Татар малай белән ябыгабызмы?

«tatar__malay»  никлы блогер — Ринат Галиәхмәтов үзенең Инстаграм битендә ябыгырга карар кылуы турында хәбәр итә. Соңгы елларда бик тазарып китүе аның кәефен кырган. Блогер бу форсаттан хәтта бераз «балавыз да сыгып» алган.  Соңгы постларының берсендә ул үзенең ябыгу ысулы белән уртаклашкан. 2015 елда Ринат 102 килограммнан 73 кә кадәр ябыга алган.

«1 көн. Бүген-кичә әз генә ашадым…Творог, кефир, помидор, кыяр, карбыз, кавын һәм куян ите. Әкрен генә эчләр җыела, ләкин авырлык барыбер сизелә. Күп итеп су эчәргә тырышам, онытыла гына.

Сәгать 18:00 дән соң ашамыйм. 21:00 кичке прогулка, 23:00 ятырга тырышам. Тоз, шикәрне әкрен генә киметәм. Телефонда сәгать 17:30-20:00 кадәр утырырга тырышмадым. Отжимание ясадым, кич белән бераз баш авыртып алды…әз генә. Әнием, кайгырма! Кызык булса, шулай кичләрен пост отчет язып җибәрермен. Үземне кулга алырга тырышам, әллә нәрсәләр ашыйсы килә. Әллә кайларга барасы килә. Кичә Илүзәм белән шкафка минем киемнәрне урнаштырдык. Күбесе сыймый… Утырып еладым… Чөнки күп кенә яраткан киемнәрем иде. Тазару яхшы нәрсә түгел!”, дип яза tatar__malay«.

Без дә аңа кушылсак, зыяны булмас, блоггерга да рухи ярдәм булыр! 😉😉😉

View this post on Instagram

1 көн . Бүген — кичә, әз генә ашадым… Творог, кефир, помидор, кыяр, карбыз, кавын һәм куян ите. 🐇 Әкрен генә эчләр җыела, ләкин авырлык барыбер сизелә. Күп итеп су эчергә тырышам, онытыла гына. . Сәгать 18:00 дән соң ашамыйм, 21:00 кичке прогулка, 23:00 ятырга тырышам. ⏰ Тоз, шикәрне әкрен генә киметәм! Телефонда саг. 17:30 — 20:00 кадәр утырырга тырышмадым! Отжимание ясадым, кич белән әзрәк баш авыртып алды.. әз генә Әнием @galiakhmetova_alfiya кайгарма ✊😊👋 Кызык булса шулай кичләрен пост отчет язып җибәрермен. Үземне кулга алырга тырышам, әллә нәрсәләр ашыйсы килә 🤤😣🙄 әллә кайларга барасы килә! Кичә Илүзәм @iluza_nigmatullina07 белән шкафны минем киемнәрне урнаштырдык… күбесе сыймый … утытрып еладым чөнки күп кенә яраткан киемнәрем иде 😬😢😟 Тазару яхшы нәрсә түгел! 🤯 . P.S. Лайфхак — фотога төшкәндә муен сузып төшегез, алай бит ябык күренә 😏😁 #ТатарМалай👍

A post shared by 🔺 Татар Малай 🔻 82.9k (бас ❤) (@tatar__malay) on

Комментарийлар

  1. Гузелия
    Сен 14, 2018 @ 13:07:40

    Ябыга алмый ул😜анын бер оенэ кайтып килуе житэ, энкэсен пешергән тэмле эйберлэр ашамыйча тузеп буламы инде ул!?☺ Эни пешергән ризык ин тэмле е бит ул😊

  2. Алсу
    Сен 14, 2018 @ 13:48:08

    Если человек по природе расположен к полноте, то никакие диеты ему не помогут. Но Татар малай все равно молодец, старается. Унышлар сина!)

  3. Мин инде
    Сен 14, 2018 @ 19:45:31

    Мин дә агымга кушылырмын ахры!! Алга!)

Комментарий язарга