«Ябалак»та «осьминог»ны да «сигезаяк» диләр

Бу елны Казан шәһәрендә беренче шәхси татар балалар бакчасы ачылды. “Ябалак” балалар бакчасының хуҗалары Азат һәм Эльза Миргаязовлар сүзләренчә, хәзерге көндә милли проблема бик актуаль. Балаларның җәмгыяви тәрбиясе нәкъ менә бакчадан башлана.

Шундый зур эшкә тотынуларының сәбәбе — шәһәребездә татар балалар бакчасы булмау. Дәүләт бакчаларында аерым төркемнәр эшләсә дә, тәрбия, ашау, белем бирү өлкәсендә канәгать булмаган ата-аналар бар икән.

Бакчаның директоры Азат Миргаязов, аудитория кысан булуын һәм мохит тудыру кыенлыгын әйтә. Монда тәрбияләнүче балалар татар һәм сабыйларын татарча өйрәтергә теләгән гаиләләрдән. Кечкенә булуларына да карамастан, “шәфкать туташы” кебек авыр сүзләрне беләләр,  хәтта “осьминог”ны да татарчалаштырып, “сигезаяк” диләр. Әлегә русча сөйләшкән  балалар да  инде аралашу өчен кирәкле сүзләр җыелмасын белә.  Монда 1 дән алып 6 яшькә кадәр балалар йөри. Алар 4 төркемгә бүленгән. Һәрбер  төркем өчен аерым бер программа төзелә. Тәрбиядән тыш, балаларга  төрек, инглиз, гарәп һәм алман телләрен укыту, бию түгәрәкләре каралган.

Балаларны тәрбияләүдә индивидуаль якын килү мөмкинлеге булсын өчен, алдан ук ата-аналар анкеталар тутыра. Бу исә баланың кызыксынуларын, аның нәрсәгә сәләтле булуын һәм башка сыйфатларын ачыклау өчен кирәк.

Мондый зур эшкә тотынганда, Миргаязовларга туганнары булышкан. Ә башлап җибәргәндә, алар өчен иң авыры балалар җыю булган. Чөнки югары сыйфатлы хосусый балалар бакчасы югары бәядәге түләүләрне дә таләп итә.

Инде “Ябалак”ның киләчәккә планнары зурдан: Казан шәһәрендә филиаллар ачу. Аның берсе, әлбәттә, үзәктә. Чөнки милли рухта балалар тәрбияләүче бакчага ихтыяҗ бар икән.

20 елдан артык балалар белән эшләүче, хәзерге көндә иман юлына басып, татар балалар бакчасына килгән Нурания апа: “Татар балалары булу бик уңайлы, без алар белән гел үз телебездә сөйләшәбез, уйныйбыз, укыйбыз”. Дәүләт бакчаларыннан үзгә булуын да әйтә. Бу шулай ук тел мәсьәләсенә дә карый. Аңлашылганча, мондый бакчаларда татар телле балалар төркемнәре  милли мохиттә тәрбияләнми.

Башка тәрбияче апалар үз эшләрендәге кыенлыкны ияләшү, ягъни адаптациядә күрә. Беренче көннәрдә балага да, шулай ук тәрбиячеләргә дә авырдан туры килә икән.

Алар фикеренчә, мондый бакчаларда иң отышлысы ул — балалар белән индивидуаль эшли алу. Баланы сәләте бар өлкәдә үстерү.

Хәзерге көндә “Ябалак” балалар бакчасы дистәдән артык сабыйны тәрбияли. Кечкенә Сөләйман да башта бүтән бакчага йөрүен , ләкин монда күңеллерәк булуын әйтә. Чөнки балалар һәрвакыт нидер белән мәшгуль: уен, белем, тәрбия һәм ял.

ябалак ябалак1 ябалак2 ябалак3

Автор фотолары

 

Комментарий язарга