Төшкә керә милли уяулык

Гөлүсә Батталова бик көчле рухлы, күңелнең миллилек кылларын тибрәндерә торган шигырьләре «Идел»  журналында инде басылганы бар иде. Яшь шагыйрәнең иҗат җимеше көннән-көн үзгәрә, камилләшә!

Соңгы арадагы уйланулар…


«Казан – этләргә калачак…»

(Риваятьтән…)
Айга карап өреп кердек бүген,
Казаннарның парын чыгардык…
Иске такта өебездә әле
Бүгенгәчә ничек чыдадык?!

Аһ, шәбәйдек, без бит, без бит, дидек –
Бүре нәселе, Ашин токымы!
Эт көненә безне кем калдырды,
Гадел түгел тәкъдир хөкеме!

Койрык чәнчеп, хуҗа көен көйләп
Җан асрауда хәзер бар кайгы.
Хөрлек рухы бүген чылбырланган,
Ахырзаман көтә байрагы…

Эт күңеле тик бер мескен сөяк!
Өмет өздек майлы калҗадан.
Алабайга инде язмагандыр
Күк бүреләр булу яңадан…

Шәрә горурлыгың кемгә хаҗәт –
Маңгаеңда икән ярлыгың…
Айга карап өреп кердек бүген
Булдырмагач шуннан артыгын…

 

          Ялгызлык
Колак сызлый төче кайтаваздан:
«Мин дөньяга, дөнья миңа гашыйк!..»
Кантар-кантар җан актара гавәм,
Бугаз ерткан өндәмәдән шашып.

Тик бу шау-шу күрше галәмдәдер,
Минекендә – дөм караңгы, бушлык…
Узган елгы шайтан таяклары
Җан дәвасы булыр берәр кышлык…

Зур дөньяның бары гамьсез өне
Минем урамымда җилләр куа.
Җилкуарлар тәхет тоткан илдә
Даһилары хәтта җилдән туа…

Мин берүзем. Кармаланып атлыйм…
Кәрван-кәрван уйлар бара шуып.
Яңгыр көткән туфрак кебек көтәм
Заман белән холкым аңлашуын.

Купшылыкның тузаны да йокмас
Тигәнәктән укмаштырган оям.
Дөньясыннан ваз кичәргә куркып,
Ялгызлыкка качып акыл җыям…

 

 

***
Татар барда хәтәр бар ди…
Бер мичкә бал, кашык дегет.
Кемнәр безгә тамга суккан?
Кемнәр шулчак торган җебеп?!

Чакырмаган кунактан да
Татар һәрчак яман булмас!
Илбасардан ватанпәрвәр,
Эт җаннардан инсан тумас.

Татар башын татар ашар –
Хак-нахактан кемгә файда?
Татар башын ашаучылар
Болай да күп татар барда.

Татар тугач кем елаган?
Ә кем ихлас куанган соң?
Чын тарихка ясин укып,
Бөек булып юанган соң?

Татар аңы төштән соңмы?
Ә кемнеке төшкә кадәр?
Киләчәктән үзләренә
Юллыйк әле җәһәт хәбәр!

Татар барда хәтәр бар дип,
Мескен генә түгәр зарын.
Дөнья яттан белсен иде,
Татар барда яшәү барын!           

 Исәнме!
Кылкаләм очында төсләрем буталган –
Мин синле дөньямны сурәткә төшердем:
Рәшәле хисләрне, әрнүләр көшелен…
Киндернең читендә култамгам – КИЧЕРДЕМ!..

Ноталар биеште – ул көйнең тулгагы
Сызлатты кабаттан! Кабаттан кабындым!
Исемең киңәйтте дөньямның калыбын –
Иң соңгы аккордта – иң соңгы САГЫНДЫМ!..

…Мольбертым каршында каушарсың үсмердәй,
Юргаңны тышаулар җырымның аһәңе.
Сиздеңме, дөньяңда өзелде өзәңге?! –
Упкынга кул суздым. Соңгы кат: ИСӘНМЕ!..

 

          Ай тотылган төндә
Күкләр үксез калган мизгел –
Соң тәүбәләр шушындадыр.
– Тилмертәләр!.. –
Ялгыз карчык
Ләхәүләсен пышылдады.

Юаттылар: куркыныч юк,
Күләгә ул бары! Имеш…
Күкне аңлау мөмкинме соң,
Җиргә тамыр җәйгән килеш?!.

Шом капшады чормаларны,
Тәрәзләрдән күрде үзен.
Тел очында көрмәкләнде
Онытылган изге исем…

Бармак янап узды Берәү –
Имеш, җирнең күләгәсе!..
Саклап калды (белмәдек тә!)
Бер карчыкның ләхәүләсе…

 

Гөлүсә Батталованың калган шигырьләрен «Идел» журналында укыгыз

Комментарий язарга