«Татар җырын»да Элвин Грейның дуслык тәкъдиме кабул ителмәде

Ниһаять, Казанда көтеп алынган «Татар җыры» XVIII халыкара эстрада фестивале үтеп китте. Көтеп алынган дим, чөнки, беренчедән, ул — эстрада дөньясындагы елның иң зур вакыйгасы. Икенчедән, бу фестиваль турында алдан ук зурдан кубып сөйләделәр, әзерләнделәр. Шулай итеп, быелгы ел нәтиҗәләре нинди икән соң?

AI3I1697

Тамаша, елдагыча, «Пирамида» концертлар залында узды. Чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым да тамаша кылды. Шуны да әйтергә кирәк, башка елларда Рөстәм Миңнеханов беренче бүлектән соң кайтып китсә, быел ахырга кадәр булды. Бу хакта бер елны «Барс Медиа» татар медиа группасының рәисе Марат Гәрәев тә: «Иң шәп чыгышлар икенче бүлектә була, Рөстәм Нургалиевич шуларны күрми кала», — дип борчылган иде. Концертта, нигездә, дәрәҗәле тамашачы утырды. Бу аңлашыла да, билет бәяләре арзан түгел иде: 3500-8900 сум.

Ничек тәмамланса, шулай башланды…

Фестивальне узган елның популяр җыры белән башладылар. Ул җыр былтыргы «Татар җыры»н тәмамлаган иде. Сүз Гүзәл Уразова белән Радик Юльякшин башкаруындагы «Красивая, хороший» җыры турында бара. Артистларның икесе дә ак һәм алтын төсләрдәге кием кигән иде. Бу ике популяр җырчыны концерт башында күреп ияләнмәгән, аның каравы, бәйрәм күңелле башланды.

«Татар җыры» фестивален аның даими алып баручылары — «Татар радиосы» ди-джейлары Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров һәм Г.Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин алып барды. Быелгы сценарийның авторы — Гөлназ Сәфәрова. Аның зәвыклылыгы, үз-үзен тотышы күп артистлар өчен үрнәк булыр иде. Гөлназны беренче тапкыр шәмәхә төстәге күлмәктән күрдем, бу төс аңа килешә икән.

Беренче барс — Ләйсәнгә

Быел артистлар барлыгы 24 номинациядә бүләкләнде. Аларга «Алтын барс» сыны тапшырылды. Ә инде 18нче «Татар җыры»ның беренче «Алтын барс»ын Ләйсән Гыймаева алды. «Кил яныма» җырын башкарган Ләйсән «Хит парадлар лидеры» номинациясендә бүләкләнде. Бер артист сер итеп кенә әйтте: Ләйсәннең алкасы киеменә караганда да кыйммәтрәк булган, янәсе…

«Ел ачышы» дип «Сәбәбен тап» җыры белән Айгөл Рәхимова игълан ителде. Айгөлнең биредә беренче тапкыр катнашуы булса да, ул халыкка һич кенә дә ачыш түгел. Чөнки без аны күптәннән беләбез. Танылган журналист Искәндәр Сираҗи да: «Айгөлне биш ел элек «ачыш» дисәләр, мин моңа ышаныр идем», — дип әйтеп куйды. Ә менә «Яңа исем» номинациясендә «Китәм димә» җыры белән Гүзәл Әхмәдиева тәкъдим ителде. Шәхсән минем бу исемне, чынлап та, беренче ишетүем иде. Минемчә, Гүзәлнең тавышы көчле. Ул Ильвина стилендә җырлый, образы да охшаган. Һәрхәлдә, тантанада җырлаган җыры шундый иде.

Ришат Фазлыйәхмәтов лаеклы рәвештә «Халыкчан җырчы» номинациясендә лауреат булды. Ул «Көткәнсеңдер, әткәй» җырын шулкадәр күңелгә үтеп керерлек итеп башкарды.

Илназ Баһ «Ярый әле син бар, туганым» җыры белән «Елның иң популяр җыры» номинациясендә бүләкләнде. Илназ кайчан һәм кайда гына җырласа да, аңа чәчәкләрне, күчтәнәчләрне өеп бирәләр.

