Татар яшьләре көннәренә – 25 ел

Бүген «Волга» лагеренда 25 тапкыр Татар яшьләре көннәре старт алды. Игътибарыгызга «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина белән әңгәмә.

ТЯКМоннан 25 ел элек Татар иҗтимагый үзәге ярдәме белән тәүге мәртәбә оештырылган Татар яшьләре көннәренә Җир шарының төрле почмакларына сибелгән, татар дөньясын үзгәртү нияте белән янган егет-кызлар җыела. Оештыручылар җыенга чакыру юллаганда Русия киңлекләре белән генә чикләнми, хатларны Төркия, Финляндия, Польша кебек татарлар яши торган мәмләкәтләргә дә җибәрә. Делегатлар Уфа, Самара, Сембер, Мәскәү, Түбән Новгород, Чиләбе, Әстерхан, Төмән, Новосибирск, Магнитогорск, Ленинград, Баку, Ташкент, Истанбул кебек шәһәрләрдән агыла. Аларны поезд, автобус, самолеттан «Татар яшьләре көннәре» дип язылган плакатлар белән каршы алалар. Ул чагында читтә яшәүче татар яшьләреннән Төркиядә гомер итүче Рушан Бичури гына кайта ала. Аны матбугатта «импорт» дип атыйлар.

1990 ел, 17 июнь көнен ул егет-кызларның (бүген инде алар абый-апалар, тормышта абруй казанган, үз урынын тапкан кешеләр) күбесе яхшы хәтерлидер. Бу дата Казан янындагы «Идел» яшьләр лагеренда Беренче татар яшьләре көннәре ачылу белән истәлекле. Башта Коръән укыла, дога кылына. Аннары республикабыз күгендә милли әләм күтәрелә, ТАССР халык депутаты Фәүзия Бәйрәмовага, ВЛКСМның республика комитетының икенче сәркәтибе Илдар Гыйльметдиновка, ТИҮ әгъзасы Габделбәр Фәйзрахмановка, Австралиядән Татарстанның 70 еллыгын бәйрәм итәргә килгән Ләйлә Садрига сүз бирелә. Татар яшьләре милли хәрәкәт активистларының хәер-фатыйхасын әнә шулай ала. Оештыручылар исә үз чиратында кунакка килгән яшьләр үзләрен татар җирендә булуларын һәрдаим сизеп торсын дип тырыша.

1990 елдан бирле Татар яшьләре көннәре бер ел да калмыйча үткәрелә. Ә бит шушы гомер эчендә ил күләмендә, республикабызда вәзгыять гел үзгәреп тора: акчасызлык, бартер заманы, дефолт, кризис… Ләкин татар каны аккан, үз милләтенең киләчәге турында уйлаган егет-кызлар ут-су кичеп булса да Татар яшьләре көннәрен уздыру җаен таба. Хәзер чараның төп оештыручысы – ТРның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, 1999 елда татар яшьләр оешмаларының һәм милли-мәдәни берләшмәләрнең үзара килешеп эшләвен булдыру максатыннан гамәлгә куелган «Идел» яшьләр үзәге.

«БЕЗДӘ – ДЕМОКРАТИЯ»

ТЯК ЛэйсэнТуксанынчы еллар башы белән чагыштырганда, хәзер иҗтимагый оешмаларның саны йөзләгән. Татар яшьләре оештырганнары да шактый. Ләкин алардан аермалы буларак, Татар яшьләре көннәре иң беренчеләрдән борын төртүе белән кыйммәтле һәм мәртәбәле. Соңгы елларда ул милләтебез ул-кызларына заманча эшләү технологияләрен өйрәтә торган мәктәп буларак хезмәт итә. «Идел» яшьләр үзәгенең җитәкчесе Ләйсән Сафина (Ләйсән үзе Татар яшьләре көннәрендә беренче мәртәбә 2007 елда делегат буларак катнаша, үзендәге оештыру сәләтен шунда ача. Бер сүз белән әйткәндә, бу чара аның карьера баскычында башлангыч ролен үти. «Идел» яшьләр үзәгендә узган сигез ел гомерен бер мизгелгә тиңли. – авт.) әйтүенчә, элегрәк Татар яшьләре көннәренә килгән яшьләр еш кына «татар дискотекаларын ничек оештырырга?» яки «татар яшьләренең оешмасын теркәү юллары нинди?» дип кызыксынса, соңгы арада мондый сораулар сирәк яңгырый. Мәгариф, милләт, мәдәният, дин, эшкуарлык – бүгенге яшьләрне борчыган темалар.

