Танылдык та, таныттык та

Футбол буенча Дөнья Чемпионаты ахырына да килеп җитте: Кубок үз хуҗасын тапты, туристлар һәм уенчылар үз илләренә юл тотты. Татарстан һәм татар халкына да бу чемпионат үз файдасын бирде булса кирәк. Күп кенә җанатарлар Татарстан халкының юмартлыгын, Казан шәһәренең чисталыгын, ә милли ризыкларыбызның иң яхшыларыннан булуын билгеләде.

“Идел” Россия җыелмасы һәм мундиальның төп нәтиҗәләрен барлады.

1. Россия җыелмасын үз җанатарлары да, чит ил җанатарлары да көчле команда буларак кабул итә башлады. Моннан шактый еллар элек Европа чемпионатында медальләр алганнан соң, Россия җыелмасы бераз йокыга талган иде. Җанатарлар да үз ил уенчыларына карата булган җан атуларын минимумга җиткезде. Кыскача әйткәндә, Россиянең төркем этабыннан чыгуына фанатик ватанпәрвәрләр һәм футболдан читтә торган кешеләр генә ышанды. Нәтиҗәдә исә, Россия җыелмасы үз тарихының яңа битен ачты — иң яхшы 8 команда рәтенә керде.

2. Рәсми исәпләүләр буенча, “Казан Арена”да 250 меңнән артык җанатар булган. Россия һәм чит ил җанатарлары “Казан Арена”да гына түгел, ә җанатарлар фестивалендә дә катнашты. Бу сан 800 меңнән дә артып китә. Димәк, Казан – кунакчыл шәһәр.

3. Чит ил һәм Россия җанатарлары татар милли ризыкларын ошатты. Чит илдән килгән туристлар, безнең очракта җанатарлар Россия шәһәрләре арасында Казанны өчлеккә кертеп карады. Монда милли ризыкларның да урыны зур, чөнки күп кенә җанатарлар моны билгеләп узды.

4. Волонтерлар, журналистлар һәм, гомумән, Казан оешмалары үзләрен халыкара дәрәҗәдә сынап карады һәм тәҗрибә туплады.

5. Россиядә узган мундиаль иң яхшыларыннан саналды. Моны Халыкара футбол федерациясе президенты Джанни Инфантино да билгеләде.  “Берничә ел элек, бу Чемпионат тарихта иң яхшысы булачак дигән идем. Хәзер моның шулай икәнлегенә инандым. Ул, чыннан да, иң яхшысы”, — диде Инфантино.

Бу чемпионаттан соң Россия турында күзаллау үзгәрер дип көтелә. Билгеле, моның өчен вакыт кирәк, әмма ялларын Россиядә уздырырга теләгән кешеләрнең саны артачагы көн кебек ачык.

РОССИЯ. КАЗАНЬ.07.06.2018 - Презентация новой продукции разработанной специально к ЧМ по футболу чак чак (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ)

Комментарий язарга