Үз кулларың белән эшләп тапкан табыш яхшы!

Соңгы елларда ислам диненә якынайган кешеләр артканнан арта бара. Аның бөтен асылына төшенеп, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп яшәргә омтылганнар сафы арта. Ислам диненең төп максаты да яхшы гамәлләр кылырга өндәү. Гарәп телендәге гамәл кылу мәгънәсе дә хезмәт, эш, профессия кебек төшенчәләргә нигезләнә.

Әлеге сүз Корән Кәримнең 360 аятендә очрый. Әз-Зилзәлә сүрәсенең җиденче һәм сигезенче аятләрендә Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә “Кем тузан бөртеге кадәр генә яхшылык итсә — аны күрер, кем тузан бөртеге кадәр генә начарлык эшләсә дә аны да күрер,- диде.(Әз-Зәлзәлә 99/7,8)

Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә кешеләрне күркәм, камил итеп яралтты. Аларга акыл, көч, гыйлем бирде, күктән яңгырлар яудырып, җирдән иксез-чиксез нигмәтләр иңдерде. Кыска гына булган фани дөняда, чикле гомер эчендә, мәңгелек-ахирәт дөнясына әзерләнү мөмкинлеге бирде. Кешенең алдагы тормышы гына түгел, аның ахирәте дә үзенең кулларында.

Син үз кулларың белән бу дөняда җәннәт бакчасына җимеш агачлары үстерүче. Синең куллар алар — наз, җылылык, сый-нигъмәт өләшүче; синең куллар меңләгән кешеләрне дәвалаучы; синең куллар алар иң авыр эшләрне башкарып үзенең гаиләсен туендыручы. Синең куллар изгелек, яхшылык орлыкларын җиргә чәчеп, аларга су сибеп, уңышларын күбәйтеп башкаларга өләшүче.

Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа Саллә Аллаһу галәйһи вәссәләм дә тырышларны бик яратты. Бер көнне сахабәләрдән булган Муазам ибн Джабал (Аллах тәгалә аннан разый булсын) пәйгамбәребез янына килеп аның белән сәләмләшергә кулын сузды, пәйгамбәребез аның кулындагы авыр эштән барлыкка килгән сөялләрен күрде һәм үбеп: “Бу Аллах һәм аның рәсүле яраткан куллар, мондый куллар җәһәннәмгә эләкмәс,”- диде.

Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә Аллах сүбханәһә тәгалә кешеләрнең күңелләренә күбәйтү сыйфаты салды һәм Ат- Тәкәсүр сүрәсендә болай диде: Сезнең күбәйтәсе килүегез кабергә кергәнче дәвам итәр. Адәм балалары яшәү дәверендә һәрвакыт нәрсәнедер күбәйтергә ашыга. Бала вакытта:”Эх, миңа фәлән яшь булса иде,”- дип хыяллансак, үсә төшкәч ул мал күбәйтүгә күчә. Шунысы гаҗәп күпме генә бай булса да, адәм баласы “җитте”- дия белми. Бу уңайдан гарәп телендә бик матур мәкаль дә бар: Адәм баласының корсагын туфрак кына тутыра ала.

Арттыру, күбәйтү, бөтенәйтү, булдыру кебек сыйфатлар барлык адәм балаларына да хас. Максатына ирешү өчен ул үзенең бөтен көчен куя, эшли, төзи, кәсеп итә. Байлык туплар өчен кайберәүләр начар юлга да басарга мөмкиннәр. Шуңа күрә ислам динендә хәрам һәм хәләл мал дигән төшенчәләр йори. Хәләл мал ул — чын күңелдән, хак юл белән, тырышып тапкан табыш булса, хәрәм мал ул — ялган, риба, уен автоматларыннан, алкогольле эчемлекләр сатып, ягъни башкаларга зыян китереп, тыелган юл белән тапкан табыш. Бу урында татар халкының: Хәрам килгән, әрәм китәр,- дигән макале бик урынлы булыр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа Саллә Аллаһу галәйһи вәссәләмгә “Нинди табыш иң яхшысы?”,- дип сорау биргәч, Ул:” Үз кулларың белән эшләп тапкан табыш”,- диде. Әйе, хәрам малның бер генә кешегә дә әле бәракәт китергәне юк. Андый табыш нинди җиңел юл белән кергән булса, шулай җиңел чыгып та китә.

Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә Корән аятләре аша безне кисәтә: Шул көндә һәр җан кылган изге эшләренең һәм кылган бозык эшләренең алдына куелганын табар. Әли Гыймран, 3/30. Ислам динендә “гамәл ас-салих”,- дигән төшенчә бар. Кешенең дөньяви һәм рухи азык табуда эшләнгән гамәле Аллаһ Тәгалә каршында хисапланачак.

Татар халкы юкка гына: Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә балык белер, — димәгән. Гамәлләрнең ниндиен генә кылсаң да, ул барыбер үзеңә әйләнеп кайта. Үзеңә яхшылык теләсәң яхшылык эшлә, начарлык теләмисең икән начар гамәлләрдән саклан! “Кем изгелек эшли – үзе өчен, кем яманлык итсә – үзенә каршы. Һәм Раббың колларын җәберләүче түгел бит! Фуссиләт, 41/46

Нинди генә эшкә тотынсаң да иң элек кешенең күңелендә яхшы ният, өмет булырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа Саллә Аллаһу галәйһи вәссәләм: “Аллаһ, эшен ихласлылык белән башкарганнарны сөя”,- диде. Бу уңайдан гарәп теленә мондый мәкаль дә йори: Байлыкка ирешим дисәң, эшеңдә ихлас бул! Эш эшләмичә генә нидер өмет итү гарәп халкында тискәре күренеш санала һәм моны әлеге мәкальләр дәлилләп килә: Эш эшләмичә генә нидер өмет итү уңышсызлыкка китерә. Икенче мәкальдә исә: Надан өметенә таяныр, акыллы эшенә таяныр. Татар халкында исә: Акыл күпкә җиткерер, һөнәр күккә җиткерер,- дигән зирәк сүзләр йори. Шулай ук гарәп телендә «Бар да була өмет булса, әмма рыйзык эшең булса” дигән мәкалне дә очратырга була.

Умар ибн Язид (Аллах тәгалә аннан разый булсын): “Мин Имам Садыкка бер ирнең сөйләгәнен җиткердем: ”Мин коне буе ойдә утырып дога кылырмын, ураза тотармын, намаз укырмын шул рәвешле гыйбадәт кылып уңышка ирешермен”,- диде. Имам Садык аңа җавап итеп: “Бу очракта синең догаларың җавапсыз калыр”,- диде. Ал- Кафи, т.5,с.78. Моның шулай икәнен халык белә һәм хикмәтле мәкальләрен дә җиткерә: Эш эшләми, уңыш килми. Эше барның ашы бар. Бүген үләм диеп гыйбадәт кыл, мәңге яшим диеп эшлә.

Гамәлләр нияттән тора, — дигән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа Саллә Аллаһу галәйһи вәссәләм. Әгәр дә кеше ниндидер эшкә тотына икән бу эшне ул кеше күрсен дип түгел, мактаныр өчен дә түгел, яхшы ният белән, Аллаһның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү өчен башкарырга тиеш. Татар халкында исә: Ният — ярты гамәл; Башланган эш – беткән -эш, — дигән әйтемнәр бар. Һәр нәрсәнең башы, дәвамы, ахыры һәм нәтиҗәсе булган кебек, эш процессын да бу тошенчәләр читләтеп утми. Дәвамлы эш турында гарәп телендә мондый мәкаль йөри: Эшнең яхшысы – дәвамлы булганы. Шулай ук эшне башлаганда, аны ахырга кадәр башкарып чыгасыңны да уйларга кирәк. Уйламый алынма, алынсаң абынма -, дип кисәтә безне татар халык мәкале дә.