– Ләйсән, Татар яшьләре көннәрендә катнашкан егет-кызлар Казаннан нинди «багаж» белән кайтып китә?
– Без яшьләргә юнәлеш бирсәк тә, эш барышында бернинди чикләү куймыйбыз. Бездә демократия хөкем сөрә һәм егет-кызлар тарафыннан тормышка ашырылган күп проектлар нәкъ менә Татар яшьләре көннәрендә старт ала. Бу чара – проектлар сандыгы. Башка оешмалардан отышлы ягыбыз да шулдыр, мөгаен. Бездә булып киткән егет-кызлар үзләре яшәгән төбәккә кайткач, тырышып эшли башлый, төрле чаралар уздыра, олылар кул астына кереп, теләк-фикерләрен белдерә. Татар яшьләре көннәре кысаларында тәкъдим ителгән проектларны барлап, аерым бер җыентык итеп чыгару эше дә шуны күздә тотып башланды. Әйтик, Әстерханнан килгән егет яки кыз шул белешмәне кулына тоткач, «Әһә, Түбән Новгородта шундый-шундый чара узган, без дә болай эшли алыр идек», – дип уйланырлык, илһамланырлык булсын, Казаннан кайтып киткәч, үзе яшәгән төбәктә уй-ниятләрен тормышка ашырсын. Татар яшьләре көннәре милләтебезнең ул-кызлары өчен аралашу, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, эчләреннән янып-көеп йөргән идеяләрне тормышка ашыру, эшлекле элемтәләрне ныгыту, сәясәт, мәгариф, мәдәният өлкәсендә мәгълүмат туплау мәйданы булып хезмәт итә. Киләчәктә алардан татар иҗтимагый оешмаларның бүгенге җитәкчеләре урынына калырдай лидерлар үсәр дип өметләнәм.

Берәүгә дә сер түгел, иҗтимагый эшчәнлек ул табыш китерми, киресенчә, вакытны ала, чыгымнар таләп итә. Шуңа да анда чыдамнар, үҗәтләр генә кала. Яшьләребезнең шундый хезмәттә үз көчен куярга әзер торуы – зур күрсәткеч, минемчә. Татар яшьләре хәрәкәтенең тарихы 25 елга җыелу да моңа зур дәлил. Әлбәттә, бүгеннән үк аның киләчәге турында уйланабыз һәм малай-кызларны кечкенәдән тәрбияләү теләге белән Русия төбәкләрендә яшәүче татар балалары өчен 2000 елда «Милләтебез хәзинәләре» лагеры ачтык. 2009 елда делегатлар оештыру комитетына лидерлык мәктәбе булдыру тәкъдиме белән чыкты. Ул беренче тапкыр 2010 елда Яшь татар лидер мәктәбе исеме белән узды һәм әле дә дәвам итә. Анда йөргән унбишләп бала быел да Татар яшьләре көннәренә киләчәк.

– Татар яшьләре көннәренә ничек эләгергә була?

– Проект 18-30 яшьлек егет-кызларны колачлый. Анда ел саен ике йөзләп кеше җыела. Моңа делегатлар рәтенә кермичә, безнең хәлне белергә, егет-кызлар белән аралашырга дип килгән тагын иллеләп милләттәшебез өстәлә. Татар яшьләре көннәренә эләгү – чит төбәкләрдә яшәүчеләр өчен дәрәҗә һәм зур сөенеч. Квотаны исә оешманың ел дәвамында башкарган эшчәнлегеннән чыгып билгелибез. Дөрес, ел да яңа кешеләр чакыру яклы түгел без. Чөнки беренче мәртәбә катнашкан делегатлар безнең белән якыннан таныша, программаны өйрәнә, башкаларны күзәтә. Икенче елда инде яңа проектлар, теләк-тәкъдимнәр әзерләп килә. Делегация көчле булырга тиеш, аның составында җыр, бию, сүз осталары керсә хуплана. Һәркем җиде көнгә ял итәргә түгел, ә җиң сызганып эшләргә дип килергә бурычлы. Иң мөһиме – проектлар тәкъдим итү. Бәлки ул тормышка да ашмагандыр, эшләп тә каралмагандыр, әмма булсын. Алар бездә югалмый, һичшиксез үз урынын табачак. Максатыбыз – туган телгә, тарихка, милли-мәдәни кыйммәтләргә мәхәббәт уятып, яшьләрне милли-мәдәни рухта тәрбияләү. Бу чара үз исемен аклый дип уйларга җирлек бар. Алга таба да туры юлдан тайпылмыйча дәвам итсә иде.

