ТӘГӘРМӘЧЛЕ БАСКЕТБОЛ

17 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр Казанда коляскаларда баскетбол уйнау буеча Бөтенроссия турниры үтәчәк. Турнир Васильево бистәсенең ООО «БК УНИКС» үзәгендә үздырыла, ә 1 һәм 2нче урыннар өчен көрәш һәм бәйрәмнең ябылу тантанасы Казанның Баскет-Холл спорт комплексында булачак.

Турнирны оештыручылар: мөмкинлекләре чикле кешеләрнең Бөтенроссия җәмгыяте (Мәскәү); мөмкинлекләре чикле кешеләрнең Россия спорт берлеге (Мәскәү) һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр Бөтенроссия җәмгыятенең Татар республика оешмасы (Казан).

Турнирда Санкт–Петербурга; Казан; Челябинск; Төмән, Ставрополь; Грозный һәм Махачкала баскетбол командалары катнашыр дип көтелә. Бәйгедә барлыгы 120 спортчы катнашачак.
Турнирның ачылу тантанасы 17 сентябрьдә 10.30да спортта зур урын алып торган “уку-тренировкалар үзәге ООО «БК УНИКС»та (Васильево бистәсе) булачак.

Сайлап алу уеннары 17 — 18 сентябрьдә с 09.00 -21.30 да узачак. 3 һәм 4 нче урыннар өчен көрәш 19 сентябрьдә «Уку-тренировкалар үзәге ООО «БК УНИКС»та (Васильево бистәсе, Дачная урамы 20нче йорт) уздырылачак.
Уенның финалы һәм турнирның тантаналы ябылуы 19 сентябрьдә 16.00-18.00 сәгатьтә баскетбол спорт корылмасы «Баскет-Холл»да үтәчәк (Казан шәһәре, Спартаковская урамы 1 йорт). Ябылу тантанасында Казанның бию һәм эстрада коллективлары катнашачак.

баскетбол

Комментарий язарга