Тагын сайларга язсын!

Мәш килә халык. Сайлау темасына багышланган төрле видео, фотолар җибәрә. Мин сайладым! дип горур төшкән фотосын социаль челтәргә элеп куя. Ватсап төркемнәрендә Син кемне сайладың яки сайлаячаксың? дип үзара языша, үз фикерен юллый, бәхәсләшә.

Ничек кенә булса да, сайлау бер матур бәйрәмне хәтерләтә.

Күңел белән 18дә булсак та, безгә шактый сайлауларны, ил җитәкчеләрен күрергә туры килгән икән, җәмәгать!

Ирексездән, без бала вакыттагы сайлаулар искә төшә. Шул чорларны искә алып, заманча җиһазландырылган, күзәтүчеләр белән тулган сайлау участогына атлыйсың.

Заманында авыл клубларында халык депутатлары сайлау да шулай бәйрәм кебек үтә иде.

Ак ватманга кызыл, яшел тушь белән Барыгыз да сайлауларга! дип язып кибет, клуб тирәсенә элеп куялар. Халык иртәнге эшләрен тәмамлау белән, сайлауга ашыга. Килгән кеше рәхәтләнеп концерт карый. Әнә күпер төбе Хәмәтхан абый хатыны Наилә апай
«Тимер чана карлар яра,
Бу йөрәгем ник яна шул,
Бу йөрәгем ник яна?
Бу йөрәгем белеп яна,
Җаныем, бәгырем
Сөйгәнем ятка кала»….дип бик моңлы итеп җырлый.

Наилә апай тәмамлауга авылдашлар озак итеп кул чабачак та, минем әти шигырь сөйләргә чыгачак.
«Әтием минем җырчы булмаган,
Тик ул миңа бер җыр өйрәткән.
«Кешеләргә дигән яхшылык
Шытып чыга, улым, йөрәктән.
Тапламыйча сакла син аны,
Авыр юллар аша үткәндә.
Өлешеңә тигән кайгыңны
Суза күрмә берүк бүтәнгә»…
дип башлаячак та ул, тын да алмый 10 лап шигырь сөйләп кереп китәчәк.

Бу һәр сайлауда шулай. Һаман шул «Тимер чана» җыры, шул шигырьләр булса да, кеше ризасызлык белдерми, рәхәтләнеп тыңлый, кул чаба, хушлана.

Бала вакытта нигәдер әтинең шигырь сөйләгәненә уңайсызлана идем. Кайвакыт И, бу сайлау вакытында әти эшләр буенча берәр кая китсә дә ярар иде дигән уйлар да килгәли иде. Нишләп алай булгандыр, аңлата алмыйм. Әмма бүген әтинең авылдашлар каршында басып, эчтәлекле, матур шигырь сөйләгәнен тыңлар өчен әллә ниләр бирер идем…

Менә шулай хатирәләр яңартып сайлаудан кайтып килеш.

Тагын барырга язсын. Үз аякларыбыз белән. Озак еллар. Киләчәктә оныклар җитәкләп…

Без сайлаган җитәкчеләр дә халык мәнфәгатен кайгыртучы, аек акыллы, барлык милләтләрне, телләрне, диннәрне саклаучы, яклаучы гадел, иманлы җитәкче булсын! Без дә җитәкчеләрне шелтәләп түгел, хөрмәтләп, зурлап, үз Ватаныбызда кирәкле кешеләр булып яшик!

P.S.Җитәкчеләрне шелтәләү дигәннән, шул ук социаль челтәрләрдә соңгы вакытта мәгънәсез, тозсыз рәсемнәр, видеолар да артык күбәеп китте, җәмәгать. Ямьсез итеп көлү, мәсхәрәләүнең нинди генә төрләре юк! Моның белән без бары үзебезнең тәрбия дәрәҗәбезне генә күрсәтәбез түгелме?! Нинди генә җитәкче булса да, безнең әби-бабай, әти-әниләр җитәкчеләргә саулык, ил, төбәк белән идарә итүдә уңышлар теләп дога кылалар иде. Леонид Ильич үлгәч өйдә нечкә күңелле әтинең, безгә күрсәтми генә, елавын хәтерлим әле…

4

Комментарий язарга