– Программа нәрсәгә нигезләнеп төзелә?

– Иң элек яшьләргә анкеталар юллыйбыз. Нинди белгечләрне күрергә, нинди темаларга багышланган түгәрәк өстәлдә катнашырга телиләр – барысын да сорашабыз. Һәр төбәкнең үзәгенә үткән, билгеле сәбәпләр аркасында чишә алмый азапланган мәсьәләләр дә булмый калмый. Барлык анкеталарны карап, чагыштырып, анализлап чыккач, шуның буенча эш планы төзибез. Ел да Татар яшьләре көннәре эш тәртибенә татар теле, татар халкы тарихы, журналистика, вокал, хореография дәресләре кертелә. Миңгол Галиев, Фаяз Хуҗин, Рамилә Сәхабетдинова, Ләйсән Хаҗиева кебек остазлар егет-кызларны борчыган һәр сорауны үзенекедәй кабул итеп, йөрәге аша үткәреп, бергәләшеп аны чишү юлларын эзли. Остазлардан башка Татар яшьләре көннәре алай ук җанлы, күңелле дә булмас иде. Узган ел Камал театрыннан чакырулы Луара Шакирҗанова белән Наилә Гәрәеваның мастер-классларына яшьләр рәхәтләнеп йөрде. Ахырдан «Беренче театр» спектакленнән өзек тә куйдылар. Мәскәү делегатлары үзләренә кайткач, дусларына өйрәтеп, спектакльне кабатлап күрсәткәннәр. Моннан тыш, делегатлар «Татар кызы», «Татар егете», «Моңлы сандугач», «Танцпол йолдызы», «Ширбәтле пар» шикелле төрле бәйгеләрдә теләп катнаша. 2006 елдан башлап Татар яшьләре көннәре лидеры сайлау шулай ук кызыксыну уята. Ел дәвамындагы активлыкка карап лидер исеменә кандидатлар тәкъдим ителә. Яшерен тавыш бирү юлы белән сайлау оештырыла. Шушы елларда сайланган лидерлар, берсүзсез, үз исемнәрен аклый.

«ТЕЛНЕ ӨЙРӘНҮНЕ ҮЗЕБЕЗДӘН БАШЛАРГА КИРӘК»

– Күп чаралар җыр-бию, каядыр сәяхәт кылу, күңел ачуга гына кайтып кала. Милләтнең киләчәге, үсеше, динебезне, мәдәниятебезне саклау өчен нәрсә эшләнә?

– Җыр-бию дисәк тә, татарларны күбрәк мәдәни чаралар берләштерә. Фән белән кызыксынган, берәр темага фәнни хезмәт яклаган яшьләребез дә юк түгел. Ә менә Удмуртия яшьләре Татар яшьләре көннәреннән соң өченче ел рәттән табигать кочагына чыгып, палаткалар корып, Татар яшьләре слеты уздыра. Берничә көн дәвамында иллеләп кешене җыеп, лекцияләр, мастер-класслар оештыралар, бииләр, җырлыйлар, ял итәләр. Әстерхан өлкәсендә Татар балалар лидерлык мәктәбе эшли, егет-кызлар өчен уку-укыту программасы булдырылды. Пермь өлкәсендә туып-үскән Рөстәм Галимов «Чәк-чәк» дигән оешмага җан өрде, социаль проектлары да бар. Сарытауда озак еллар хәрәмсез дискотекалар уза, хәтта Казанда эшләмәгән эшне башкаралар. Самарада берничә оешма, һәркайсы билгеле бер юнәлештә хезмәт куя. Новосибирскидагы татар егет-кызлары Себер федераль округындагы яшьтәшләрне «Себер чәйханәсе» дигән берничә көнлек җыенга дәшә. Казакъстанның Костанай дигән шәһәрендә гомер итүче Алинә Биктимерова аерым игътибарга лаек, аны күпләргә үрнәк итеп куярлык. Татар-башкорт яшьләренең «Булачак» дигән оешмасын төзеде. Ел саен лагерьда катнаша. Бездән үсеп чыгып, хәзерге вакытта үз кәсепләрен ачкан, шул ук вакытта финанс ярдәме күрсәтүче яшьләребез дә бар. Уфада яшәүче «Хәзинә тур» туристлык агентлыгы җитәкчесе Камил Сираҗетдинов Казанга турлар оештыру белән шөгыльләнә башлаган иде, хәзер чит ил курортларына да юлламалар сата.

