Таныш булыгыз: Пират!

Минеке түгел, кунакка гына китерделәр.
– Әниләр диңгезгә китте, ике көнгә Пиратны сиңа китереп калдырыйм әле, – диде бер дус. Җомга киче иде бу.

– Мин эштән 9ларга гына кайтам, киемнәрне алыштырам да, кызлар белән очрашабыз, шул арада кертеп калдырырга өлгерәсеңме?
Пиратны алып калганда инструкция язып алдым. Башта пакеттагы балыкны пешереп ашатасы икән. “Китекет”ны да көнгә бер тапкыр гына бирергә ярый. (Ничекләр генә ялынып сорамасын, артыгын бирәсе түгел.) Лотокка сигәч тә мияулап хәбәр бирә, җыештырмасаң, әйләндереп каплый, ди. Колагына чиертсәң — тешли, ди. Тагын кайсы җирендер кашысаң, тырный… Бүлмәдә бикләп калдырырга ярамый, ябык пространстводан курка, чыгырыннан-чыга. Өстәлдә әйбер калдырасы түгел… Иртәнге 4-5ләр тирәсендә кәкәй итә һәм аны иртәнге 6дан да соңга калмыйча юып төшерергә кирәк… Югыйсә, әйләндереп каплый…
– Ул минем диван астына кереп симәсме соң? – дидем мин, мәченең лотогын туалетка урнаштырганда.
– 15 ел буе кемнәрдә генә яшәмәде, лотоктан башка җиргә йомыш йомышламый. Мин үз мәчемне беләм!
– Тырнакларын кайрамасмы? Обойларны, ишекләрне, дим…
– Юк, ул андый түгел! Андый-мондый лотоктан читкә сия калса, ул урынга апельсин кабыклары куй. Ну или любой цитрус. Ул аларны яратмый, бүтән анда симәс…
Ишек тышкы яктан ябылды һәм мин, кофта-джинсыны озын зәңгәр күлмәккә алыштырып, бизәнергә ябыштым. Бер күз белән Пиратны күзәтәм, икенчесе белән керфек буйыйм.
Пират, әкрен генә, иснәнә-иснәнә, бөтен фатирны йөреп чыкты. Өч тапкыр төчкерде. Өйдәге тузаннандыр инде, җыештырырга вакыт юк. Бераздан әкрен генә диван астына кереп китте дә… Лепер-лепер сия башлады!
– Ах, ишәк күте! Пирааааат! – дип акыруыма, мәче диван астыннан чабып чыгып, линолеумда буксовать итте дә, корсагына сузылып ятты. Икебездә дә шок! Икебездә дә бер үк әйбердән: минем тавыштан!
Диван астында, туган көнгә бүләк ителгән Россия картасы җәелеп ята иде. Тизрәк шуны өстерәп чыгардым. Катастрофа масштаблары күзалдына китерерлек тә түгел: Дальневосточный федеральный округны мәче сидеге баскан!
Диванны күчереп, итәкләремне билемә кыстырып, өч тапкыр су алыштырып, мистер чистер сиптерә-сиптерә идән юганчы бер сәгать вакыт узды. Кызлар ике тапкыр шалтыратты. Бара торырга куштым.
Хәзер миңа цитрус табарга кирәк иде. Мәче бит апельсин яратмый! Суыткычта калган ярты лимонны дүрткә бүлеп, башта диван астына суын сиптем, аннары лимонның калган өлешләрен ваклап сибеп куйдым. Шушы вакыт эчендә песи күздән югалып торды.
Кухняга чыксам, Пиратым өстәл өстендә солы печеньесы ашап утыра. Канәгатьлеге йөзенә чыккан! Мин дә яратам ул печеньены, ләкин букадәр канәгатьлек белән ашавымны хәтерләмим. Мәче белән карашлар очрашты. Ачуланмадым. Ул ашавын дәвам итте. Шулай булырга тиеш кебек…
Өстәлне җыештырып, идәнгә коелган валчыкларын сөртеп алганчы, чүпрәкләрне чайкаганчы, чәчемә укладка ясаганчы тагын ярты сәгать узды һәм… Ашыга-ашыга ишектән чыгып барганда, ниндидер ят тавышка борылып карадым. Мәче тырышып-тырышып, мияулый-мияулый кухня ишеген тырный иде. Ялгыш шунда бикләп калдырганмын икән… (Андый эзләрне балавыз акбур белән сылауларын соңрак Гуглдан сорап белдем.)
Шунда гына тәгаен аңладым: мәчене ялгыз калдырырга ярамый! Мин кайтышка нинди ЧП булмас! (Караоке-бар накрылся медным тазом!)
Без ул төнне Пират белән бер фильм карадык та кочаклашып йокладык. Гырлый икән, җаным))) Иртәнге 5кә будильник куйдым. Аллилуйя! Мәче үз вакытында лотокка эшләрен эшләп, мияулап хәбәр бирде дә, сумкасына кереп ятты.
Бүген миннән Пиратны алып киттеләр. Күңелсез. Чүплектә “Китекет” пакетлары, идәндә аның су савыты, балконда – киптерергә куйган Россия картасы, кухня ишегендә аның тырнак эзләре, коверда аклы-күкле йоннары… Ну все, миңа песи кирәк!

Комментарий язарга