенә таң калып.

– Кызы. Әтиемнең кызы! – диде ул, тагын да ягымлырак итеп. Аннан акланган сыман: – Мин аңа үзем дә бирә идем тиремне, авырлы булгач, алмадылар, – диде.

«Шулкадәр яшь башыгыздан тормыштамы», – дигән гаҗәпләнү тойгысы беләндер:

– Ә-ә, сез кияүдәме? – дип сорадым.

– Ирем белән бергә иде алар. Иремә берни булмаган, ә менә әтием…

– Талант ияләре үзләрен саклый белми, – дидем мин каршымда күз яшьләрен коеп басып торган ханымга. Минем аны елавыннан тизрәк туктатасым, уйларын икенче якка юнәлтәсем килде. Авырлы чагында борчылырга ярамый. Туачак балагыз турында уйлагыз дип үгетләргә теләсәм дә:

– Исемегез ничек? – дип сорадым.

– Нургөл, – диде ул.

– Нургөл? Нур-гөл, кызык. Гөлнурлар күп, ә менә Нургөл дигән исемне беренче ишетәм. Бер карасаң, бик матур, яңача. Нигә һаман кешенекен кабатларга? – дидем мин.

Нургөл тагын да яктырыбрак китте. Тагын да назлырак итеп, миңа тагын да якынрак килеп, хәтта күпмедер иелә төшеп:

– Әтием куйдырган исем ул. Әтием гел шулай матур һәм үзенчә яшәргә ярата иде, – диде.

«Иде» сүзе мине сагайта куйды. Куркынып:

– Хәле ничек әтиеңнең? Әллә?..

Кыз үксүен арттыра төште.

Ходаем, үлмәгәндер бит?.. Шунда ук, андый очракта кызы минем янда басып тора алмас иде дип, үз-үземә җавап бирдем. Алай да, кискенрәк тавыш белән, ашыгып:

– Хәле ничек әтиеңнең? Табиблар нәрсә әйтә? – дип, соравымны кабатладым.

Ул, елавыннан туктап, әтиемә шушындый тупас кешенең тиресен күчерделәрмени, дигәндәй, яшьле, сөрмәле күзләрен тутырып миңа карады. Аннан:

– Бераз көтик әле, йөрәге әйбәт тибә дип әйттеләр, – диде.

Мин, ниндидер эчке бер күтәренкелек һәм шатлык белән:

– Димәк, минем йөрәгем кирәк түгел, – дип әйтеп салдым. Аннан, кычкырып әйткән әлеге яшерен уемны:

– Йөрәге сау, димәк! Йөрәге исән булгач, үзе дә тереләчәк, Алла боерса! – кебек җөмләләр белән акларга тырышып, йомгаклап куйдым.

Ләкин авыздан чыккан сүз – очкан кош, диләр. Үз колакларына үзе ышанмый басып торган Нургөл:

– Нәфисә апа, әллә сез йөрәгегезне дә бирергә уйлаган идегезме? – дип сорады.

Мин бу сөальне тиремне бирер алдыннан ук көткән идем. Җавабым әзер булганлыктан, бер дә каушамыйча:

– Нәзерем бар иде, – дидем.

– Нәзер? Хәтта йөрәгегезне бирергә нәзер әйттегезме? – диде Нургөл, тагын да ныграк гаҗәпләнеп. Аннан, тулымы икән соң бу дигәндәй, йөземә текәлеп карады, башын чайкап, – сәер, бик сәер, – дип өстәде. Әлеге минутта Нургөлне миңа күз-колак булу вазифасы түгел, әтисенең тәненә ниндидер тилемсә хатынның тиресе эләгүе борчый башлады шикелле. Борчылмассың?! Әнә, котырган эт тешләп, селәгәе генә эләксә дә…

Кыз шулай уйлыйдырмы, юкмы, белмим. Болар минем шикләнүләрем генә иде. Ә ул элеккечә ягымлы калып:

– Нәфисә апа, әтием урынында башка берәү булса, аңа да йөрәгегезне бирер идегезме? – диде.

– Кан кирәксә – кан, җан кирәксә – җан бирермен, – дидем. – Җан – йөрәктән башка тәндә кала алмый бит инде, – дип киеренкелекне йомшартырга тырыштым.

– Ә сезне нәрсә шулкадәр дәрәҗәдә тетрәндерде соң? Хәтта җаныгыз, йөрәгегез белән саубуллашыр дәрәҗәдә? – дип төпченде Нургөл.

– Мәхәббәт, – дидем мин хис-тойгысыз гына. – Мәхәббәт.

