Татар телем: Татар телен белгән кешенең башка төрки телләрне аңларга мөмкинлеге бар

Группадашым һәм яхшы дустым Әхмәт Балҗыдан татар телен өйрәнү һәм аның кирәклеге турында сорадым. Ул миңа:
– Мин төрки телләр белгече буларак, татар телен киләчәк эшем өчен өйрәндем.

Нәкъ менә шуның өчен Казанга, КФУга магистратурага кердем. Тел һәм әдәбият буенча белемемне тагын да арттыру өчен, төрки тел белемендә шактый зур урын алып торган татар телен һәм әдәбиятын өйрәнергә теләдем. Татар романнарын, шигырьләрен укыганда алар арасында сыйфатлы үрнәкләр шактый булуын аңладым.
Татар теле ул кыпчак телләре (төрки телләрнең иң зур төркеме) арасында иң урта тел. Минем укытучыларымның берсе, төрек профессоры Мостафа Өнәр, татар телен белүче кешенең башка күпчелек төрки телләрне аңларга барлык мөмкинлекләре бар дип саный, – дип җавап бирде.

18835642_1845848525679270_5681042045170114545_n
Шуны дә әйтергә кирәк, группадашым Әхмәт, татар телен бик тиз өйрәнде. Ә мин исә, аның белән аралашып кына, төрек телен өйрәнә алдым.

Комментарий язарга