Тарту көче

Җомга. Кич. Шәһәрдән чыгу юлы. «Бөке». Биш көн буе өйдән – эшкә, эштән өйгә чабып арыган, шәһәр ыгы-зыгысыннан туйган авыл балалары туган якларына ашыга. Хәер, авылныкылар гына түгел, үзен шәһәр кешесе дип санаучылар да бар монда. Аларның бакча-дачаларга китеп барышы. Әнә шулай, атна ахыры җитүгә, безне җир үзенә тартып ала. Гүя бөтен шәһәр халкы беравыздан «авыл» дип сөйләнә башлый.

Без дә гаиләбез белән инде сәгатьтән артык шушы «бөке»дә утырабыз. Ике көн эчендә мең чакрымга якын юл үтәсебез бар. Иң элек иремнең туган ягы – Мари Иленә, аннан минем тамырларым береккән төбәк – Удмуртиягә терәлеп торучы Әгерҗе районына кайтырга ниятләдек. Гәрчә без, шәһәрнең «перспективасына» кызыгып, авылларыбызны ташлап киткән кешеләр, биш ел элек кабат «авыл балаларына» әверелсәк тә, туган якка кайтканда шәһәр аша үтәргә туры килә шул. Әйе, дөрес аңладыгыз, моннан биш ел элек каланың тынчу һавасы, хисапсыз машиналарыннан арыгач, уналтынчы каттагы фатирыбызны саттык та авыл кешеләре булып куйдык. Үз йортыбыз белән яшәмәсәк тә, хәзер без өч катлы йортның беренче катында. Балалар күршеләрнең кәҗәләрен «печән белән кунак итеп», «кикрикүк» итәргә читәнгә менгән әтәчләрнең җырын тыңлап, төнге күктә җемелдәшкән йолдызларны санарга өйрәнеп үсә. Абзарыңда һичьюгы ике-өч сыер мөгрәп тормагач, иртән уянып ишегалдына чыгуга, җим сорап, тавык-чебеш уратып алмагач, берәр басу бәрәңге эшкәртәсе булмагач, авыз тутырып «мин авыл кешесе» дип мактана алмыйсың инде ул. Шулай да шәһәрнеке дә түгел без!

IMG_6069

Тик менә без каладан качкан саен, ул үзе артыбыздан «чаба». Ел саен гына түгел, атна саен ныграк якынлаша. Корбанын «йотарга» торган җанвармыни! Яз көне, мәсәлән, Питрәч районының Кощаково авылында яшәүчеләр «шәһәр кешеләре» булып куйды. Берничә елдан Лаеш, Югары Ослан, Яшел Үзән дә Казан составына керәчәк, дигән имеш-мимешләр йөри. Монысы хактырмы, юктырмы – белгән юк. Шулай да, башкаланың әле бер, әле икенче читендә калкып чыгучы микрорайоннарны күргәч, ышанып та куярсың.

Шәһәрләшүдән качып кына котыла алмабыз инде анысы. Авылның бүгенгесе кичәге кебек булмаган шикелле, иртәгәсе дә бүгенгедән нык аерылып торачак. Менә кырларда комбайннар иген игә. Барысы да диярлек кондиционерлы. Бәрәңге алучылар арасында да көрәк тотып чыгучылар сирәк. Авыл халкы күп эшен техникага ышанып тапшырды. Ни генә дисәгез дә, авыл тормышы элеккеге кебек авыр түгел бүген. Ә шулай да яшьләрне нигә шәһәр үзенә тарта соң? Авыллар нигә бетә?

Соңгы сиксән ел эчендә Татарстанда мең өч йөздән артык авыл ташландык хәлгә килгән. Шулар арасында Әгерҗе районының Комсомолка авылы да бар. Мин кечкенә чакта, бабам белән мотоциклга утырып, бу авылның пекарнясына кайнар ипигә бара идек. Ул икмәкнең хуш исен, искиткеч тәмен, куенымдагы җылысын әле дә тоям кебек… Барлы-юклы егерме ел эчендә гөрләп торган Комсомолка тулысынча юкка чыкты. Бүген тагын ике йөз илле авылга шундый ук язмыш яный. Хәзерге вакытта аларның халкы ун кешедән артмый.