Ислам дине дә, гарәп һәм татар халкы да ялкаулыкны бик тискәре сыйфат дип бәяли. Моның шулай икәненә әлеге мәкальләр дә дәлил булып тора: Ялкау күп акланыр; Ялкаулык бал ашатмас. Татар халкында исә: Иренгән ике эшләгән, хаман эше пешмәгән ; Эшләгәнгә көн җитми, ялкауның көне үтми; Уңган әмәлен табар, ялкау сәбәбен табар, Бака лайлы җир эзли, ялкау җайлы җир эзли, Тырышның тире чыкканчы, ялкауның җаны чыгар.

Шулай ук эшне башкарганда аңа бөтен күңелең белән бирелеп, эшне җиренә кадәр җиткереп башкару бик зарур. Бу уңайдан исә татар халкында Тырышып эшләгән эш өлге булыр, тырышмый эшләгән әш көлке булыр ”,- ә гарәп халкында: “Тырышкан табар, чәчкән урыр”, шулай ук халкыбыз мәкалләре арасында татар кешесенең тырыш, егәрле икәнен күрсәтә торган татар сүзен ассызыклап килгән мәкалләр дә киң кулланышта. Мәсәлән: Татар таш ватар; Татар ташка кадак кагар.

Хезмәт — дөньяда бары кешегә генә хас һәм бары тик ул гына лаек булган бәхет ул. Кулыннан эш килә торган тырыш кешеләрнең тормышта бәхетле, матур яшәүләрен һәммәбез күреп тора. Андыйлар нинди генә эшкә тотынмасын, аны җиренә җиткереп башкара. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс,- дигән мәкал моңа дәлил булып тора. Ләкин кайберәүләр кечкенә генә кыенлыклар алдында да каушап, аптырап, югалып кала, ягъни аларга башка берәүнең ярдәме кирәк. Кеше менә шундый хәлгә төшмәсен, тормыш итүгә һәрьяклап әзерләнсен өчен, аңа балачактан хезмәт тәрбиясе бирү, хәләл һәм хәрәм төшенчәләренә өйрәтү зур әһәмияткә ия икәнен Корән аятләре дә, гарәп һәм татар халкы да үзләренең мәкальләре белән дәлилләделәр. Әлеге халыкларның тапкыр һәм үткен мәкальләре киләчәк буынны тырыш, тәрбияле, тәртипле итеп үстерүдә рухи чыганак булып торалар. Коръән аятләре һәм пәйгамбәребез хәдисләре шушы гамәлләрне ихласлылык, яхшы ният белән башкарырга чакыра. Һәммәбез дә тырышлыкка өндәүче шушы мәкальләрне үзебезнең күңелләрендә сакласак, ялкаулыктан саклансак иде! Барыбызга да иманлы, өметле, максатчан, тырыш, ихлас, юмарт булып, балаларыбызны үзебезнең үрнәктә тәрбияләргә насыйп булсын! Сөекле пәйгамбәребезнең: “Өстәге кул, астагы кулга караганда яхшырак”,- дигән сүзләрен үзебезнең девиз итеп алып, яхшы гамәлләр кылып яшәргә насыйп булсын!

Шушы язмамны шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә:

Җил чәчсәң – тузан урырсың,
Миннән сезгә шул теләк:
Аллаһ белә, Аллаһ күрә
Яхшы булырга кирәк!

РОССИЯ. КАЗАНЬ.07.06.2018 - Презентация новой продукции разработанной специально к ЧМ по футболу чак чак   (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ)

РОССИЯ. КАЗАНЬ.07.06.2018 — Презентация новой продукции разработанной специально к ЧМ по футболу чак чак (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ)

Гөлчәчәк Тимерова, Россия Ислам Институты

Комментарий язарга