– Әстәгъфирулла?! Сез дөньядан киткәч, биреп калдырылган ул йөрәк белән икенче яртыгыз нәрсә эшли ала инде? – дип гаҗизләнде.

Мин эндәшмәдем. Нургөлнең кайбер сорауларыннан әтисеннән көнләү билгеләре чагылып үтсә дә, аның инсафлы, яхшы тәрбия алуы аермачык күренеп тора иде. Тату, олы сөю белән яшәмәгән гаилә балага мондый күркәм тәрбия бирә алмый. Үземнең йөгәнсез хисләремә баш була алмаган очракта, әтисен өзелеп яраткан бу баланың бәхетенә нинди күләгә төшерә язуымны аңлап, оялдым. Җир убылсын да, караватым-нием белән төшеп китсәм иде, дип уйладым. Аннан акылыма килеп:

– Ә, нигә мин үземне җир йотуын телим соң? Нинди җинаять эшләдем? – дип гасабилана башладым. Мин бит фәкать гашыйк булдым! Бер күрүдә, беренче күрүдә! Беркемгә белгертмичә, беркемгә бернинди кайгы китермичә яшерен бер дөрләү, яшерен бер тетрәнү кичердем! Ярату һәм сөя алу гөнаһ була димени?! Нур агымы булып килгән бу илаһи сөю дә, яшәтер өчен җибәрелгән менә бу тән газаплары да Ходай тарафыннан тәгаенләнгән эштер, дип фаразладым. Һәм бу яну-көюләремнән вакытында тукталырлык сәбәп күрсәткәне өчен Ходаема рәхмәтемне әйтеп, үзем белгән «Әлхәм» догасын укып куйдым: «Әлхәмдү лиллаһи раббил гәләмин. Әррахмәнир-рахим…»

Шул вакыт безнең бүлмәгә табиб килеп керде. Минем уйга чумган йөз-кыяфәтемне күреп:

– Әллә яраларыгыз сызлыймы? – дип сорады. Беләзек турыннан тотып, йөрәк тибешен тыңлап карады.

Мин:

– Түзәрлек, – дип җавап бирдем. Дөресен генә әйткәндә, яшьлек кайнарлыгым белән мин үземнең авыру икәнлегемне, миңа да тынычлык, күтәренке кәеф зарур булуын бөтенләй онытып та җибәргәнмен. Шулчак Нургөл табибка якын ук барып:

– Әтиемнең хәле ничек? – дип сорады.

– Беләсезме, – диде табиб, җанланып китеп, – алга китеш бар сыман.

Кычкырып әйтергә, дөресрәге, алдан вәгъдә итәргә ярамаган тау кадәрле бу шатлыкның чынлыгын – аның елмаю кунган иреннәреннән, өмет очкыны балкыган күзләреннән дә укырга була иде. Мин моңа чиксез сөендем.

– Рәхмәт!   – диде Нургөл, күккә күтәрелергә әзер кош баласыдай, канатланып. – Без әтиебезне шуның кадәр дә нык яратабыз! Аннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйбыз. Сезнең кулларыгызның тылсымы алдында тез чүгәргә дә әзер без!

– Анысы кирәкмәс, – диде табиб, мәрхәмәтле елмаеп. Аннан сүзне миңа күчереп: – Сезгә Нәфисә туташ, һичшиксез, йокларга, ял итәргә кирәк! Нигәдер бик борчылган кебек күренәсез, алай бирешергә ярамый, – дип, чыгу юлына атлады.

Күңелле хәбәрдәндер, мөгаен, бәлки табибымның игътибарыннандыр, давылдан соң килгән дымык көн кебек, җанымны йомшак бер тынычлану хисе биләп алды. Янымда утырган Нургөлнең ефәк кебек нәфис кулларыннан сыйпап:

– Әтиегез, һичшиксез, тереләчәк, Нургөл! Яшәтү теләге зур булган тәнне җан ташлап китә алмый ул! – дидем.

– Амин, шулай булсын! Сезгә дә бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез, Нәфисә апа! Әнием исеменнән дә, сеңелем исеменнән дә рәхмәт сезгә! – диде Нургөл.

Тәнемне чымырдатып эсселек йөгерде. Аягым тирәсендәге яраларым кискен тартылды, нәрсәдер өзелгәндәй тоелды, күз алларым кинәт караңгыланды. Табибтан соң ук кереп җиткән шәфкать туташы бер-бер артлы берничә укол кадады. Күз кабакларым авыраеп, караңгылыкка чумдым. Уянганда, кояш чыгышы ягыннан тәрәзәгә якты нур бөркелә, ә Нургөл урындыгында тагын да сөйкемлерәк икенче бер кыз утыра иде.

 

Комментарий язарга