Кызганыч, яшьләрнең күбесе татарча белми һәм тел белән каршылыклар туа. Безнең хакта массакүләм мәгълүмат чараларында «татар телен белмәгән татар яшьләре җыела» дип язып та чыктылар. Моңа без генә гаепле түгел бит. Татар телен камил белгән, туган телендә саф татарча сөйләшкән егет-кызларны да чакыра алабыз. Ләкин оештыру сәләте һәркемгә дә бирелмәгән. Шуңа да алтын урталыкны сакларга туры килә. Тел проблемасы турында сөйләве генә җиңел, ә инде төбенә төшенеп фикер йөртсәк, таякның ике башлы икәнен аңлыйсың. Мәсәлән, Владимир өлкәсе биш елдан артык инде татар теле укытучысы эзли. Татарстаннан хәтта акчага барып эшләргә теләүче таба алмыйбыз. Димәк, татарча сөйләшмәү чит төбәкләрдәге яшьләрнең генә гаебе түгел, без – Казан да кадрлар әзерли, аларны читкә укытырга җибәрү максатыннан кызыксындыру юллары таба алмыйбыз. Гаиләсендә татарча сөйләшмәгән, татар мохитендә тәрбияләнмәгән егет-кызларны туган телләрен белми дип гаепли алмыйм. Татарстан җирлегендә туып үскән татар егет-кызлары да үз телендә аралашмый. Шуңа да телне өйрәнүне, хөрмәт итүне үзебездән башларга кирәк. Владимир өлкәсендәге Мөкатдәс исемле активистыбызны мисал итеп китерергә телим. Ул катнаш никахтан туган егет, чын исеме Михаил. Ничә еллар безнең чараларда катнашса да, татарча авыз тутырып бер сүз әйтә алмый иде. Өйләнде, ике улы бар. Күптән түгел шылтыратты, вата-җимерә булса да татарча сөйләшә. Димәк, ничә ел дәвамында тукып торып: «Үзең татарча белмичә, ике улыңның берсе дә туган телен өйрәнмәячәк», – дигән фикерне сеңдерә алганбыз.

– Быел Татар яшьләре көннәре 25 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан программада ниләр көтелә?

– Анысын сер итеп калдырам. Төп максатыбыз – 25 елга нәтиҗә ясау һәм киләчәккә планнар кору. Берничә буынны – «ветеран»нар – Ирек Гарипов, Резеда Сафиуллина, Рим Гыйльфанов һ.б., алардан соң килгән татар яшьләре һәм бүгенге егет-кызларны бергә очраштырырга телибез. Түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, Казан белән танышу, Болгарга сәяхәт, кичке уеннар, сюрпризлар – барысы да булачак.

Безгә килгәндә татарча белмәгән, ә инде өйләренә кайтып киткәндә вата-җимерә булса да туган телебездә саубуллашкан егет-кызларның татарча сөйләшергә тырышулары пыскып янган өмет ялкынын көчәйтеп, тагын да тырышып эшләргә этәрә. Дөрес, Татар яшьләре көннәре өчен бер атна – аз вакыт. Ләкин күп төбәкләрдә андый мөмкинлек тә юк. Республика җитәкчеләре ярдәме белән безгә җыелу өчен шартлар тудырыла икән, моңа шатланырга, форсатны файдаланып калырга кирәк. Тагын шунысы сөендерә: Татар яшьләре көннәрендә танышып кавышучы парлар да кырыктан артты инде. Аларны күрү исә хисләр ташкынын тагын да көчәйтә. Иманым камил, Татар яшьләре көннәреннән башланган гаилә телсез, мәдәниятсез, гореф-гадәтләрсез калмаячак. Янәшәсендә насыйп яры, яраткан эше булса, мәхәббәттә яшәсә, кеше үзен таба, бәхеткә тиенеп яши. Ә инде милли яссылыкта үзен тапкан татар баласы аеруча бәхетле буладыр…

Комментарийлар

  1. Рустам
    Сен 03, 2015 @ 08:10:51

    Исянмесез, а где можо купить 8 номер 2015 за август?

  2. admin
    Сен 03, 2015 @ 09:35:16

    Хәерле көн, Рөстәм! Журналны Татар китап нәшрияты кибетләрендә (Баумандагы яңа кибеттә һәм «Нур-маркет»та, шулай ук Дэйли кибетләрендә алырга мөмкин. Таба алмасагыз, редакциядә алырга була. Тел.: 222-05-45)

Комментарий язарга