«Җиңүгә лаеклы булдым дип уйлыйм»

«Яшьләр проекты» номинациясендә үзенчәлекле образда чыгыш ясаган Лилия Хәйруллина җиңде. Ул «Ышандырма, сөю» җырын башкарды. Соңгы арада Лилияне күлмәк, туфли кимәве өчен гел тәнкыйтьлиләр. Ләкин үзе ул моның белән килешмәвен әйтте. «Мин бик канәгать, чөнки, ниһаять, үзем тойган хисләрне, үз фикеремне җиткерә алдым. Аңлаган кеше аңлагандыр, аңламаганы — юк. Дөнья алга бара һәм һәрнәрсә үзгәрә. Әлбәттә, «Татар җыры» халык җырлары белән үз урынында калачак. Ләкин без — эстрада артистлары, ә без төрле. Минемчә, бу стильнең дә эстрадада булырга хакы бар. Әйе, мин кеды, чалбар киеп чыктым. Бу — татар эстрадасы өчен стандарт булмаган әйбер. Әмма мин закон бозмадым, бары үз фикеремне генә белдердем. Бу юнәлешне аңлаучы, көтеп алучы яшьләр бар. Быел бу җиңүгә лаеклы булдым дип уйлыйм, чөнки агымдагы елда иҗатыма бик күп көч куйдым. Дусларым, төркемем дә бик нык ярдәм итте», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Лилия. Ул быел икенче барсын алды.

«Иң яхшы дуэт» исеменә лаек булган Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең дә сәхнә киеме игътибарны җәлеп итте. Беренче чиратта, төсе белән. «Киемнең дизайнын, төсләрен Гүзәлем үзе уйлады. Минем бу бишенче барсым, ә Гүзәлемнең — беренчесе», — диде Салават. «Шуңа да бу минем өчен истәлекле вакыйга», — дип өстәде Гүзәлем. «Ай-яй-яй» җырын башкарган Миңнехановларга ике як әниләре чәчәкләр бүләк итте.

Бер балагы бар, икенчесе — юк

«Татар җыры»нда беренче тапкыр катнашкан тагын бер артист — Рифат Зарипов. Җырлый, бии, оста итеп сөйли белүче Рифат «Универсаль артист» исеменә лаек булды. Ул «Үземнеке бөтенләйгә» җырын башкарды. «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә хатын-кыз һәм ир-ат  җырчы бүләкләнде: «Әткәемнең бәләкәй кызы» җыры белән Ильмира Нәгыймова, «Гомер үтсә дә» җыры белән Рафаэль Латыйпов.

Быел артистларның күбесе киемнәре белән шаккатырды. Уңай һәм тискәре мәгънәдә. Оештыручылар артистларның образлары 600 мең сумга кадәр булачак, дигән иде… «Иң яхшы танцеваль проект» номинациясе җиңүчесе Ландыш Нигъмәтҗанованың киеме дә үзенчәлеке булып тоелды. Бер балагы бар, икенчесе — юк. Итәкле дә үзе… «Яндырма» җырын башкарган Ландыш фестивальгә тормыш иптәше Фәрит Таишев белән килгән иде.

Салаватка «Алтын барс» бирмәделәр

«Хит-парадлар лидеры» — Рамил Галимҗанов һәм Эльмира Сөләйманова «Сөям диген миңа», «Үзенчәлекле проект» — Илсөя Бәдретдинова «Торып бас», «Халык мәхәббәте» — Рөстәм Закиров «Яшеннәр сызган юл», «Иң яхшы лирик җыр» — Азалия Зиннәт «Мәхәббәт юлында», «Елның иң популяр җыры» — Иркә «Сыналган мәхәббәтем» лауреат булды. Иркәгә «Алтын барс» сынын Салават Фәтхетдинов үзе тапшырды. Иркә әйтүенчә, аның өчен бу көтелмәгән булган, ахырга кадәр үзен кем бүләкләячәген белмәгән. Иркә өчен сюпризлар моның белән генә бетмәде. Аңа иганәчеләрнең берсеннән тун бүләк ителде.

Салават Фәтхетдинов «Кабатланмас тавыш» иясе Филүс Каһировка да «Алтын барс» тапшырды. «Сәхнәдә җырчылар һәм җырлаучылар күп. Ә Филүс — чын җырчы!»  — дип үз бәясен бирде халык артисты. Салават Зәкиевич үзе бер җыр да башкармады һәм аңа барс бирелмәде. Шулай да ул шаян сүзләре белән халык күңелен күрде. «Миңа еш кына концертларда»син минем әтием түгелме?» дип килеп әйтәләр иде. Бу минем өчен гадәти хәл. Бүген, Аллага шөкер, энекәшне таптым. «Абый» дип җырлагач, күңел булды», — диде Салават Фәтхетдинов. Аның Радик Юльякшинга «төрттерүе» иде. Радик сәхнәдә Салават репертуарындагы «Уфтанма» җырын да башкарды. Халык Салават белән Радиктан дуэт көткән иде. Кызганыч, дуэт булмады…

Элвин Грей Президентның хатынын да биетте

Иң мөһим номинацияләрнең берсе — «Елның иң популяр җырчысы» исеменә Радик Юльякшин (Элвин Грей) ия булды. Ул «Роза» җырын башкарганда, Президентның хатыны да торып басып биеде. Залда Радикның әнисе Нәфисә ханым да бар иде.

