Татар халкы Аяз Гыйләҗевны искә алды

12 февраль көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 еллыкка багышланган кичә узды. Тамашачылар санына карап язучының әсәрләрен яратып укуларын, иҗаты белән генә түгел, шәхесе белән дә кызыксынганнары күренә.

Кичә Аяз Гыйләҗев әсәрләрендәге геройларның язучының канатлы гыйбарәләрен әйтүләреннән башланды. Алар кешеләрне гадел яшәргә, тормышны яратырга, милләтеңнең киләчәген кайгыртып яшәргә өндиләр.

Язучы Рабит Батулла Аяз Гыйләҗев белән бәйле истәлекләрен сөйләгәч,  тамашачылар “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт ансамбленең чыгышын тыңладылар. Күңелле җырлардан соң язучы сүзләре белән башланып киткән тирән эчтәлекле “Ана белән бала” биюе күрсәтелде. Шулай ук Аяз абыйның драма әсәрләреннән “Югалган көн” (Әтнә дәүләт драма театры), “Ефәк баулы былбыл кош” (К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры), “Әтәч менгән читәнгә” (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры) пьесаларыннан өзекләр куелды.

Аяз Гыйләҗевкә шактый авыр тормыш юлының бер өлешен “халык дошманы” дигән куркыныч исем белән үткәрергә туры килүе, шул вакытта сөйгәне Нәкыя белән хатлар алышып, яшәргә көч табуы турындагы бию беркемне дә битараф калдырмады. Хореографларның шул дәрәҗәдә мәхәббәт тарихын күрсәтә алулары алардан соң чыгыш ясаган Нәкыя апаның да күңел хатирәләрен кузгатып җибәрде, ахыры, ул Аяз абый белән бик катлаулы чорны бер-берсенә терәк булып үтүләре турында сөйләде. Үзенең, ул вакытта 18 яшьлек кызның, халык дошманы белән хат алышуын, язучыны, төрмәдән чыккач та, беркая да эшкә алмауларын, акрынлап кына аякка басулары тарихын әрнү катыш мәхәббәт белән сөйләде ул.

Олег Фазылҗанов, Резедә Галимова, Г.Камал артистлары триосы җырлаган җырлар бәйрәмгә тантаналы төсмер кертеп җибәрде. ТР культура министры Айрат Сибагатуллин, филология фәннәре кандидаты, язучының иҗатын тикшерүдә, пропагандалауда күп көч куйган Миләүшә Хабетдинова, язучы, шагыйрь һәм драматург Ркаил Зәйдулла чыгышлары Аяз Гыйләҗевнең нинди зур шәхес булуын тагын да тулырак күзалларга ярдәм итте.

Мансур һәм Искәндәр Гыйләҗевләр (Рашат Гыйләҗев Себердә командировкада булу сәбәпле килә алмаган) язучының гаилә җанлы, һәрвакыт киңәшләре белән туры юл күрсәтүче әти булуын ассызыкладылар. Мансур Гыйләҗев тормыш сорауларына әтисенең әсәрләре ярдәмендә җавап табуын әйтте.

Кичә Аяз Гыйләҗевнең видеотасмадагы чыгышы белән тәмамланды. Әлеге сүзләр күп кеше өчен васыять буларак яңгырады.

аяз аяз1 аяз2

аяз4

ФОТО: http://mincult.tatarstan.ru/

Комментарий язарга