Татар телен белү – зур бәхет ул (Сораштыру)

Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнү/өйрәнмәү мәcьәләсе елдан ел җитдирәк игътибар таләп итә. Шуңа күрә дә Россия Президентының туган телләргә карата сүзләре, татар дөньясында аеруча зур тавыш куптарды.

Йошкар-Олада узган утырышта В.В. Путин рус телен өйрәнүнең әһәмиятен искә алды. “Кешене туган булмаган телне өйрәнүгә мәҗбүр итү һич ярамый”, – диде ил башы. Шуннан чыгып, татар телен өйрәнү дәрәҗәсенең түбәнәюе турында сүз бара түгелме соң? Президент әйткәч, аның сүзләрен үтәмичә булмый бит. Ләкин шунысы юата: В.В.Путинның чыгышы әле рәсми карар түгел. Димәк, татар теленең мәктәпләрдә укытылуыннан туктамавына өмет бар.

Татар телен өйрәнүнең әһәмияте нәрсәдә соң? Әлеге сорауга төрле шәхесләр җавап бирергә тырыштылар. Беренче әңгәмәдәшем – “Гыйлем” проектында катнашучы– Ләйлә Исламова.

-Ләйлә, белгәнемчә, “Гыйлем” – татар телендә беренче фәнни-популяр мәгълүмат чарасы, сайт, журнал һәм лекторийлар берләшмәсе. Татар телен үстерү, аны популярлаштыру өчен сезнең команда һәм шәхсән синең тарафтан нинди эшләр башкарыла?

-Һәрбер кешегә туган теле якын икәнен беләбез. Безнең өчен татар теле кадерле. Хәзер интернет заманы, берәү дә китап актарып утармаячагын аңлыйбыз. Шуңа күрә халыкка уңайлырак һәм җиңелрәк булсын өчен татарча проектлар төзелә. Шуларның берсе – “Гыйлем”. Аның башлангычында Айдар Шәйхин тора. Анда рус, инглиз теленнән фәнни мәкаләләр тәрҗемә ителә. Аерым бер фән өлкәсенә караган рубрикалар да эшли. Ягъни бар эшчәнлек тә белемне арттыруга, тәҗрибә туплауга юнәлдерелгән. “Һарри Поттерны” тәрҗемә итү теләге дә иң беренче булып Айдарда туды. Ул команда җыйды, оештырды, һәм шундый гүзәл тәрҗемәләр дөнья күрде. Әлбәттә, беркемне дә аерып әйтү кирәк түгел. Шактый зур күләмле текстлар белән эшләгән тәрҗемәчеләр, әлбәттә, барысы да туган телләренә битараф түгел. Шундый кешеләр, бигрәк тә яшьләр, булганда, татар телен үстерү өчен зур көч куйганда, туган телебез югалуы турында уйларга да кирәк түгел.

Икенче әңгәмәдәшем исә – музыкант, журналист, язучы Рәдиф Кашапов.

-Татар кешесе татар теленең әһәмияте турында ни әйтә ала? Татар һәм Татарстанда яшәгән һәр адәм баласы ана телен белергә тиеш. Хикмәте шунда – башка телләрне кулланыр өчен син күп очракта каядыр чит илгә, чит төбәккә барырга тиешсен. Ана телебездә республиканың яртысы сөйләшә. Аны белмәү – тирә-дөньяга бер күз белән карау. Татар телен белү – зур бәхет ул.

Татар телендә сайтлар, cоциаль челтәрләр, ана телебезгә битараф булмаган кешеләр бар икән, татар мәдәнияте яши икән, димәк, телебез яшәячәк һәм үсеш кичерәчәк.

 

Комментарий язарга