Танылган артистлар, журналистлар китап укыймы? Сораштыру

Китап кибетенә барып, китап сатып алып уку – модадамы әле? Яки электрон вариантларга күчеп беттеме инде кешеләр? Танылган артистларыбыз нинди язучыларны яратып укый? Бәлки, сездә дә алар укыган китаплар кызыксыну уятыр.

Люция Хәмит (Камал театры артисты): “Мин китапларны кулга тотып укырга күнеккән. Ләкин электрон вариантларны да хуплыйм. Юлда укырга бик җиңел. Хәзерге заман әдәбиятын да, классиканы да укыйм. Бүгенге көндә Достоевский, Чехов әсәрләрен кабат искә төшерәм. Татар әдәбиятыннан Аяз Гыйләҗев иҗатын яратам.”

d346ed2c3c51d12d30f236299d1415bb
Фәнис Җиһаншин (Камал театры артисты): “Мин китапларны сатып алып уку яклы, чөнки кулга тотып укырга күнеккәнмен. Драма, тарих жанры күңелемә хуш килә. Хәзерге көндә Халед Хоссейни әсәрләрен укыйм. Татар язучыларыннан Әмирхан Еники иҗаты ошый.”

3_agz6lg4xa
Гүзәл Сәгыйтова (журналист): “Әле кичә генә уңайлы, кирәк дип күзаллаган нәрсәләр бүген инде архаикага әйләнеп бара. Инде китапханәләрне китап мавзолейлары белән тиңләүчеләр дә бар. Катлаулы заман. Ләкин Равил Фәйзуллин «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга», – дип язган. Китапханәләргә, китап кибетләренә йөрүчеләр саны азайса да, китап укучылар саны күпкә азайды дип әйтеп булмый. Күпләр китапларның электрон вариантларын укый. Мин үзем исә компьютер каршына утырып китап укый алмыйм, электрон китаплар өчен кулланмам юк. Китап кибетендә меңнән берне сайлап, шул яңа сатып алынган китапның исенә исереп, тышлыгының үзенчәлегенә сокланырга яратам. Ләкин соңгы еллар эчендә җыелган китапларны куярга урын юк, шуңа да хәзер үземне чикли башладым. Эш эшләгәндә аудиокитаплар тыңлыйм. Әлеге вакытта заманча драматургиягә чумдым. Камал театры уздырган «Яңа татар пьесасы» лабораториясе эзсез узмады.”

img_5353
Әбри Хәбриев (“Татар радиосы” ди-джее): “Мәктәпне бетергәннән бирле кулыма китап тотып караганым юк иде. Дөресрәге, 7 сыйныфтан бирле. Быел менә укый башладым. Сатып алганым юк, булганнарын укыйм. Чын китапка берни җитми инде! Аның исе генә дә ни тора! Жанр һәм авторлар буенча әлегә билгеле бер нәтиҗә ясый алмыйм. Укылган китапларым аның кадәр күп түгел. Кинофильмнарда драма жанрын үз иткәнгә китапларда да шулай булыр ахры. Соңгы укыган китабым – Сесилия Ахерн «P.S. Я люблю тебя». Иң яраткан фильмым да шул.”

zdi6ge6ivzg
Зөлфия Вәлиева (Тинчурин театры артисты): “Дөньяга танылган актерларның, шәхесләрнең автобиографияләрен укырга яратам. Соңгы арада укыган китапларым – Г.Яхинаның “Зулейха открывает глаза”, Алла Демидованың “Заполняя паузу”. Бүгенге көндә мәрхүм Ирек абый Баһманов үзе бүләк иткән “Әлмәндәр улы” китабын укыйм. Электрон вариантларны сирәк укыйм.”

xpbhck2hue4

Гөлсирин Абдуллина (җырчы): “Бик укыйсым килгәндә, китап сатып алам да укыйм. Зифа Кадыйрованың иҗатын бик яратам. Электрон, аудио версияләрне бик кулланган юк. Бүгенге көндә Эльчин Сафарли китабын укыйм.”

tnjg8ymhp_y

http://akcharlak.com

Комментарий язарга