IMG_6492

Авылларның шулай юкка чыгу сәбәпләре бик күп төрле. Кайсыларын шәһәр «йота», кайсының халкы эшсезлек, юлсызлык һәм тагын шундый бик күп «сыз»лардан качып китә, кайсы су астында кала яки башка төрле бәла-каза нәтиҗәсендә юк була. Без аларның барысын да кызганабыз. Эх, яшәтәсе, яшәртәсе иде шуларны, дибез. Ләкин, кулыгызны йөрәгегезгә куеп әйтегез әле, кайсыбыз ташландык авылга кайтып яшәргә риза? Юк бит!

Хәер, мин шундый бер кешене беләм. Иремнең туган авылына кайтканда бер генә йортлы авыл кала. Менә ул! Урман куенына кереп, шыгырдап торган агач бүрәнәләрдән төзелгән бу йортка игътибар итми мөмкин түгел. Узган саен, ничек курыкмый яшиләр икән монда, дип китәм. Урман авызыннан менә-менә аю йә бүре килеп чыгар төсле. Мин, куян йөрәк, монда ярты көн дә яши алмас идем, мөгаен. Бактың исә, бу йортның хуҗасы күп еллар шәһәрдә гомер иткән. Туган авылының юкка чыгуын белгәч, каладагы бар малын сатып, әти-әнисе нигезенә кайтып йорт салган. Ялгыз булса, бәлки, аңлар да идем. Гаиләле кеше бу! Хатыны – укытучы – күрше авылга йөреп эшли, кечкенә кызы берничә ел элек кенә мәктәпне тәмамлады… Авылның тарту көче дими, ни дисең?! Бүгенге авыл әнә шундый … «сәер» кешеләр (гафу итегез, аларның бөтен барлыгын тулысы белән ачып бирердәй сүз таба алмадым) һәм «барыр җире булмаганнар» хисабына яши дә инде.

… «Утыртабызмы?» – ди ирем, юл читендә кул күтәреп торучы апага ымлап. Мин уйларымнан бүленеп сүз әйтергә дә өлгермим, бу апа янына килеп тә туктый. Илле яшьләр тирәсендәге әлеге ханымның шәһәрдән туган авылына кайтып барышы икән. «Атна буе калада эшлим дә ялларга авылга кайтам, – дип сөйләп китә ул. – Менә лаеклы ялга кайчан чыгармын, дип көтәм инде. Рәхәтләнеп авылымда гына яшәр идем. Яшь барган саен авыл тормышы күңелгә ныграк якын була икән. Тик менә яшьләргә авылда эш юк шул…»

IMG_6228

Эшлим дигән, кулыннан килгән кеше аны үзе дә булдыра анысы. Әгерҗе районының Касай авылы (минем күрше авыл) турыннан узып барганда башка килде бу фикер. Узган ел монда Әхмәдиевләр гаиләсе бакча җиләге үрчетә башлаган иде. Быел «плантацияләре» тагын да киңәйгән. Хуҗалы җиргә карарга да күңелле шул!

Хуҗа димәктән, авылның бөтен бәласе дә хуҗасызлыктан килә, минемчә. Җирне файда китерерлек итеп яшәтердәй көчле кешеләр, беренче чиратта, ир-атлар кытлыгыннан! Юкка гына борынгылар, чын ир-ат агач утыртырга, йорт салырга һәм малай үстерергә тиеш, димәгән бит инде. Шушы малай, үсеп егет булгач, үзе дә йорт салып керә алсын өчен өч шартның да үтәлүе мөһим. Үтәүчеләр генә сирәк. Чөнки хуҗа була белер өчен көчле булырга кирәк…

…Якшәмбе. Кич. Шәһәргә керү юлы. «Бөке»…

Комментарий язарга