Таң алдыннан төрле хәлләр була (булган хәл диләр)

Яңа өйгә күчкәннән бирле бездә ниндидер сәер хәлләр була башлады. Баштарак йоклый алмый азапландым, төннәр буе йөреп чыга идем. Ә аннан, бер сәбәпсез телевизорыбыз күрсәтми башлады. Әллә ничә тапкыр ремонтка илтеп карадык, сәбәбен таба алмадылар. Гарантиясе чыккан, сәбәбен белүче юк, башка ремонтка илтеп тормаска булдык. Чыгарып ташларбыз инде дип уйландык. Әмма өлгермәдек. Беркөнне таң алдыннан бер сәер хәл булды. Әллә өнем, әллә төшем булды шунда, хәзер төгәл генә әйтә дә алмыйм.

Мин ул көнне ни сәбәпледер зал ягындагы диванга яткан идем. Мин яткан урыннан тышкы ишек күренеп тора. Ярым караңгылык. Мин уяныр-уянмас ятам, торырга вакыттар инде дигән уй да бар сыман. Шулчак ябык ишек аша караңгы кием кигән озын буйлы бер адәм керде дә, туп-туры телевизорга таба китте. Нәрсәсендер караган сыман итте дә, берни әйтмичә, сөйләшмичә чыгып та китте. Мин бернәрсә әйтмичә, кымшана да алмыйча ятып калдым. Бары тик ул чыгып киткәч кенә, әллә ишек бикләнмичә калган инде дип, барып, тикшереп килдем. Ишек бикле иде. Ярар, күземә күренгәндер, дип үземне-үзем тынычландырдым да, кухняга иртәнге аш әзерләргә чыктым. Аннан барыбыз да үз эшләре буенча таралды – балалар мәктәпкә, без эшкә.

Кич гаиләбез белән ашарга утыргач, үзем дә сизмәстән: «Улым, бар әле телевизорны җибәреп кара, бүген аны төзетеп киттеләр», – дидем. Улым йөгереп барып кабызса, телевизор чыннан да эшли. Бик аптырадым, шул ук вакытта курыктым да. Әмма таң алдыннан булган хәл турында бер кешегә дә сөйләмәдем. Саташа башлаган дип уйларлар тагын.

Алия апа

Иң куркыныч кыска хикәяләр

Комментарий язарга