Тарих яшәгән йорт 

Үзе бай, үзе җыйнак әлеге музейда гап-гади мәктәп укучысы яки студентка да, халык депутатларына да, төрле дәүләтләрнең хөкүмәт-парламент вәкилләренә дә бертөрле үк югары дәрәҗәдә хезмәт, игътибар күрсәтелә…

Бүгенге дөньяда бусы – норма, шул исәптән, Русиянең күз өстендә каш булган һәм музей культурасы белән дан тоткан Татарстанда, әлбәттә, үзгәчә мөмкин дә түгел. Тик шулай да әлеге музей – үзенчәлекле. Тарихка ешрак мөрәҗәгать итү, аны тирәнтенрәк белергә омтылудан тыш, күңелдә республикабыз өчен горурлык хисләре уяна монда.

Олуг юбилейлар елы

Музей глСүз – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы музее турында. Нәкъ шушы музей белән кызыксыну өчен сәбәпләр җитәрлек. Мәсәлән, быел Татарстан тарихында тирән эз калдырган берничә «түгәрәк» дата билгеләп үтелә. 1920 елның 27 маенда Идел-Урал штаты проекты һәм Татар-Башкорт Совет республикасын оештыру тирәсендәге кайнар бәхәсләргә нокта куелды: Русия хөкүмәте Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын (ТАССР) төзү турындагы Декрет кабул итте. 1920 елның 25 июнендә Казан губернасы Башкарма комитеты үз вәкаләтләрен ТАССРның Вакытлыча революцион комитетына тапшырды. Нәкъ шушы көн тарихка Республика оештырылган көн дип теркәлә. Шушы ук елның 26 сентябрендә Казанда ТАССР Советларының I съезды үткәрелде. Димәк, Татарстан оешуына һәм аның үз парламентаризмына нигез салынуга 95 ел тула. Һәм, ниһаять, 30 августта Татарстан Югары Советы тарафыннан дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителүгә дә чирек гасыр була!

Ничек президент булырга?

Әүвәл җиңел генә чишелешле табышмакка җавап табарга тәкъдим итәм: музейда тәүге экскурсия һәрбер чакырылышның беренче сессиясе башлангач, кемнәр өчен үткәрелә? Яңа сайланган депутатлар өчен! Әйе, законнар чыгара башлаганчы, алар да тарих белән, Дәүләт Советы һәм Парламент үзәге бинасы белән таныша. Кунаклар исә – Татарстан һәм аның парламентаризмы тарихын, бәйсезлегебез елъязмасын төгәлрәк, иң беренче чыганактан белергә, тулы мәгълүмат алырга, республика турында тәүге фикерне тупларга дип килә. Сан ягыннан кунакларның яртысын тәшкил иткән мәктәп укучылары һәм студентлар, гадәттә, депутатларның эш урыны һәм шартлары, сәяси карьера ясау мөмкинлеге турында сораулар бирә, «ничек итеп президент булу» юлларын өйрәнә тора. Башкаладан гына түгел, муниципаль берәмлекләрдән дә яшьләрнең музейга күпләп килүе, аларның депутатлар, бигрәк тә Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин эшчәнлеге турында хәбәрдар булуы бик уңай тәэсир калдыра. Ихтимал, Ватанга мәхәббәт шуннан да башланадыр.

Батыев рекорды

МузейНинди генә экспонатлар сакланмый биредә! Казан губернасыннан беренче дәүләт думасына сайланган депутатлар исемлегеннән, тормышка ашмаган Идел-Урал штаты картасыннан башлап, Минтимер Шәймиевнең язу әсбабы һәм Рөстәм Миңнеханов Президент вазыйфасына керешкәндәге Ант текстына кадәр, Закон текстлары белән рәсми документлар, сайлау кагыйдәләре; агитация листовкалары; мәгълүмати һәм аналитик материаллар; аеруча мөһим сәяси вакыйгалар, сайлаучылар һәм депутатлар сурәтләнгән фотосурәтләр, шулай ук депутатларның шәхси һәм гаилә архивларында сакланган материаллар; хатлар, көндәлекләр, публикацияләр, бүләкләр, күкрәк билгеләре, орден-медальләр һәм башкалар урын алган. Бик кызыклы раритет: туксанынчы елларда гамәлдә булган электрон тавыш бирү системасына юлыктым мин музейда. Бәйсезлек даулаган заманнарның садә истәлеге бик таныш кебек тоелды: ихтимал, телевизордан сессия утырышларын караганда күзгә чалынып калгандыр ул. Шундый ук аппаратлар Кече утырышлар залында сакланган икән, тик алар гамәлдә файдаланылмый, тарихи ядкәр булып тора. Үткәнебезгә карата шушындый сакчыл мөнәсәбәт бөтен җирдә булсын иде ул.

Музейда һәр чор аерым стендта гәүдәләнә. Мәшһүр шәхесләргә багышланган стендлар эшләнгән, чөнки аларның исеме дә тулы бер тарихи чор белән бәйле булырга мөмкин. Мәсәлән, 1960-1983 елларда ТАССР Югары Советы рәисе булып эшләгән Салих Батыев стенды бар. Аның Татарстан парламентын җитәкләүдә куйган үзенчәлекле рекордын – 23 ел! – әлегәчә беркем дә кабатлаганы юк.

Энә дә бүләк, пистолет та… 

Чагыштырмача кечкенә витриналарга урнаштырылган бүләкләрне карап чыгу музейның тарихи экспозициясен өйрәнгән тикле вакытны ала. Бәлки, артыграктыр да. Төрлелектән күзләр камаша. Экспозициягә һәдияләрнең әле бер өлеше генә сыйган, байтагы фондларда саклана, диделәр. Һәрбер бүләк истәлекле, һәрберсенә, дипломатия кануннарына туры китереп, эчке мәгънә салынгандыр. Шәхсән үзем, балаларча таң калып, Фәрит Хәйрулла улына Ингушетия президенты Руслан Аушев бүләк иткән исемле пистолет каршында озак тукталып, уйланып тордым, ТР Дәүләт Советы Рәисенең элек белмәгән яки игътибарымнан читтә калган якларын «ачтым».

Әгәр Татарстан парламентына дөньяның төрле почмакларыннан парламентарийлар һәм сәясәтчеләр агыла икән, әгәр алар музей һәм Татарстан белән сокланып кызыл тышлы зур кенәгәдә ихлас фикер-теләкләрен язып калдыра икән – монда бит музей һәм җөмһүрият «аталары»ның роле биниһая дигән сүз. Бу – парламентара, хөкүмәтара хезмәттәшлекнең үсеш алганлыгы турында сөйли. Яратмаган йорт белән кунакка йөрешмиләр, бүләк бирешмиләр. Димәк, Татарстанның дуслары бар, димәк, аның җитәкчеләре – persona grata, ягъни кирәкле, хуш килгән кешеләр. Шулай була күрсен. Илләр, җитәкчеләр, парламентлар һәрвакыт аралашып, бер-берсенә кунакка йөрешеп, бүләкләр бирешеп яшәсен, чөнки иминлек һәм тынычлык, хезмәттәшлек күктән яңгыр урынына үзеннән-үзе яумый…

Язманың тулы вариантын «Идел» журналының июнь санында укырга мөмкин.

Комментарий язарга