Татар теле укытылачакмы, укытылмаячакмы?

Татарстан парламентында Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның телләрен өйрәтү мәсьәләсе каралды. Төп доклад белән Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясады.

 state02b
“Бу сорау теге утырыштан калган иде. Ул җәмгыятьтә зур кызыксыну уята. Безнең республикада гына түгел. Шушы вакыт эчендә Татарстан Республикасы Президенты да, Хөкүмәт тә, Мәгариф һәм фән министрлыгы да, депутатлар корпусы да шушы мәсьәләнең уңай чишелеше юнәлешендә эзләнде. Татарстан прокуратурасы, Рособрнадзор да үзара файдалы карар табу юнәлешендә эшләде”, — дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кереш сүзендә.
Илдус Нәфыйков докладында Россиянең барлык субъектларында Мәгариф турындагы закон үтәлеше тикшерелгәнен әйтте. Татарстан прокуратурасы тарафыннан 1412 белем бирү учреждениесе тикшерелгән. Нәтиҗәдә, түбәндәге хокук бозулар ачыкланганын санап узды. Рус телен укыту күләмнәре федераль белем бирү стандартларына җавап бирмәгән, бары тик 24 мәктәптә таләпләр үтәлеп килгән. Туган телләрне ихтыяри рәвештә өйрәнүгә хокук һәм ирекләр бозылу теркәлгән. Йомгаклау тестлары да законсыз оештырылган. Бу хокук бозуларның барысы да белем бирү нормативларын бозып кына калмаган, гражданнарның Россиядә ирекле хәрәкәтенә һәм яшәү урынын сайлауга комачаулаган.
“Барлыгы 3 мең 856 хокук бозу очрагы теркәлгән. Аларны юкка чыгаруга прокурорлар чарасын күрде. Тикшерү башыннан прокуратура адресына бу мәсьәлә буенча 1716 шикаять кабул ителде. Икенче чирекнең беренче атнасыннан ук үткәрелгән контроль тикшерүләре күрсәткәнчә, Казанда бер белем бирү оешмасыннан тыш, башка учреждениеләрдә барлык хокук бозуларны төзәтү буенча чаралар күрелгән.
9CAC68AA-E808-42A0-83F8-13FF9560FB85_cx9_cy13_cw77_w1023_r1_s
“Катлаулы вазгыятьтә сез акыллы эш йөрттегез, низаг тууга җирлек тудырмадыгыз, белем бирү процессының өзексезлеген тәэмин иттегез. Хәзерге вакытта алга таба да хокук бозуларны бетерү юнәлешендә эш алып барыла. Сүз яңа методикалар эшләү, дәреслекләр әзерләү турында бара. Калган хилафлыкларны юкка чыгару юнәлешендә эш прокуратура контролендә һәм дәүләт хакимияте органнары белән тыгыз элемтәдә алып барыла”, — диде Илдус Нәфыйков.
Прокурор әйтүенчә, шушы көннәрдә Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан җитәкчелеге тәкъдимнәрен исәпкә алып, уку планы вариантын эшләде. Анда республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү тәгаенләштерелгән. “Ихтыяри рәвештә, ата-аналарның язма ризалыгы белән – атнасына 2 сәгать күләмендә. Телләрне укытуны норматив хәлгә китерү мәсьәләсе һәркайда аерым эмоциональ бәяләмәләр белән озатылып барды. Мин “кайнар” башларны законсыз гамәлләрдән, экстремистик характердагы сүзләрдән тайпылырга кирәклеге турында кисәтәм. Прокуратура конфликтлы вазгыятьләр тууга каршы. Безнең бурыч – мәсьәләнең конструктив чишелешенә ирешү. Хәзер иң мөһиме – башкарылган эшнең кәгазьдә генә калмавы. Бу максаттан, законның практикада кулланышы бозылмасын өчен, хакимият органнары, ата-аналар белән хезмәттәшлек урнашты. Без теләсә нинди шикаятьләргә карата чарасын күрәчәкбез, хилафлыкларга чик куячакбыз. Депутатлар корпусына ярдәменә дә өмет баглыйбыз”, — дип мөрәҗәгать итте Илдус Нәфыйков.
Фәрит Мөхәммәтшин чыннан да җәмәгатьчелекне бу сорау бик борчыганын, Дәүләт Советы җитәкчелегенә дә, депутатлар корпусына да битараф булмаган гражданнардан мөрәҗәгатьләр, үтенечләр күп килүен ассызыклады. “Саллы эш башкарылды. Федераль министрлык белән күп нәрсәләр буенча аңлашу табылды. Татар теле дәүләт теле буларак уку планнарында укытылачак. 28 ноябрь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатенә Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильевадан җавап хаты алынды. Анда безнең адреска республикаларның дәүләт телләрен укыту буенча якынча уку планнары җибәрелгән. Мәгариф һәм фән министрлыгын уку планнарын кабул итү буенча саллы эш көтелә. Анда татар теле ике сәгать күләмендә кертелә. Эш программасына уку әдәбиятын, методик документларны яңарту, укытучыларны квалификациясен күтәрү кебек гамәлләр бар. Бу мәсьәләне алга таба да озайту, кичектерү тагын да киеренкелек тудырыр иде, укытучылар, ата-аналар, хәтта балалар даирәсендә дә”, — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Бу мәсьәлә буенча фикер алышулар булмады. Мәгариф, фән, милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевка бу эшне контрольдә тотарга йөкләмә бирелде. “Комитет утырышларында бу мәсьәләгә, бәлки, кире кайтасы да булыр”, — диде парламент рәисе.

Комментарий язарга