Татар теле белән куркыныч көрәш

Соңгы арада интернет челтәрләрендә күп кенә кешеләрнең язмаларын, Әлифба китабының фотосын кертүләрен күрергә туры килде. Һәм иң гаҗәпләндергәне, бу фото гади генә түгел иде. Китап тышлыгындагы шушы сөйкемле малайның авызын каплап куюларын күрү минем өчен бик авыр булды. Дөресен әйтәм, язмаларны укыганчы, хикмәтнең нидә икәнен аңламадым. Берәр бала көлеп кенә каплап куйгандыр да, шул хәзер, көлке буларак, интернет челтәрендә таралгандыр дип уйладым. Ләкин хәлләр мөшкел булып чыкты. Имеш мәктәпләрдә татар теле дәресләре артык булып чыккан икән. Кемгә комачаулаган соң ул? Кемнең кинәт кенә татар телен укыйсы килми башлаган? Татарстанда яшәп тә, дәүләтебезнең икенче теле саналган татар телен укыту шуның белән бетәрме? Нигә мәктәпләрдә физкультура дәресен атнага 3 тапкыр кертәләр дә, ә татар теленә күп дигәндә 2 сәгать кенә бүлеп бирәләр? Башыма мондый сораулар бик күп килде. Тик бу сорауларның барысына да җавапны каян алырга гына белмәдем.

Бер уйласаң, нигә гаҗәпләнергә сон? Гаепне үзебездән эзләргә кирәк. Нәкъ менә татар кешесе туган телебезне шундый аяныч хәлгә куя да инде. Моңа мисаллар бик күп бит. Татар гаиләсеннән булган сабыйны рус балалар бакчасына йөрткән, рус гимназияләренә укырга биргән, матур яңгырый дип, рус яки бөтенләй чит илдән кергән исем кушкан заманда, бу бергә гаҗәеп түгел.

Үзебезнең гаиләдән мисал китереп китәм. Апамның улы балалар бакчасына йөрер яшькә җиткәч, бер туганыбыз татар балалар бакчасына бирүләренә теше-тырнагы белән каршы чыкты. “Хәзерге заманда бала кечкенә чагыннан ук рус телен өйрәнеп үсәргә тиеш, чөнки ул шәһәрдә яши” дип аңлатты ул моны. Һәр ата-ананың үз эше һәм апам белән җизни дә үзләре теләгәнчә иттеләр, татар төркеменә йөртә башладылар. Һәм иң гаҗәпләндергәне, өендә, балалар бакчасында саф татарча гына сөйләшкән 3 яшьлек энекәшем, рус милләтеннән булган дуслары белән аңлашыр өчен, үзлегеннән рус телендә дә менә дигән итеп сөйләшә башлады. Бу бердә рус телен хуплап яки энекәшемнең русча сөләшүе белән мактануым тугел. Әлеге мисалны мин, балага рус телен өйрәтергә беркайчан да соң түгел, беренче чиратта туган телендә сөйләшергә өйрәтергә кирәк дигәнне әйтү өчен генә китердем.

Башка кешеләр бу турыда ни уйлаганын белергә теләп, алар белән дә сөйләшеп алырга туры килде. Дөресен әйтәм, кайберәүләренең фикерләре гаҗәпләндерде дә. Бер-икесен монда да язып китәргә булдым.

Гөльнара, 32 яшь, банк хезмәткәре, Казан:

Мәктәпләрдә татар теле дәресен бетерү турындагы сүзне ишетергә туры килде. Минем улым рус мәктәбенең башлангыч сыйныфында белем ала. Рус телле мәктәп булуга карамастан,аларга татар теле дәресе керә. Мина

калса бу дәресләр урынына рус телен яисә математика фәнен өстәргә кирәк. Хәзер рус һәм башка чит телләргә бәйләнгән заманда, татар теле белән генә ерак китеп булмаячагын беләм. Шуңа татар теле дәресләрен бетерүгә каршы чыга алмыйм.

Рамилә, 20 яшь, КХТИ студенты, Яңа чишмә:

Мин әледә бу хәбәрдән тетрәнеп утырам. Ничек инде татар телен бетерергә? Без бит Татарстанда яшибез һәм татар теле дәүләтебезнең икенче теле санала. Хәзерге вакытта болай да күп кенә балалар кечкенәдән татарча сөйләшмиләр. Әгәрдә мәктәпләрдә татар теле дәресләрен бетерсәләр, бу безнең туган телебезне “күмүгә” китерәчәк. Миңа калса, әлеге 2-3 сәгать татар теле дәресләрен база буларак кына булсада яшәтергә кирәк. Югыйсә, татар телебез бөтенләй юкка чыгачак.

Бүгенге көндә туган телебез – татар теленә каршы бик каты, астыртын көрәш алып барыла башлады. Әлеге хәлләрдән соң, киләчәк турында уйларга куркыныч булып китә. Бер максатта, бер фикердә булган очракта гына, бу куркынычны җиңеп чыга алырбыз һәм әлеге фаҗиганы булдырмый калырбыз дип өметләнеп калам.

Комментарий язарга