Ни өчен мин татар телен өйрәнергә тиеш? (Сораштыру)

Хәзерге вакытта бик киң җәелгән һәм татар теле проблемасын алга куйган мәсьәлә күпләрне борчый. Социаль челтәрләрдә төрле берләшмәләр барлыкка килә, аларда һәрбер кеше үзенең фикерләрен яза. Кемнәрдер гаепли, кемнәрдер битараф, мәгънәсез булуда гаепләнә. Россия Федерациясе президенты В.В. Путин күрсәтмәсенә нигезләнеп, һәр ата-ана бары тик гариза язып, үзенең баласын татар теле дәресләрдән азат итә ала.

Әлбәттә, “татар телен саклыйк” дигән гыйбәрә күп еллар буе безнең девиз, максат булып килә бирде, әмма шушы вакытта ул әйтерсең лә тагын да ныграк яңгырый. Безнең татар халкында булган бу проблемага кем ничек карый икән? Шул рәвешле, сораштыру алырга булдык. Татар теле өйрәнүнең әһәмиятле яклары бармы? Гомумән, укучы аларны өйрәнергә тиешме? Тел проблемасы безнең Республикада нинди роль уйный? Киләчәктә бу сорау шулай ук актуаль булырмы?

Корбанова Алия Илфак кызы (татар теле һәм әдәбияты укытучысы): Ни өчен мин татар телен өйрәнергә тиеш:1. Татар теле-ТРның дәүләт теле. Димәк, аны һәркем белергә һәм үзләштерергә тиеш. 2. Татар телен белсәң, башка төрки телләрне дә аңлый аласың. Телләр өйрәнүнең бернинди зарары да юк. 3. Татар теле-әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең теле. 4. Әдәбиятыбыз да шул ук татар телендә. Бары туган телдә язылган әсәрләр аркылы баларны әхлаклылык, намуслылык, тәрбиягә һ.б. сыйфатларга өйрәтергә мөмкин. Күңел матурлыгы булсын өчен һәр укучы аларны укырга тиеш. Бу проблема һәрвакыт актуаль булып калачак, чөнки хәзерге заманда рухи байлык түгел, материаль байлык өстенлек алган.

Файрушина Гөлназ Гыйлмегаян кызы (тарих укытучысы): Бик авырткан җир…. Телебезгә карата игьтибарны һәм хөрмәтне тырышып-тырмашып аякка бастырырга тырышкан мәлдә Путиннын ирекле дигән сүзе телебезне дә, милләтебез язмышын да куркыныч астына куйды. Күп телләр белүнең беркемгә дә комачаулаганы юк әле. Ике тел дә дәүләт теле бит, тигез дәрәҗәдә өйрәнелсен һәм кулланылсын!

Комментарий язарга