«Үзенчәлекле моң» иясе дип «Зәңгәр күзләр» җырын башкарган Ришат Төхвәтуллин табылды. Ул — «Татар җыры»нда иң көтелгән лауреатларның берсе иде. Чынлап та, Ришаттагы моң, тавыш мөмкинлекләре гаҗәеп!

Хәниясез «Татар җыры»…

Быелгы «Татар җыры» халкыбызның яраткан җырчысы Хәния Фәрхидән башка узды. Ул булса, «Татар җыры» тагын да ямьле, матур булыр иде. Концертта Хәния Фәрхи белән Әлфия Авзалованы искә алдылар. Сәхнәдәге зур экранда аларның җырларыннан өзекләр яңгырады.

Хәмдүнә Тимергалиевага ни булган?

Легендабыз Хәмдүнә Тимергалиева «Халык мәхәббәте» номинациясендә бүләкләнде. «Хыянәт» дигән моңсу җырны башкарган Хәмдүнә апаның хәлләрен сорашырга булдым, чөнки артист йөрәк авыртуыннан интегә һәм бу аның йөзенә дә чыккан иде. «Хәл юк инде ул, операциягә әзерләнәм. Бик куркам, чөнки йөрәктән тыш, башка борчуларым да бар», — диде ул. Хәмдүнә апаны барыбыз да көчле холыклы кеше буларак белә, ул бу сынауны уңышлы узарга тиеш, Алла теләсә!

Фестивальдә махсус бүләк ияләре дә игълан ителде. Быел «Татар радиосының махсус бүләге»нә «Син булганда» җыры белән Айдар Галимов, «ТМТV каналының махсус бүләге»нә «Мин сине сөйгәнмен» җыры белән Зәйнәб Фәрхетдинова лаек булды. Айдар Галимов үзенең «Алтын барс»ын Хәния Фәрхигә багышлавын әйтте.

Уразованы «Казан» ансамбленә алсалар?

«Халыкчан җырчы» номинациясендә Гүзәл Уразова җиңү яулады. Ул башта «Онытмагыз безне», аннан соң «Килче, килче» җырларын башкарды. Гүзәлнең киеме аеруча ошады, «Татар җыры» сәхнәсенә туры килде ул. Аның бию осталыгы искиткеч! «Гүзәлне «Казан» бию ансамбленә алмасалар ярый инде», — диде Искәндәр Хәйруллин.

Быелның соңгы «Алтын барс»ын «Иң яхшы эстрада-җыр театры» номинациясе җиңүчесе Фирдүс Тямаев алды. Нигездә кызу темптагы җырлар башкаручы Фирдүс «Рәхмәтле мин Раббыма» дигән тирән эчтәлекле җыр җырлады. Ул тамашачыга дуслар турындагы җырын да бүләк итте. «Татар җыры» фестивале быелгы лауреатларның гимн җырлавы белән тәмамланды.

Халыкны «селкетә » алдылармы?

Шулай итеп, 18нче «Татар җыры» узып баручы 2017 елга йомгак ясады, артистларны бүләкләде. Кайбер тамашачы фикеренчә, быелгы концерт, узган елгыларына караганда, эмоциялерәк, күңеллерәк оештырылган. Ә оештыручылар халыкны селкетергә теләгән иде. Димәк, алар максатларына иреште, дигән сүз. Дөрес, «Татар җыры»ның максаты ул гына түгел. Марат Гәрәев сүзләренчә, алар татар милләтен, телен, җырын саклау юлыннан бара. «Бу өлкәдә үзебез булдыра алганча чын күңелдән эшлибез», — ди ул.

Гомумән, «Татар җыры» фестивале югары дәрәҗәдә оештырылган. Монда зур команда, профессионаллар эшли, биредә күп көч, зур хезмәт куелганы күренеп тора. Ел бәйрәмен үткәрү 12 миллион сумга төшсә дә, Марат Гәрәев әйтүенчә, татар җырын, татар телен һәм милләтен саклап калу өчен бу гына бәя аз.

Минем дә оештыручыларга бер теләгем бар: «Татар җыры» сәхнәсендә яңгырый торган җырларның авторларын, аранжировщикларын искә алып, Рәхмәт хатлары белән булса да бүләкләсеннәр иде…

ТИ

Комментарий язарга